Ашкадар таңнары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ашкадар таңнары latin yazuında])
Ашкадар таңнары
Ашкадарские зори
Tөр

Иҗтимагый-сәяси

Формат

А-4


Гамәлгә куючы

Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы

Нәшер итүче

Башкортстан Республикасының «К победе» редакция-нәшрият комплексы дәүләт-унитар предприятиесе

Баш мөхәрир

Илһам Бакыев

Штат корреспондентлары

20

Нигезләнгән

1935

Тел

татар теле

Төп офис

Русия, Башкортстан, Федоровка районы, Федоровка авылы, Социалистик ур., 20

Тиражы

4 500


Веб-сайт: http://azgazeta.ru/

Ашкадар таңнарытатар телендә Башкортстанның Фёдоровка районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый — сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр чыга. русча «Ашкадарские зори», башк. «Ашҡаҙар таңдары» гәҗите чыга. Гомуми тираж – 4 500 данә. Язылу индексы — 50735.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фёдоровка районы халкы, район оештырылганчы һәм район гәҗите чыга башлаганчы [1], Мәләвездә, Эстәрлебашта чыккан, Пугачёво, Октябрьски, Эстәрлетамак МТС ларының сәяси бүлекләре чыгарган гәҗитләрне алып укый.

1935 елның мартыннан район гәҗите русча «Вперёд» исеме белән чыга башлый. Айга 6 тапкыр 1 000 данәдә чыга. Беренче мөхәррире итеп Андрей Шамов билгеләнә [2]. Беренче саны Шарлык авылы басмаханәсендә басыла. Аннан соңгылары Эстәрлебаш басмаханәсендә басыла.

1935 елның июненнән «К победе» исемен ала. 1958 елга кадәр атнага 1 чыгып килә. 1959 елның 1 гыйнварыннан атнага 3 тапкыр 2 100 данәдә чыга башлый.

Районнарны эреләтү сәясәте вакытында район гәҗите чыгудан туктап тора. Район халкы Күмертау идарәсе чыгарган районара гәҗит статусы булган «Путь Октября» гәҗитен, Фёдоровка районы Стәрлебаш районына кушылгач, Эстәрлебашта чыгучы «Путь Ленина» / «Ленин юлы» гәҗитләрен алдыра.1965 елның 25 апрелендә район гәҗите К победе 3 570 данәдә янәдән чыга башлый.

1967 елдан татарча «Җиңүгә» гәҗите чыга башлый. 1997 елдан башк. «Еңеүгә» дубляж гәҗите нәшер ителә. 2007 елда «К победе» исеменнән баш тартып [3], русча «Ашкадарские зори» / татарча «Ашкадар таңнары» / башк. «Ашҡаҙар таңдары» исемен ала.

2009 елның гыйнварыннан Стәрлетамак басмаханәсендә офсет ысулы белән басыла. Гәҗит чыгару чыгымнарының 40 % ы республика казнасыннан каплана.[4]

Тираж – популярлык билгесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәррирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А.Ф. Шамов (20 февраль 1935 — 20 июль 1936)
  • Н.П. Яковлев (28 июнь 1936 — гыйнвар 1938)
  • И.И. Холмов (март 1938 — 5 февраль 1939)
  • А.А. Антонов (11 апрель – 23 сентябрь 1940)
  • Ф.Г. Кокорев (10 октябрь 1940 — 7 сентябрь 1941)
  • Н.П. Яковлев 31 гыйнвар — октябрь 1943)
  • Н.Н. Кутонов (февраль 1945 — октябрь 1946)
  • В.П. Узенев (октябрь 1946 — 19 май 1953)
  • В.С. Мәликова 1 сентябрь 1953 — 1 октябрь 1957)
  • А.Н. Кучин (27 ноябрь 1957 — 9 июнь 1962).
  • Х.Н. Гайнуллин (27 апрель 1965 — 6 сентябрь 1966)
  • Р.З. Хаҗиәхмәтов (Сентябрь 1966 — 1 сентябрь 1971)
  • Р.Д. Нигъмәтуллин (6 сентябрь 1971 — 16 февраль 1987)
  • Н.К. Фәхриев (21 июль 1987 — 19 ноябрь 1988)
  • Р.Ш. Сөбхәнгулов (10 июль 1989 — 30 август 1990)
  • Р.Г. Гобәйдуллин (1 сентябрь 1990 — 31 декабрь 2004)

2005 елның 1 гыйнварыннан мөхәррир булып Илһам Шакир улы Бакиев эшли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. постановление бюро Башкирского обкома ВКП(б) 1 февраля 1935 г.
  2. постановление обкома ВКП(б) от 13 февраля 1935 г.
  3. сәбәбе: кайсыдыр матбугат органы әлеге исемне алданрак теркәткән була
  4. гәҗит сайтыннан, archived from the original on 2014-07-16, retrieved 2014-09-03 
  5. гәҗит сайтыннан, archived from the original on 2014-07-16, retrieved 2014-09-03 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]