Ашказар
| Ашказар | |
|---|---|
| Кушыла: | Агыйдел |
| Кушылдыгы | Балталы, Беркутла, Зур Балыклы, Карамалы (Ашказар кушылдыгы), Кундряк, Ночаелга, Ольховка[d], Сухайля, Чытырман (Ашказар кушылдыгы), Тюрюшля (Ашкадар кушылдыгы) һәм Стәрле |
| Су җыю бассейны | Идел бассейны[d] |
| Бассейн мәйданы | 3780 км² |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
| Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 126 метр |
| Озынлык | 165 km |
| Бассейн категориясе | [d] |
![]() | |
һәм
Ашказар (Ашкадар), елга, Агыйдел елгасының сул кушылдыгы. Федоровка районы Өчбүләк авылыннан көнбатышка таба 2,2 км еракта башлана. Федоровка районында төньяк көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба ага, Михайловка авылы тирәсендә төньяк-көнчыгышка борыла һәм Стәрлебаш, Мәләвез, Стәрлетамак районнары буйлап Агыйдел елгасына (тамагыннан 743 км еракта, Стәрлетамак ш. тирәсендә) коя.
Озынлыгы 165 км, бассейн мәйданы 3780 км², гомуми түбәнәюе 271 м. Башлыча кар суы белән туена. Еллык акманың 81,1% ы язгы (апр.—май), 13,1% ы җәйге-көзге (июнь-окт.) һәм 5,8% ы кышкы (нояб.—март) чорларга тура килә. Уртача еллык су чыгымы (м³/с): Стәрлетамак районы Веселый авылы тирәсендә – 10,4, тамагында – 16,7. Бассейнның көнбатыш өлеше Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы чикләрендә урнашкан. Көнчыгыш өлеше балчыклы, комлы балчыклы һәм комлы грунтта зур булмаган убалар белән уйсу тигезлектән тора. Үзәне өске пермьнең казан ярусы эзбизташлары, доломитлары, мергельләре, аргилитларыннан гыйбарәт. Ландшафтлары типик кара туфрактагы төрле үләнгә бай, бүтәгән-кылганлы дала һәм болыннардан тора. Бассейн территориясенең якынча 5% ын урман каплаган, 70% ы сөрелгән. Федоровка районы Дедово һәм Базелево авыллары тирәсендә буалар бар. Кушылдыклары: уң – Сухайлы; сул – Кече Балыклы, Олы Балыклы, Күндерәк, Стәрле һ.б.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)
