Афифә Жале

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Афифә Жале latin yazuında])
Афифә Жале
Туган телдә исем төр. Afife Jale
Туган 1902
Кадыкөй, Истанбул[d], Госман империясе[1]
Үлгән 24 июль 1941(1941-07-24)
Истанбул, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер İnas Sanâyi-i Nefîse Mektebi[d]
Һөнәре актёр, театр актеры
Җефет Selahattin Pınar[d]

 Афифә Жале Викиҗыентыкта

Афифә Жале (төр. Afife Jale; 1902 ел, Истанбул1941 елның 24 июле) — Төркия театр актрисасы, Төркиядә беренче мөселман театр актрисасы буларак танылган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Афифә Жале 1902 елда Истанбулда Хидәет-бәй һәм Мәтхия-ханым гаиләсендә туа[2]; аннан тыш, гаиләнең кызы Бәхия-ханым һәм улы Сәлах-бәй була.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Афифә Жале Истанбулның кызлар өчен сәнәгать мәктәбендә укыган, әмма актриса булырга хыялланган. Ул вакытта Госман империясендә, мөселман динендәге төрек хатын-кызлары сәхнәдә эчке эшләр Министрлыгы Указы буенча гына уйный ала. Грек, Әрмән яки еврей чыгышлы булган хатын-кызлар гына актриса була алган[2].

Афифәнең әтисе кызының театр карьерасына каршы булган, чөнки аны перспективасыз дип санаган. Әтисен тыңламыйча, Афифә әти-әнисе йортыннан качып китә һәм яңа төзелгән Дарюльбедаи (төр. Darülbedayi) консерваториясендә стажёр булып эшли башлый[2]. Ул вакытта консерваториядә мөселман хатын-кызларын актриса һөнәренә өйрәтү курслары ачыла. Аларның бары хатын-кызлар аудиториясе өчен генә уйнавы күздә тотылган[3].

Театр белеме алгач, Афифә 1920 елда сәхнәдә Хөсәен Суатның Yamalar театр спектаклендә «Эмель» ролендә дебют ясый. Бу вакытта әрмән актрисасы Элиза Бинемеджиян чит илгә китеп, «Эмель» роле вакантлы була. Афифә сәхнәдә чыгыш ясаганда Жала дигән сәхнә исемен ала. Шул вакыттан бирле аны бу исем белән атаганнар. Кадыкёйдагы «Аполлон театры»нда чыгыш ясап, Афифә Жале Төркия тарихында беренче мөселман актрисасы була. Театр җитәкчелеге мөселман хатын-кызлары өчен чикләүләр турында кисәтелә, бу исә 1921 елда Афифәнең эштән азат ителүенә китерә[2][3][4]. Аннары ул башка театр сәхнәләрендә төрле исемнәр астында рольләр уйный[3].

Эшен югалтып, Жале авыр финанс хәлендә кала, көчле баш авыртуы белән бәйле авырулар башлана. Табиб аңа морфин нигезендә дарулар яздыра башлаганнан соң, Жале морфин куллана башлый[2].

1923 елда игълан ителгән Төркия Республикасына нигез салучы Ататюрк мөселман хатын-кызлары өчен тыюлар турындагы мәсьәләне күтәрә. Тыюларны гамәлдән чыгару Афифәне театрга кайтара. Әмма наркотикларга һәвәслеге аның хәлен бозган, бу, ахыр чиктә, сәхнәдән китүгә китергән[2].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елда Афифә Жале музыкант Селахаттин Пынар (1902—1960) белән таныша. Алар 1929 елда өйләнешәләр һәм Истамбулның Фатих районына күчәләр. Әмма никахта тормыш итә алмыйлар һәм 1935 елда алар аерылышалар. Аерылышуга Афифәнең наркотикларга һәвәслеге дә йогынты ясый[4].

Аерылышканнан соң Жале наркотикларга бәйлелектән дәвалау өчен Бакыркёй психиатрия хастаханәсенә эләгә. Анда ул үзенең соңгы елларын үткәрә. Афифә Жале 1941 елның 24 июлендә вафат була[4].

Мирас[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 елда журналист Нәзихә Араз (1922—2009) сәхнәдә уйналган «Афифә Жале» исемле театраль пьеса яза. Пьеса мотивлары буенча фильм төшерелә[3][5].

Афифә Жаленең фаҗигале язмышы шулай ук 1987 елда режиссёр Шахин Кайгунның «Афифә Жале» фильмында[4][6] һәм 2008 елда режиссёр Джейда Аслы Кылычкыранның «Килит» фильмында[7] күрсәтелә. Әлеге ике фильмда Афифәнең ролен актриса Мюдже Ар уйный[3][8].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елда «Modern Dance Company» компаниясе тарафыннан Төркия дәүләт опера һәм балет театрында актриса тормышына багышланган «Афифә» балеты куела[3][4]. Балет шулай ук 2012 елда Кадыкёһда Süreyya Opera House опера театрында куела[9][10].

2000 елда җырчы Сельва Эрденер Мәскәү радиосының зур симфоник оркестры белән бергә «Афифә» музыкаль альбомын чыгара[3][11].

2004 елда Төркиядә актрисаның тормышы турында «Yüzyılın aşkları: Afife ve Selahattin» документаль фильмы күрсәтелә[3][12].

Истанбулның Бешикташ районының «Afife Jale Sahnesi» мәдәни үзәге аның хөрмәтенә аталган[3][13].

1997 елда Yapı Kredi Sigorta иминият компаниясе актриса хөрмәтенә Afife Jale Theatre Award премиясен гамәлгә куя. Премия ел саен театр актёрларына бирелә[14].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Afife Jale Kimdir?
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Yalçın, Soner. Kokain tutkusunun yok ettiği ünlü karı koca (2007-06-24). 20 май 2013 тикшерелде. 2013 елның 6 июль көнендә архивланган.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 3,8 Afife Jale. İstanbul Kadın Müzesi. әлеге чыганактан 2016-05-31 архивланды. 2013-05-21 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Afife dans ediyor (Turkish) (1998-12-12). 21 май 2013 тикшерелде. 2013 елның 16 июнь көнендә архивланган.
  5. Yazar Nezihe Araz öldü (Turkish) (2009-07-26). 21 май 2013 тикшерелде.
  6. Afife jale (1987). IMDb. 2013-05-21 тикшерелгән.
  7. Kilit (2008). IMDb. 2013-05-21 тикшерелгән.
  8. Müjde Ar, yine Afife Jale’nin izinde (Turkish) (2007-10-12). 21 май 2013 тикшерелде. 2013 елның 16 июнь көнендә архивланган.
  9. "Afife" balesi 14 yıl aradan sonra yeniden sahnede (Turkish) (2012-11-06). 21 май 2013 тикшерелде.
  10. Ertan, Özlem. Dansçılar, Afife Jale’yi anlatıyor (Turkish) (2012-11-29). 21 май 2013 тикшерелде. 2013 елның 16 июнь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-06-16, retrieved 2021-05-07 
  11. The Living Composer Project-Erdener, Turgay. Composers 21. 2013-05-21 тикшерелгән.
  12. Nereden Sevdim O Zalim Kadını... (Turkish) (2004-04-13). 21 май 2013 тикшерелде.
  13. 'Islah Evi' Afife Jale Sahnesi'nde! (Turkish) (2013-01-02). 21 май 2013 тикшерелде.
  14. Afife'yi hafife alma (Turkish) (2013-04-27). 20 май 2013 тикшерелде.