Ачык дәрес (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ачык дәрес (газета) latin yazuında])

Ачык дәрес - 2003 елдан бирле укытучылар, тәрбиячеләр, педагогика уку йортлары студентлары өчен методик кулланма рәвешендә чыга торган газета.

Газетаның гамәлгә куючысы һәм баш мөхәррире - Латыйпова (Сабирова) Альбина Шамил кызы.

Газета 48 битле. Анда укытучыларның, тәрбиячеләрнең ачык дәрес сценарийлары, докладлары, класстан тыш чаралары басылып чыга. Газета татар телле укытучылар өчен методик кулланма буларак тәкъдим ителә.

«Ачык дәрес» мәгълүмат технологияләре, элемтә һәм мәгълүмат саклау федераль хезмәтендә теркәлгән. Абунәчеләренең күпчелеге Татарстанда. Шулай ук Башкортстан, Чуашстан, Мордовия, Марий Иле, Дагыстан Республикаларында, Пенза, Пермь, Төмән өлкәләрендә яздырып алучылар бар.

Газета сатуга чыкмый, бары тик почта аша абунәчеләргә генә тарала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]