Афзал Шамов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Афзал Шамов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әфзал Шамов
Шамов.gif
Туган телдә исем Әфзалетдин Шиһабетдин улы Шамов
Туган 4 март 1901(1901-03-04)
Татарстанның Яшел Үзән районы Татар Танае авылы
Үлгән 19 гыйнвар 1990(1990-01-19) (88 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре язучы, тәрҗемәче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм мөкәфәтләре Кызыл Йолдыз (1944), Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), Октябрь Революциясе (1971) орденнары, уннан артык медаль

Әфзал Шамов, тулы исеме Әфзалетдин Шиһабетдин улы Шамов (1901 елның 4 марты1990 елның 19 гыйнвары) — танылган татар язучысы, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

Тормыш юлы һәм иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучы 1901 елның 4 мартында элекке Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстанның Яшел Үзән районы) Татар Танае авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган. Мәктәп чорында аны шул чорның күренекле педагогы Фатих Сәйфи-Уфалы укыта һәм кечкенә Әфзалда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли.

Казанның Касыймия мәдрәсәсендә белем алган Әфзал Шамов 1922-1925 елларда Казан дәүләт университеты рабфагында укый. 1926 елда Беренче Мәскәү университетының әдәбият һәм сәнгать факультетына укырга керә, беррәттән РСФСР Мәгариф комиссариаты каршындагы Төрки халыклар бүлегенең укый-яза белмәүне бетерү комиссиясе әгъзасы вазыйфасын башкара.

Әфзал Шамов — татар әдәбиятында, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре: хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган "Рәүфә" (1926), гражданнар сугышы чоры героикасына бәйле "Днепр буенда" (1927), "Бер мәхәббәт турында" (1933), совет тормышы шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан "Ана" (1933), "Госпитальдә" (1938), "Туйда" (1938) кебек повесть һәм хикәяләре егерменче-утызынчы еллардагы татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып саналалар. Ул язган хикәяләр урыс, венгер, казак, чуаш, башкорт һәм башка телләргә тәрҗемә ителәләр.

Әфзал Шамов — әдәби тәрҗемә остасы. Мәсәлән, Александр Пушкинның "Капитанская дочка" ("Капитан кызы", 1936), Николай Гогольнең "Старосветские помещики" ("Борынгы алпавытлар", 1939), Николай Островскийның "Как закалялась сталь" ("Корыч ничек чыныкты", 1936), Жүл Вернның "Дети капитана Гранта" ("Капитан Грант балалары", 1938), Лев Толстойның "Воскресение" ("Яңадан туу", 1950) романы белән "Хаҗи Морат" (1953) повесте һ.б. бар.

Бөек Ватан сугышы чорындагы шәхси батырлыклары һәм әдәби иҗат өлкәсендәге хезмәтләре өчен А. Шамов Кызыл Йолдыз (1944), Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), Октябрь Революциясе (1971) орденнары һәм уннан артык медаль белән бүләкләнгән.

Әфзалетдин Шамов 1990 елның 19 гыйнварында вафат була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]