Эчтәлеккә күчү

Афина политехника университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Афина политехника университеты latin yazuında])
Афина политехника университеты
грек. Εθνικό Μετσόβιο Πολυτεχνείο
Нигезләнү датасы 31 декабрь 1836 (12 гыйнвар 1837)
Сурәт
Рәсми исем Εθνικό Μετσόβιο Πολυτεχνείο
Кыскача исем ΕΜΠ, Ε.Μ.Π. һәм NTUA
Бәйлелеге Ассоциация инженерных университетов Европы[d]
Позиция 421[1], 347[2], 422[3], 376[4], 395[4], 446[4], 454[4], 477[4] һәм 321[4]
... хөрмәтенә аталган Мецовон[d]
Дәүләт  Греция[5]
Әгъзалык Ассоциация средиземноморских университетов[d], Ассоциация инженерных университетов Европы[d], Greek Universities Network[d][6], Open Technologies Alliance[d][7] һәм Eulist Alliance[d]
Штаб-фатирының урнашуы Афин, Греция
IPv4 диапазоны 147.102.0.0/16[8]
IPv6 диапазоны 2001:648:2000::/48[9]
Рәсми веб-сайт ntua.gr(ингл.)
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 5847
API ирешү ноктасы login.ntua.gr/idp/shibboleth[10]
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта
 Афина политехника университеты Викиҗыентыкта

Афина милли техника университеты (грек. Εθνικό Μετσόβιο Πολυτεχνείο) — Грециянең иң борынгы һәм иң абруйлы югары уку йортларының берсе. Башта «Мецовион» исемен йөрткән, чөнки университетны төзү һәм җиһазландырү өчен финанс ярдәм бүлеп биргән меценатлар — Георгиос Аверофф, Николаос Стурнарас, Элени һәм Михаил Тосицас Эпирдагы Мецовоннан килеп чыкканнар.

Университет кампусы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Югары уку йортының Механика факультетына күренеш

Университет 1836 елның 31 декабрендә (1837 елның 12 гыйнварында) король указы белән Король сәнгать мәктәбе буларак нигезләнә[11]. Башта ул ял һәм бәйрәм көннәрендә генә һөнәрчеләр, төзүчеләр әзерләү өчен укуханә составында берәмлек буларак эшли. 1840 елда, мәктәпнең популярлыгы арту һәм яңа дәүләттә социаль-икътисади шартларның уңай үзгәрүе нәтиҗәсендә, Король сәнгать мәктәбе, якшәмбе мәктәбе белән берлектә эшләп, көндәлек техник мәктәпкә әйләндерелә. Курслар даирәсе киңәйтелә, ә уку йорты Пирейда аерым корылма ала[11].

1843 елда реструктуризация тормышка ашырыла һәм мәктәп базасында өч бүлек: Якшәмбе һөнәри-техник укуханә, Көндәлек укуханә һәм яңа бүлек — Югары рәсем сәнгате мәктәбе оештырыла. Соңгысы Сәнәгать һәм рәсем сәнгате укуханәсе дип үзгәртелә, тиз үсә һәм соңыннан югары уку йорты — институтның нигезен формалаштыра.

1873 елда институтның Афинаның Патисия районында Мецоводан грек меценатлары финанс ярдәме белән төзелгән яңа студшәһәрчеге ачыла. Шуннан бирле студентлар һәм шәһәр халкы рәсми булмаган рәвештә институтны Мецово милли политехникасы дип атаганнар. 1887 елда институт өч техник юнәлешле факультетка бүленә: төзелеш, архитектура һәм машина төзелеше факультетлары.

1917 елда институт Греция Парламентының махсус законы белән Гражданлык инженерлар, механиклар һәм электротехниклар, инженер-химиклар һәм архитекторлар югары мәктәбенә үзгәртеп корыла. 1923 елда мәктәпне тәмамлаучылар Грециянең Техник палатасы нигезен формалаштыралар. Бу профессиональ оешма Греция дәүләтенең рәсми техник консультанты булып торган һәм Грециядәге барлык практик инженерларга һөнәри лицензияләр бирү өчен җаваплы булган.

Афинадагы Милли техник университет тугыз академик факультетка бүленә, алар үз чиратында 33 кафедрага бүленәләр[12].

  • Электротехника һәм компьютер фәннәр факультеты
  • Гражданлык инженериясе факультеты
  • Механика факультеты
  • Архитектура факультеты
  • Химия факультеты
  • Геодезия һәм җир төзелеше факультеты
  • Шахта төзелеше һәм металлургия факультеты
  • Хәрби-диңгез суднолар төзү факультеты
  • Гамәли математика һәм физика факультеты

Университет кампусы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]