Ачык бирелмәләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ачык бирелмәләр latin yazuında])
Ачык бирелмәләр
Кыскача исем open data, open data һәм Open Data
Җитештерү ысулы open data project[d]
Һәштәге opendata
Нинди вики-проектка керә Wiki Loves contests[d]
Моңа өлешчә туры килә открытая наука[d]
Веб-сайт Stack Exchange opendata.stackexchange.com
 Ачык бирелмәләр Викиҗыентыкта
Linking Open Data проекты 2007 елның сентябрендә
Лицензион шартларны ачык күрсәтү — ачык бирелмәләрнең иң мөһим компоненты. Монда күрсәтелгән билгеләр нәкъ шуның өчен кулланыла

Ачык бирелмәләр (ингл. open data) — кайбер бирелмәләр машина белән исәпләнүче файдалану һәм алга таба републикация өчен авторлык хокукы, патент һәм контрольнең башка механизмнары өчен ачык булырга тиеш дигән фикерне чагылдыра торган концепция. Creative Commons лицензияләре кебек ирекле лицензияләр ярдәмендә авторлык хокукларын чикләүдән бирелмәләрне азат итәргә мөмкин. Әгәр нинди дә булса бирелмәләр җыелмасы җәмәгать байлыгы булмаса, йә ирекле кабат куллануга хокук бирүче лицензиягә бәйле булмаса, хәтта ул машинаукыла торган төрдә Интернетка кертелгән булса да, андый бирелмәләр җыелмасы ачык дип саналмый.

Якынрак танышу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачык бирелмәләрнең хәрәкәт максатлары башка «ачык» хәрәкәтләргә охшаганнар, мәсәлән ачык програм тәэминате (ингл. open source), ачык контент (ингл. open content) һәм ачык керү (ингл. open access) кебек. 2000-елларның икенче яртысында ачык бирелмәләр турындагы фикернең популярлыгы арту, барыннан да элек, Data.gov кебек, хөкүмәт башлангычларын башлап җибәрү белән бәйле.

Ачык бирелмәләр еш кына текст булмаган әсбаплар белән ассоциацияләнәләр, мәсәлән хариталар, геномнар, химик компонентлар, математик һәм фәнни тигезләмәләр, медицина бирелмәләре, биологик төрлек турындагы бирелмәләр кебек. Проблемлар ешрак бирелмәләр сәүдәти кыйммәтле булырга мөмкин яки бу бирелмәләр ниндидер бер кыйммәтле продуктларга җыелырга мөмкин булганга барлыкка килә.

Бирелмәләргә керү һәм алар белән файдалану мөмкинлеге, дәүләт һәм хосусый оешмалар тарафыннан контрольдә тотыла. Контроль чикләүләр, лицензияләр, копирайтлар, патентлар һәм керү яки кабат куллану өчен түләү таләпләре аша булырга мөмкин. «Ачык бирелмәләр» фикере тарафдарлары уйлавы буенча, мондый чикләүләр җәмәгать игелегенә каршы бара. Алар фикере буенча бирелмәләргә чиксез һәм түләүсез керү мөмкинлеге булырга тиеш.

Дәүләтләрнең ачык бирелмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт бирелмәләрен җәмгыять өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе һәм күп кенә сәүдәле булмаган оешмалар һәм аерым активистлар машина белән исәпләнүче күренештә дәүләт мәгълүматының ачыклыгына ирешәләр. Күп кенә милли хөкүмәт «ачык дәүләт» стратегияләре кысаларында дәүләт идарәсе секторында эшкәртелә торган бирелмәләрнең бер өлешен тарату өчен веб-сайтлар булдырды. Ачык бирелмәләр стратегиясендәге кайбер танылган сайтлар: data.gov (АКШ ачык бирелмәләре порталы), science.gov[en], data.gov.uk[en], data.gov.in[en].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]