Ахун (Татарстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ахун (Татарстан) latin yazuında])
Ахун
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°31'6.6"тн, 53°57'0.0"кнч
Нигезләнгән XVIII гасыр
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 251 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423744
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Ахуново

АхунТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Халык саны — 251 тирәсендә. Почта индексы — 423744.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ахун — бүләр ыруы башкортларының авылы[1]. XVIII гасырда нигезләнгән — 1747 елдан билгеле. 11нче башкорт кантоны, Ырынбур губернасы Минзәлә өязе Бүләр волосы Бүләр түбәсенә карый, 1865 елда бу өяз Уфа губернасына керә. 1866 елда ырыу волослары бетерелгәч, авыл Байсар волосы составына керә.

ХХ гасыр башында мәчет (1831 елдан аның карамагында мәктәп эшли), икмәк магазины теркәлгән[1].

1920 елдан Татар АССР-ның Минзәлә кантоны, 1930 елданАктаныш районы, 1935 елдан — Калинин районы, 1959 елданАктаныш районы, 1963 елданМинзәлә районы, 1965 елдан — янә Актаныш районы составына керә.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1795 1859 1870 1884 1906 1913 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
114 252 322 680 568 680 631 568 495 375 352 522 431 279 274 251

Россия империясе законнарына ярашлы, 1-4 ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә ярашлы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап гомуми исәпкә керәләр[2][3][4][5][6][7][8].

1795 елда 9 йортта 76 асаба башкорт, 12 йортта — 38 типтәр теркәлә, 1762 елда улар 9 кеше теркәлә. 1816 елда — 10 башкорт, 2 кердәш башкорт һәм 28 типтәр, 1834 елда 33 башкорт була, 5 кердәш башкорт һәм 52 типтәр була. 1848 елда Сөн елгасы янында 2 Ахун авылы була: беренчесе — Минзәләдән 68 чакрым ераклыкта (6 йорт һәм 43 башкорт), икенчесе — өяз үзәгеннән 65 чакрым ераклыкта (22 йорт, 109 тептяр). 1859 елгы 10нчы ревизия буенча, 100 башкорт ир-аты, 252 типтәр языла. Башка чыганак буенча, 138 асба башкорт һәм хәрби дәрәжәдәге кердәш. 1870 елда — 322 башкорт; 1902 елда — 268 асаба башкорт һәм хәрби дәрәжәдәге кердәш, 1905 елда 98 йортта 568 кеше яши[1].

1989 елгы җанисәп буенча төп милләт: татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[9]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[10]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]