Эчтәлеккә күчү

Афина акрополе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Афина акрополе latin yazuında])

Афина акрополе (грек. Ακρόπολη Αθηνών) — Афина шәһәрендәге акрополь, 156 метрлы кыялы калкулыктан тора, аның түбәсе яссы (озынлыгы 300 м һәм киңлеге 170 м). Бу патшаны табу өчен төп урын булган. Шулай ук эчке яктан грек илаһларына догалар һәм корбаннар ясалган күп гыйбадәтханәләр булган. Хәзерге вакытта акрополь архитектура сәнгатенең күренекле һәйкәле булып тора.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгыда акрополь (Л.Клензе реконструкциясе, 1846)

Афина өстендәге калкулыкта борынгы храмнарның мәһабәт хәрабәләре безнең көннәргә кадәр сакланган. Бу — Перикл заманында грек-фарсы сугышларында җиңү хөрмәтенә төзелгән Афина акрополе калдыклары.

Грек архитекторлары храмның аерым бер төрен тудырганнар. Бу — бөтен яктан колонналар белән уратып алынган һәм ике кыеклы түбәсе булган турыпочмаклы корылма. Кәрниз белән бергә аның түбәсе ике яктан да фронтоннар (өчпочмаклар) барлыкка китерә. Храмнар әллә ни зур түгел, тәбәнәк пьедесталлар өстенә утыртылганнар, һәм аларга бөтен яктан якынлашу җиңел. Колонналар арасында ял итеп йөрергә мөмкин, һәм греклар шулай эшләгәннәр дә.

Колонна грек архитектурасының иң мөһим элементын тәшкил иткән. Б.э.к. V гасырда колонналарның ике — дорик һәм ионик төрләре аерылган. Дорик колоннаның өске өлеше гади, бизәк төшерелмәгән квадрат плитәдән гыйбарәт. Ионик колоннаның исә тәкә мөгезләрен хәтерләткән бөтеркә бизәкләре бар. Дорик колонна баганасы таш плитәгә утыртылган, аның нигезе юк. Ә ионик колоннаның нигезе булу мәҗбүри. Дорик колонналар зур, ә ионик колонналар зифа. Афина акрополе һәйкәлләрендә колонналарның һәр ике төрен дә очратырга мөмкин.

Акропольнең өске мәйданы зур түгел: озынлыгы 300 м, киңлеге 130 м. Менә шундый кечкенә генә мәйданда грек архитекторлары үзләренең гаҗәеп матур, ансамбль (бербөтен) барлыкка китерүче биналарын корганнар.

Бәйрәм көннәрендә тантаналы процессия акропольгә күтәрелгән. Акрополь корылмалары афиналыларның игътибарын акрынлап, берсе артыннан берсе җәлеп иткән. Керү юлында ук аларны кечкенә генә Канатсыз Нйка храмы каршы алган. Ника — җиңү алиһәсе, аны, гадәттә, канатлы итеп сурәтләгәннәр. Әмма афиналылар һичкайчан аның үзләреннән очып китүен теләмәгәннәр.

Процессия, храмны якыннан карап, аның каршыннан узганда, Пропился — акропольгә керү юлын бизәп торучы колоннада — күренеше ачылган.

Пропилеядан сөңге тоткан Сугышчы Афинаның 9 метрлы статуясы күренгән, ә аннан акропольнең төп храмы — Парфенон күренешенә сокланып караганнар. Процессия Парфенонга якынлашкач, Эрехтей — Афина, Посейдон һәм Эрехтёй (легендар Афина патшасы) храмы яхшы күренгән.

Парфенонның эчендә ике бүлмә булган. Аларның берсендә афиналыларның һәм союздашларының казнасы сакланган, икенчесендә Афинаның 12 метрлы сыны торган. Ьәйкәл агачтан салынган, алтын һәм фил сөягеннән эшләнгән пластиналар белән капланган.

Бу сынның шулай ук акрополь түбәсендәге Сугышчы Афина статуясының авторы Периклның якын дусты, күренекле грек скульпторы Фидий булган. Акропольдәге барлык төзелеш эшләре белән дә ул җитәкчелек иткән. Фидий иҗат иткән статуялар үзләре сакланмаган, әмма акчаларда аларның сурәтләре һәм грек язучыларының алар турындагы хикәяләре бар. Сугышчы Афина кулындагы алтын йөгертелгән сөңге очлыгы Пирей гаванена кергән кораблардан да күренгән дип сөйлиләр.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Афинский Акрополь / Таруашвили Л. И. // Анкилоз — Банка [Электронный ресурс]. — 2005. — С. 517. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 2). — ISBN 5-85270-330-3.
  • Афинский Акрополь, 1975—1983. Научные исследования, поиски, реставрации. Музей Пушкина, 26 июня — 26 июля 1985 г. / Министерство культуры и наук Греции, Комитет по охране памятников Акрополя. — Афины: Казна археологических ресурсов и экспроприаций, [1985]. — 87 с.
  • Брунов Н. И. Памятники Афинского Акрополя. Парфенон и Эрехтейон. — М.: Искусство, 1973. — 170 с.
  • Brouskarje M. Mouseion Akropolejos. Athens, 1974;
  • Dontas G. The Acropolis and its museum. Athеns, 1994
  • Payne H. Archaic marble sculpture from the Acropolis. 2nd ed. L., 1950
  • Raubitschek A. E. Dedications from the Athenian Akropolis. Chi., 1999.
  • Wiegand T. Die archaische Poros-architektur der Akropolis zu Athen. Cassel, 1904

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]