Ахурамазда

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ахурамазда latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ахурамазда
Сурәт
Илаһ карый Зәрдөштлек һәм маздаизм[d]
Булдыручы Zärdöşt
Враг Ангра-Маинью
Commons-logo.svg Ахурамазда Викиҗыентыкта
Ахура-Мазда (уңда) Ардаширга патша хөкеме символын — боҗраны бирә. Б.э. III гасыры.

Ахурама́зда[1] (шулай ук Аху́ра-Ма́зда, Авеста телендә: 𐬨𐬀𐬰𐬛𐬁 𐬀𐬵𐬎𐬭𐬀, ahura-mazdā, Гөрҗи телендә: არმაზი, Борынгы фарсы телендә: ahuramazdā, Әрмән телендә: Արամազդ, Aramazd, Монгол телендә: ᠬᠤᠷᠮᠤᠰᠲᠠ, Хурмаст, Юнан телендә: Ὠρομάσδης — Орма́зд, Орму́зд, Пәһләви телендә: ʾwhrmzd'), «Олы Фикер Иясе Ходай»Зәрдөштлек нигезләүчесе Зәрдөшт бердәм Илаһ дип игълан иткән Ходайның Авеста телендә исеме. Авестада Ахура-Мазда — мәңге яктылыкта булган башлангычы булмаган барлыкка китерүче[2], бөтен әйберләр барлыкка китерүчесе[3] һәм бөтен алкышлы нәрсәнең бирүчесе[4], бөтен нәрсәне белүче[5]дөньяның коручысы һәм хөкемдары һәм үзләрен Авеста телендә mazdayasna дип атаучы Зәрдөштлек тарафдарларының иң олы табыну объекты. Ахура-Мазда Ашаның (хакыйкать-дөреслекнең), ягъни дөнья шуның буенча үсүче законның атасы, хак кешенең яклаучысы һәм "ялган" - аның ихтиярыннан тыш дөньяда була торган явызлык һәм җимерү белән көрәшүче яхшылык көчләренең җитәкчесе булып тора. Булуның ахыр чик әверелүе (Фрашкардеда) аның тарафыннан бөтен алкышлы мәхлукатлар белән дөньяның ахыргы чистаруы башкарылачак.

Исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәрдөштлектә Ходай исеме Һинд-Иран тамырлы ике борынгы Иран сүздән тора:

  • Ахура (ahura), Санскрит असुर asura-га туры килә[6], Ригведада күп Илаһларның, беренче чиратта Варунаның эпитеты. Асуралар — кеше җәмгыятенең булуы һәм әхлагы белән бәйле Һинд-Иран Илаһларының төркеме дэваларның, «яшь Илаһларның» каршысы булган «олы Илаһлар». Һинд дине традициясендә киләчәктә "Илаһларның (дэваларның) көнчеләре" буларак шәйтан булып каралуга дучар булалар. Зәрдөштлектә, киресенчә, дэвалар каһәрләнә һәм ахуралар ихтирам ителә һәм Ахура-Мазда асылда ахура булып тора.
  • Мазда (баш килештә mazdå) — Праһинд-Аурупа *mn̥s-dʰeH1-тан «фикерне билгеләүче», «аңлаучы», моннан «олы фикер иясе». Һинд туры килүе medhā «акыл», «олы фикергә ия булу». Бу «ахура»дан күбрәк оригиналь булган Илаһ эпитеты аны Акыллы Барлыкка Китерүче дип, фикер, ә шуннан чыгып аңны да барлыкка китерүче Илаһ эпитеты Зәрдөштлек mazdayasna — «Маздага табынучы», «маздеист» үзатамасын барлыкка китерү өчен хезмәт иткән.

Шулай итеп, Ахура-Мазда сүзен шартлы рәвештә "Акыллы Раббы", "Ходай Акыллылык", "Фикер Иясе" дип тәрҗемә итәргә була. Зәрдөштнең Гаталарында ике Ходай исеме бер-берсеннән бәйсез рәвештә һәм ирекле тәртиптә кулланыла. Кече Авеста вакытларыннан бирле, даими калучы дога формаларыннан соңрак алынган формаларның чыганагы булган «Ахура-Мазда» тәртибе билгеләнә.
Бөтен урта фарсы чоры һәм яңа фарсы чоры дәвамында икеләтә исемнең нәкъ менә алынган формалары кулланылган: Пәһләви телендә:ʾwhrmzd' /ohrmazd/, Согд телендә:xwrmztʾ /xormazdā/, Фарсы телендә: ((ارمز(د) /ormoz(d)/. Шуның белән беррәттән Яңа вакытта Зәрдөштлек традиция өчен исемнең Авеста өлгесе буенча: Фарсы телендә اهورا مزدا [æhurɒmæzdɒ] "янә торгызу" хас.

Ачылышта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ахурамазданың образын тасвирлаучы баш чыганак булып Зәрдөштнең аңа мөрәҗәгать иткән гимннары - Гаталар тора. Ахура-Мазда пәйгамбәргә озак ел рухи эзләнүләрдән соң «Алкышлы Уйлау»га күрә ачылган.(Y 43). Зәрдөшт Ахура-Мазданы уй белән уйлаган һәм аны күзе белән күргән (Y 31.8; 45.8). Пәйгамбәр сораган, ә Ходай җавап биргән һәм пәйгамбәргә илаһи акыллылык өйрәткән. Соңыннан бу «очрашу» (Авеста телендә: haṇjamana-) яңа Маздага табыну дине Зәрдөштлекнең нигезе булып хезмәт иткән. Гаталарда Заратуштра Ахура-Мазданы якларга, остаз булырга, белем бүләк бирергә, рухи һәм тән тормышында алкыш, "дус дуска бирер булган" тәэмин итүне сорый (Y 46.2). Моның белән беррәттән ул үзе аңа табыну бүләкләрен алып килә һәм тормышын һәм тәнен тулысынча аңа багышлый (Y 33.14).

Ахура-Мазда асылы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ахура-Мазда барысыннан да бөеге дип игълан ителә. Аның алкышлыгы абсолют. Ахура-Мазда барысыннан да олырагы, әмма иң яшь тә булган. Ул мәңге арта, әмма мәңге үзгәрешсез дә кала. Ахура-Мазда – иң куәтле. Ул иң мәгълүматы күп булган һәм белемле, үткәнне һәм киләчәкне белә. Моннан тыш, ул һәрвакыт тугърылыкның туры юлыннан бара. Ахура-Мазда якты Гародманада — «Җыр җырлау йорты»нда тора, аның тирәли аның тарафыннан барлыкка китерелгән алкышлы мәхлукатлар – “ахуралар” свитасы, алар белән Аша һәм Воху Мана җитәкчелек итә (Чын Закон һәм Алкышлы Уйлау). Соңгылары соңрак чорда Амешаспандалар һәм Язаталар дип аталганнары, Гаталарда кайвакыт аның тудырулары дип аталалар, ягъни асылда аның асылы дәвамы булып торалар. Гомумән алганда, Ахура-Мазда «Архекаһин» концептына туры килә, ул уе һәм серле көче maya- ярдәмендә Булу Законын (Ашаны) тәэмин генә итми, ә шулай ук Җир каһиннәрен бу законны белер өчен өйрәтә. [7]. Зәрдөштлектә дөньяны чәчәк атуга китерүче тугъры кеше – Ахура-Мазданың Җир дөньясында туры вәкиле һәм аның ихтиярын үтәүчесе. Шулай да Гаталарда антропоморф тасвирламалар “аның авызы теле” һәм тугърыларга һәм ялганчыларга тиешле бүләкләрен тотучы “куллары” белән чикләнә. Икенче яктан Ахура-Мазда яктылык белән бәйле. Ачылыш тасвирламасында Заратуштра даими рәвештә күзе белән күрә торган Кояш яктысы һәм балкыш образларын куллана. Гаталарда ут Ахура-Мазданыкы дип аталган. Алга таба Ахура-Мазданың яктылык белән бәйләнеше бары тик ныгыган, Кояш туры рәвештә Ахура-Мазданың “образы” дип атала башлаган. Маздеизмның соляр Иран культлары белән кушылуы кайбер Көнчыгыш Ирани телләрдә (Харәзм телендә, Хотаносак телендә, Мунджан телендә, Ишкашим телендә) чагылыш таба, анда ул исемнең рефлекслары “Кояш” дигәнне аңлата.

Барлыкка китерүче[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ахура-Мазда — булу барлыкка китерүчесе (Dātār) (Y 50.11). Ул уйлавы белән барлыкка китерә (Y. 31.11), уйлавы белән ул рәхәт һәм тынычлану бирә торган якты дөнья пространствосын барлыкка китергән (Y 31.7). Ул дөньяда Ашаны («Хакыйкатьне») — шулай ук яктылыкта чагыла торган Галәм функцияләвенең законын тәэмин итә. Еш ул каһин буларак чыгыш ясый — аның мәхлукаты изге гамәлгә әверелә, анда ул изге мантралар ярдәмендә барлыкка китерә (Y 29.7). Аның булуны тормыш көче белән тутыручы иҗади көче Спента Маинью буларак тасвирлана, гадәттә бу «Изге Рух» буларак тәрҗемә ителә (Y 47). Ул Җирне һәм Күкне төшүдән тота, көн һәм төн чиратлавын барлыкка китергән, яктырткычларга юл салган һәм җилгә көч биргән (Y 44). Ул йорт терлеген, үсемлекләрне һәм суны барлыкка китергән (Y 48.6; 51.7). Ул кешеләрне: аларның тәннәрен һәм җаннарын барлыкка китергән — һәм аларга ихтияр иреген бүләк иткән (Y 31.11; 46.6). Ул бу дөньяның алкышларын барлыкка китерә һәм аларны кешелеккә бүләк итә (Y 33.11; 48.3).

Кешегә якынлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәрчә Ахура-Мазда бөек булса да, ул кешеләр белән иң якын мөнәсәбәтләрдә. Аның ягында булган теләсә кем үзен аның якыны – дусты, туганы һәм әтисе дип хис итә ала (Y 45.11). Ул аның белән дуслыкка омтылганнарга илтифатлы (Y 44.17). Дөньяда Аша законын тәэмин итүче Ахура-Мазданың теләнгән шурадашы була һәм Ходай аңа Тулылык һәм Үлемсезлек бүләкләрен бирә (Y 31.21, 22).

Хөкем итүче[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ахура-Мазда барысын күрә, аны ялганларга мөмкин түгел (Y 45.4), аннан бернәрсәне дә яшереп булмый (Y 31.13). Ул дөнья корылышының иң олы суверены, киләчәк аңа бәйле (Y 29.4). Ул тугърылар һәм ялганчылар арасында көрәштә җиңү кемнеке булганын билгеләячәк (Y 44.15). Нәкъ менә аның дөньяда чагылышы белән явызлыкның (друдж) юк ителүе (Y 31.4) һәм булуның яңарышыи наступление Фрашкард башлануы бәйле булачак. Ахура-Мазда башта ике төр тотышны билгеләгән — дөньяның әхлак тәртибе белән туры килгән һәм аңа каршы (Y 46.6). Кеше ирекле ихтияры белән туры килерлек итеп бу ике юла арасында сайлый, әмма ике төрле сайлаганнарның ахыры төрле булачак (Y 48.4). Тугърыны да, ялганчыны да Ахура-Маздадан килеп чыккан ахыргы тиешлесе көтә (Y 43.4, 5) — беренчеләре өчен коткарылу һәм төрле яхшылыклар һәм икенчеләре өчен авырту һәм җимерелү (Y 30.11 һ.б.).

Яшьрәк Авестада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшьрәк Авестада Ахура-Мазда рухи һәм тән дөньяларының барлыкка китерүчесе, яхшылыкларның иң олы бирүчесе булып кала һәм “Иң изге рух” (Авеста телендә: spəništa- mainyu- ) дип атала. Гаталарга караганда Спента Маинью (Изге Рух) белән тәңгәл китерү һәм Ангра Маинью – “Явыз Рух”ка, барлык яхшылыкның тынычсыз каршы торучысына каршы кую Y 19 пассажлары белән ассызыклана, биредә Явыз Рух Ахура-Мазданың башлангыч иҗади гамәленә җавап буларак, Ахуна Ваирья догасы буларак чагылып барлыкка килгән, әмма явызлык белән төрле охшашлыктан баш тарту сүзе белән җиңелгән булган. Явызлыктан охшаш баш тарту гамәле кешедән дә көтелә. Маздага табынучылар Ахура-Мазданы төрле алкыш чыганагы дип танырга (Y 12) һәм дөньяда аның хөкемен ашырырга тиеш (Y 35). Ахура-Маздага күп мактау эпитетлары хас дип әйтелә, аларның иң төп булганнары булып яктылык белән бәйле сыйфатлар тора: raēwant- һәм xwarənaŋuhant- — «балкышлы» һәм «хварно тулы», ягъни патша балкышы тулы. Специально посвящённый Ахура-Маздага махсус багышланган Хормазд-яшт Ахура-Мазданың, 20 аеруча саналганнарны кертеп, Ахура-Мазданың 72 исемен китерә. Ахура-Мазда аның барлыкка китерүләре һәм свитасы булган Амешаспандалар һәм Язаталар башында тора. Кайбер Язаталарда һәм материаль мәхлукатларда ahuraδāta- «Ахура тарафыннан барлыкка китерелгән» яки mazdaδāta- «Мазда тарафыннан барлыкка китерелгән» даими эпитеты бар.

Борынгы фарсы язмаларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ахеменидларның таш кыя язмаларында патшаның һәм патша шунда ихтиярын чагылдыра торган бөтен патшалыгының иң олы яклаучысы буларак Ахура-Мазданың (Борынгы фарсы телендә: ahuramazdā) исеме даими искә алына. Патшаларның патшасы Дарий I Илаһны шулай дип тасвирлый:

Бөек Ходай — Ахурамазда, бу җирне барлыкка китергән, бу күкне барлыкка китергән, кешене барлыкка китергән, кеше өчен бәхетне барлыкка китергән, Дарийны патша иткән. (DN, 1-6)

Борынгы фарсы чөй язуында Ахура-Мазда исеме өчен, фонетик язмдан тыш, аерым идеограмма булган.

Пәһләви әдәбиятында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта фарсы телендә әдәбиятта Ормазд — ике дөньяның да иң олы Ходае. Ул кол түгел, ә Раббы; әти, ә бала түгел; беренче, ә соңгысы түгел; якланган түгел, ә яклаучы; даими, әмма үзгәрми торган; Ул белемне алучы торган түгел, ә белем үзе; бирүче, ә алучы түгел (DK Vol. 3, p. 176,177). Аның эпитетларын Авеста: rayōmand һәм xwarrahmand — «балкышлы» һәм «хварно тулы» дәвам итә.

Антик авторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антик авторларга Горомаз[8] — Зәрдөшт буенча фарсы Илаһы булганы - мәгълүм булган[9]. Зевс белән тәңгәл китерелгән.[10].

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Анкилоз — Банка. — М., 2005. — С. 581. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 2). — ISBN 5-85270-330-3.
  2. Y. 31.7
  3. Y. 44.7
  4. Y. 12.1
  5. Y. 45.4
  6. Mayrhofer M. Kurzgefasstes Etymologisches Woerterbuch des Altindischen. — Heidelberg: C. Winter, 1956.анг--> — Bd. I. — S. 65.
  7. M. Boyce. AHURA MAZDĀ
  8. Любкер Ф. Реальный словарь классических древностей. М., 2001. В 3 т. Т.2. С.502
  9. Плутарх. Об Исиде и Осирисе 46
  10. Диоген Лаэртский. О знаменитых философах I 8

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Windischmann, «Zoroastrische Studien» (Б., 1863);
  • Spiegel, «Eranische Alterthumskunde» (т. II, Берл., 1873);
  • Duncker, «Geschichte des Alterthums» (5 изд., В., 1881);
  • Darmesteter, «Ormasd et Ahriman» (П., 1877);
  • M. Haug, цитированная выше книга; W. Geiger, «Ost-iranische Kultur im Altertum» (Эрланген, 1882);
  • Jackson, «The religion of Awesta», «Grundriss der irânischen Philologie» (Страсбург).