Ачык өлешле инвестицион фонд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ачык өлешле инвестицион фонд latin yazuında])

Ачык өлешле инвестицион фонды (АӨИФ) кагыйдәләре буенча инвесторның фонд чыгарган өлешләрне сатып алу таләбен үтәү вазифасын идарә ширкәте алып бара[1] .

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсәй закончылыгы өлешле инвестицион фондларын ачык, ябык һәм интерваллыга бүлә[2].

Өлешле инвестицион фонд инвесторы үзенең өлеше белән теләсә кайсы эш көнендә сәүдә итә ала. АӨИФ инвесторларның капитал салуларына югары ликвидлык тәэмин итә. Инвестор идарә ширкәте эшчәнлеген ошатмый башласа, ул аның белән контрактны туктата ала[2].

2010 елның 1 гыйнварына Рәсәйдә 450 ачык өлешле инвестицион фонд бар иде[2] .

Ачык өлешле инвестицион фондлар һәр эш көне дәвамында өлешләр белән сәүдә итәргә тиеш. Алар җыйган акча банк счетларына, чит ил һәм Рәсәй ширкәтләренең акция һәм облигацияләренә, дәүләт һәм муниципаль кыйммәтле кәгазьләренә салына. Өлешләрен кайтарырга теләгән өлеш хуҗасы белән исәпләнү өчен фондлар үз активларын сата ала[3].

2004-2007 елларда, ачык өлешле инвестицион фондларының чиста активлары бәясе 19,7дән 152,6 миллиард сумга кадәр арткан иде[3]. Соңыннан 2008 елда АӨИФ чиста активлары бәясе 152,7дән 50,8 миллиард сумга кадәр кимеде. Бу күренеш облигация һәм акцияләрнең базар бәясенең төшүе белән бәйле булды. АӨИФ бәясе 62,2%ка кимеде. Инвесторлар тарафыннан акцияләрне кире кайтару башланды[3].

2009 елга кадәр АӨИФ нигезендә акцияләр фондыннан гына тордылар. 2016 елның 31 декабренә ачык өлешле инвестицион фондларының чиста активлары бәясе 131 миллиард сумлап бәяләнде.

Хәләл АӨИФ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 14 маенда "Ак Барс Капитал" идарә ширкәте һәм Рәсәй ислам институты тарафыннан "Лалә" ачык өлешле инвестицион фонды ачылды. Әлеге фондны башка өлешле инвестицион фондлардан аның хәләл ысуллар белән эш алып баруы аерып тора. Мәсәлән, хәмер, тәмәке, комарлы уеннар, һ.б. җитештерүендә катнашкан ширкәтләрнең кыйммәтле кәгазьләреннән тыелу.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Боровкова В.А., Валерия Анатольевна Боровкова. . — ISBN 978-5-91180-465-7.