Ашказаны асты бизе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ашказаны асты бизе
Урынлашу корсак куышлыгы[d][1]
Кан килү inferior pancreaticoduodenal artery[d]
Кан китү Pancreaticoduodenal veins[d]
Лимфа Splenic lymph nodes[d], Celiac lymph nodes[d] һәм Superior mesenteric lymph nodes[d]
Идентификаторлар
TA A05.9.01.001
FMA 7198
Ашказаны асты бизе төзелеше.


Ашказаны асты бизеумырткалыларның аш кайнату әгъзасы. Анатомик-физиологик хосусыятләренә күрә, тышкы (экзокрин) һәм эчке (эндокрин) секреция бизе; панкреатик ширә (сок) һәм дә инсулин вә глюкагон гормонннарны бүлеп чыгара; алар турыдан-туры канга үтеп, күмертудыргыч (углевод) һәм дә майлар алмашуны башкара; азык үзләштерүдә катнаша. Ашказаны асты бизе катлаулы төзелгән катнаш бизләр төркеменә керә. Ул зурлыгы ягыннан бавырдан соң икенче урында тора. Корсак куышлыгында, ашказан артында, уние илле эчәккә якын, умырткалыкка аркылы билнең 1-2 умырткасы дәрәҗәсендә урнашкан. Озынлыгы 12—18 см, авырлыгы 70—80 г чамасы, бизнең беректерүче тукымадан гыйбарәт капсуласы бик нәзек. Биз күзәнәкләре ашказан ширәсен бүлеп чыгара. Ашказаны асты бизенең чыгару юллары эреләшеп һәм бер-берсенә кушылып барып, баш чыгару юлына коя, бу юл биз буйлап барып, гомуми үт юлы белән бергә уние илле эчәккә ачыла. Ашказаны асты бизе авырулардан панкреатит, шешләре хасил булуы, инсулин эшләп чыгаруның бозылганда шикәр диабеты күзәтелә.

Кешенең ашказаны асты бизе [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

·       Ашказаны асты бизе (pancreas) эпигастрий өлкәсендә корсакның арткы тышчасында ашказаны артында урнашкан. Аның сул өлеше сул кабырга асты өлкәсендә кадәр җитә.

·       Бизнең арткы өслеге аскы куыш венага һәм аортага яндаш булып тора. Алдан һәм астан биз корсак ярысы белән капланган.

·       Ашказаны асты бизен баш, гәүдә һәм койрык өлешенә бүләләр.

Ашказаны асты бизенең башы

·       Ашказаны асты бизенең башы (caput pancreatis) уникеилле эчәк белән чолгап алынган һәм 1-2 нче бил умырткасы биеклегендә урнашкан.

·       Ашказаны асты бизе уемы (incisura pancreatis) ашказаны асты бизенең башын гәүдәсеннән аера (шул урында ашказаны асты бизенә өске җыерча артериясы һәм вена яндаш булап тора).

Ашказаны асты бизенең гәүдәсе

·       Ашказаны асты бизенең гәүдәсе (corpus pancreatis) өчпочмаклы формалы һәм шуңа күрә аның өч өслеге бар.

o  Алгы өске өслеге (facies anterosuperior) батынкы һәм ашказанына тиеп тора. Баш белән гәүдә тоташкан урыны янында кечкенә карын маена юнәлгән бәләкәй калкулык бар – майлык калкулыгы (tuber omentale).

o  Арткы өслек (facies posterior) корсакның арткы тышчасына юнәлгән.

o  Алгы өске өслек (facies anteroinferior) аска һәм бераз алга карый.

·       Өч өслек бер-берсеннән өч кырый белән бүленгән – өске, алгы һәм аскы.

Ашказаны асты бизенең койрыгы

·      Ашказаны асты бизенең койрыгы (cauda pancreatis) башыннан өстәрәк урнашкан һәм талакның аскы өлешенә кадәр җитә.

Ашказаны асты бизенең юллары

·       Ашказаны асты бизенең юлы (ductus pancreaticus) гомуми үт юлы белән тоташып гомуми тишек белән 12 и.э зур имчәгенә ачылалар.

·       Ашказаны асты бизендә  гомуми юлга өстәвенә, гадәттә, өстәмә ашказаны асты бизенең юлы (ductus pancreaticus accesorius) бар, сыекчаны ашказаны асты бизенең баш өлешеннән җыеп, 12 и.э. кечкенә имчәгендә ачыла.  

Төзелеше

Ашказаны асты  бизен 2 өлешкә бүләләр:

·      Тышкы секретор өлеше. Бизнең төп өлеше  панкреатик сыекча эшләп чыгара, анда ашкайнату ферметлары бар  (амилаза, липаза, трипсин); сыекча язылган юллар белән 12 и.э.чыгарыла.

·      Эндокрин өлеше (эчке секреция). Бизнең кечкенә өлеше ашказаны асты бизенең (Лангерганс) утраучыклары (insulae pancreaticae) дип атала, ул күзәнәкләр төрле гормоннар (мәсәлән, инсулин һәм глюкагон, алар канда шикәр күләмен көйлиләр) эшләп чыгарып, кан тамырларына аларны тапшыра.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.