Ачу (фильм, 2004)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ачу (фильм, 2004) latin yazuında])
Ачу
ингл. Man on Fire
Жанр kriminal’ film[d][1][2], dramatik film[d][1][2], атышлы-чабышлы фильм[d], экранизация романа[d] һәм фильм о линчевателях[d]
Режиссёр Тони Скотт
Продюсер Лукас Фостер
Арнон Милчен
Тони Скотт
Сценаричы Брайан Һелгеленд
Баш ролләрдә Дензел Вашингтон
Дакота Фаннинг
Рада Митчелл
Оператор Пол Кэмерон
Монтажчы Кристиан Вагнер[d]
Көйязар Һарри Грегсон-Вилиамс
Лиза Джеррард
Киноширкәт Җитештерү:
Regency Enterprises[d] һәм Scott Free Productions[d]
Дистрибьюция:
20th Century Fox[d] һәм Netflix
Нәрсәгә
нигезләнгән
Man on Fire[d]
Озынлык 194 мин
Бюджет 70 млн $[3]
Җыемнар 130,4 млн $[3]
Ил АКШ АКШ
Тел инглизчә
испанча
Дөнья күрү 21 апрель 2004, 30 сентябрь 2004[4] (Алмания),
IMDb ID 0328107
Рәсми сайт(яп.)

«Ачу» (ингл. Man on Fire) — режиссер Тони Скотның 2004 елдагы криминаль драма һәм триллер жанырларындагы А. Дж. Квиннелның шул үк исемдәге романы буенча төшерелгән фильмы. Бу шушы романың икенче экранлаштыруы, беренчесе 1987 елда төшерелгән.

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмдагы вакыйгалар Мексикада 2003 елда бара. Эре бизнесмен Самуэл Рамос үзенең 9 яшьлек кызы Пита (Лупита) өчен куркып тора. Кызын яклау һәм саклау өчен ул элекеге ҮКИ махсус сугымчы Джон Кризины тән сакчысы итеп эшкә ала. Джон ризалаша эшләргә, әмма ул үзе авыр эмоциональ кризис хәлендә үз-үзен үтерү турында уйлап тора. Бу кыз-бала белән танышуы, аның белән дуслашуы, кабат Джонда тормыш белән кызыксыну уята.

Музыка дәресе беткәч, Питага һөҗүм максаты белән урлау оештырыла. Джон урлаучыларга бәйге бирә һәм дүрт җинаятьчене атып үтерә, әмма үзе каты яралана. Җинаятьчеләр кызны үзләре белән алып китәләр. Урлаучылар кызның әти-әниләренә кыз өчен 10 миллион долларлык йолым сорап мөрәҗәгать итәләр. Акчаны алгач кызны кайтарабыз дип вәгъдә бирәләр. Әмма акчаны тапшырганда, ниндидер вакыйга килеп чыга да, атышу башлана, кызны акчага алмаштыру килешүе уңышсызлык белән бетә. Урлаучылар әти-әниләренә кызны үтердек дип хәбәр җибәрәләр. Джон, иптәше Пол Рейборн ярдәме белән әле тулысынча терелеп бетмәйче хастаханәдән кача. Джон Питаның әнисенә — Лиза Рамоска бөтен кызны урлауга катнашучылардан ачу алам һәм бөтенесендә үтерәм дип ант бирә.

Башта Джон урлауның башкаручыларына чыга. Газап астыннан бер башкаручыдан урлауны кемнәр оештырганың белә. Урлаучылар чылбырыннан югарырак менә торгач, Джонга кызның әтисе урлауны оештырганы ачыклана. 10 миллион доллар аныкы түгел, ләкин Самуэл алдаулы эш ясарга җыенган булган. Шуның буенча ярты акча аңа тияргә тиеш булган. Шул акчаны тапшырганда урлаучының бер туганы үтерелгәч, моның бөтен исәпләре җимерелгән. Джон Самуэлга үз-үзен үтерергә мөмкинлек бирә.

Ачу алу исәпләрен ахырына кадәр китерә торгач, Джон ике турыдан-туры урлауның җитәкчеләренә килеп чыга — бертуган Даниелга һәм Ауэрелио Санческа. Джон башта Аурелиога чыга, ә аның аша Даниелга. Даниел кыз, чынлыкта, исән дип хәбәр итә. Ул кызны Джонга һәм үзенең абыйсына алмаштырырга әзер. Авыр җәрәхәтләнгән Джон иң соңгы көче белән алмашуны үткәрә һәм Питаны әнисенә кире кайтара. Аннары ул җинаятьчеләр кулына бирелә дә, һәм аны машинада күчергәндә башта алган яраларыннан үлә.

Фильмның соңгы чыгышында — көч структуралары вәкиле Мехико Мигел Манзано кулга алган вакытта Даниел Санчесны үтерә.

Актёрлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актёр Роле
Дензел Вашингтон Джон Кризи Джон Кризи
Дакота Фаннинг Лупита (Пита) Мартин Рамос Лупита (Пита) Мартин Рамос
Марк Энтони Самуэль Рамос Самуэль Рамос
Рада Митчелл Лиза Мартин Рамос Лиза Мартин Рамос
Кристофер Уокен Пол Рейбёрн Пол Рейбёрн
Джанкарло Джаннини Мигель Манзано Мигель Манзано
Рэйчел Тикотин Марианна Гарсия Герреро Марианна Гарсия Герреро
Хесус Очоа Виктор Фуэнтес Виктор Фуэнтес
Микки Рурк Джордан Калфус Джордан Калфус
Анхелина Пелаэс Анна Анна апа
Джеро Камило Аурелио Росас Санчес Аурелио Росас Санчес
Марио Сарагоса Хорхе Мартинес Хорхе Мартинес

Бәяләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильм күбесенчә кинокритикларның тискәре фикерләрен алды. Rotten Tomatoes-да фильмның уртача рейтингы 39 %Metacritic-та — 47 %.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://www.imdb.com/title/tt0328107/
  2. 2,0 2,1 http://www.metacritic.com/movie/man-on-fire
  3. 3,0 3,1 boxoffice data (Тикшерелгән 21 август 2012)
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.