Ашламалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ашламалар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ашламалар
Commons-logo.svg Ашламалар Викиҗыентыкта

Ашламалар җирнең уңдырышлылыгын, яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларының уңышын гына түгел, ә бәлки аларның сыйфатын да күтәрәләр. Аеруча билгеле һәм

һәрбер бакчачы яки яшелчәче таба ала торган органик ашламалар — алар да булса үсемлекчелек һәм терлекчелек калдыклары. Органик ашламаларга тирес, тирес сыекчасы, фекалий, торф, торф-тирес компостлары, кош тизәге, өйдән чыккан чүп-чар, ләм, төрле куак яфраклары керә.

Тирес. Яшелчәчеләр һәм бакчачылар еш кына туфракка азотлы, фосфорлы һәм калийлы минераль ашламалар кертәләр, әмма кирәкле сыйфатлы теләгән уңышларын ала алмыйлар. Хикмәт менә нәрсәдә: яхшы сыйфатлы югары уңыш алу өчен күп кенә башка туклыклы матдәләр дә кирәк, ә алар әле кулланыла торган минераль ашламаларда юк. Бу кимчелекне бары тик тулы кыйммәтле тирес кертеп кенә бетерергә мөмкин. Бер тонна тирес белән туфракка 5 кг га кадәр азот, 2,5 кг фосфор, 6 кг калий, 2 шәр г марганец һәм бакыр, 0,4 г молибден, 0,3 г бор, 0,2 г кобальт, ә барлыгы 30 кг чамасы туклыклы матдәләр кертелә, аларның исә яртысыннан артыгын кальций һәм магний тәшкил итә.

Тирес һәм башка органик ашламалардагы органик матдә туфракның физик-химик үзлекләрен яхшырта, аны көпшәкләндерә, җылыта, артык югары концентрациядәге тозларның зарарлы тәэсирен бетерә, үсемлекләрнең минераль ашламалар белән үзара тәэсир итешүләреннән килеп чыга торган әчелекне киметә. Туфракта органик матдә никадәр күбрәк булса, анда микроорганизмнар шулкадәр активрак яши. Шуның нәтиҗәсендә үстерелә торган җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә радиоактив һәм агулы матдәләрнең, гербицидларның тискәре тәэсире нейтральләшә. Тиреснең сыйфаты аның нинди терлектән чыгуына, малтуарны ашату ысулларына, аслыкның төренә, тиресне ничек саклауга һәм файдалануга бәйләнгән. Составындагы су микъдарына карап тиреснең кайнары (ат, сарык тиресе) һәм салкыны (мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар астыннан чыккан тирес) була. Кайнар тирес тиз таркала һәм парниклар, җылытылган түтәлләр өчен яхшы биоягулык була ала.

Туфракка инфекция һәм чүп үлән орлыкларын кертмәү өчен яңа чыккан тиресне җир ашлауда бик саклык белән генә файдаланырга һәм культураларның барысына да кертмәскә кирәк. Тиресне ярымчерегән хәлдә куллану яхшырак булыр, Аны барлык культуралар астына көзеннән кертеп калдыралар. Яз көне исә таркалган тирес кертү яхшырак. Шуны да белү кирәк: органик ашламалар туфрактагы туклыклы матдәләрне тулыландырып кына калмый, ә бәлки анда кертелә торган минераль ашламаларның да нәтиҗәлелеген күтәрә. Бу ашламаларны дөрес кушканда туфракның уңдырышлылыгын озак сакларга һәм участоктан продуктларның күбрәк чыгуына ирешергә мөмкин. Тирес үсемлекләрне башлыча фосфорлы-калийлы туклану белән тәэмин итә, аңа азотлы минераль ашламалар өстәү дә начар булмас.

Тирес сыекчасы, киресенчә, азотка һәм калийга бай, ә фосфор микъдары аз, аңа фосфорлы минераль ашламалар өстәргә кирәк. Тирес сыекчасы терлекләр идегеннән тора, аңа кайчакта яңгыр һәм кар сулары, абзар юган сулар кушыла. Тирес сыекчасында азот һәм калий күп, үсемлекләр аларның 60—70 процентын үзләштерә. 6—10 тапкыр су кушылган тирес сыекчасың үсемлекләрне өстәмә тукландыру өчен файдаланалар. Шакшы сулар чокыры фекалийләрендә 0,5—0,8% азот, 0,2—0,4% фосфор һәм 0,2—0,3% калий бар. Алар ашламага торфлы компостларга кушып файдаланыла. Агач ябалдашы тирәли сай гына канауларга сибеп чыгып чиста килеш тә кертергә мөмкин.

Торф — дымлылык югары булганда һәм һава җитәрлек кермәгәндә начар таркала торган үсемлек калдыклары ул. Торф никадәр яхшырак таркалган булса, аннан алынган ашлама шулкадәр сыйфатлырак.

Торфның таркалу дәрәҗәсен белү өчен аның бер кисәген ак кәгазьгә сөртеп алып, шул кәгазьне киптереп карау да җитә. Әгәр кәгазьдә күпсанлы җепселле төссез яки бераз гына саргылт эз калса, торфның таркалуы 10% тан түбән, сөртелгән эз сары һәм җиңелчә кызгылт көрән яки аксыл сары төстә һәм аз гына җепселле булса — таркалу 10—20%. Таркалу дәрәҗәсе 20—35% булганда җепселләрсез кызгылт көрән яки сыек көрән, 35—50% булганда көрән төстәге яки карасу көрән, я кара төсмерле эз кала. Әгәр караңгы яки кара-көрән төстәге урыннарында бармак эзләре дә сакланса, торф 50% тан күбрәккә таркалган дигән сүз. Андый торфны ашламага чиста килеш тә кулланырга мөмкин. Начар таркалган торфны (мүкле һәм күчмә сазлыклардан) тирес яки фекалийләр белән кушып компостлау яхшырак булыр. Торфта 3% ка кадәр азот бар, ләкин беренче елда ул үсемлекләргә килми. Торфтан ТМАУ-6К һәм ТМАУЗ концентрат ашламалар, шулай ук «Фиалка» дип аталган прессланган тукландыру грунты ясыйлар. Пакетларның тышында бу ашламаларны куллану буенча рекомендацияләр басылган.

Мүкле торфны теплица грунтына кушып та, торф-черемә чүлмәкләр ясау өчен дә файдаланалар. Уйсулык торфын ашламага һәм торф-черемә чүлмәкләр ясау өчен файдалану алдыннан озак кына киптерәләр һәм ачык мәйданчыкларда җилләтәләр. Шуннан соң ул чәчүлекләрне мүлчәләүгә дә яраклы була. Артык кипкән торф белән комлы туфракларны ашларга ярамый, чөнки ул дымны тотмый һәм үзе таркалмый.

Торф-тирес, торф-фекалий һәм җыелма компостлар була. Шәхси яшелчә бакчалары һәм дача участоклары өчен иң әйбәте — җыелма компостлар. Андый компостларны ясау өчен авырулар, корткычлар белән зарарланмаган һәм чүп үлән орлыклары кушылмаган үсемлек калдыклары, яшелчә кабыклары, пычкы чүбе, йомычка, көл, корым, ишегалды чүп-чары, яфраклар, кәсле яки башка төр туфрак, фекалийләр кебек барлык ташландыкларны файдаланалар. 1,5—2 м киңлектә һәм шундый ук озынлыктагы әзер мәйданчыкка 20—30 см калынлыкта 50—70% дымлылыктагы яхшылап җилләтелгән торф, яфраклар, туралган салам, кәсле яки башка төр туфрак җәяләр. Аннары шундый ук калынлыкта диярлек төрле чүп-чар, ташландыклар өяләр һәм фәкаль массасы яки тирес сыекчасы (тик кер юуудан чыккан сулар ярамый) белән юешлиләр, 2—3% известь яки көл кушалар, 5—6 см калынлыкта торф яки туфрак тараталар һәм кабат төрле ташландыклар өяләр.

Штабельнең биеклеге 1,5 м га җиткәч аны өстән һәм ян-якларыннан 10—15 см калынлыкта торф яки туфрак белән томалыйлар. Яңгыр сулары һәм 30—40 көннән сибелә торган төрле сыеклыклар агып чыкмасын өчен штабельнең кырыйларын бераз биегрәк итәләр. Салганнан соң 40—50 көннән компост өемен сәнәкләр белән яхшылап болгаталар. Салкыннар алдыннан штабельне 30—40 см калынлыкта туфрак һәм куак ботаклары белән каплап куялар.

Кыш көне тагын кар белән дә күмәләр. Компостны ул бертөрле кара массага әйләнгәч, ә’ фекалит массасын—-компостка салгач ким дигәндә 8—9 айдан файдаланырга ярый. Шушы вакыт эчендә югары температура тәэсире белән компосттагы авыру тудыручы микроблар бетә. Чүп үләннәрен һәм яшел ашламаларны торф белән бергә кушып компостлау да файдалы булыр (1 өлеш яшел масса һәм 9—10 өлеш торф). Андый компостка 2% фосфорит оны яки бераз гына суперфосфат кушу да яхшы. Яхшылап әзерләнгән компостлар тирескә тигезләшәләр. Әгәр инде чиста, ярым таркалган тиресне азотлы ашламалар белән баеталар икән, компостларга исә калий кушарга кирәк. Бәрәңге, мәсәлән, туфрактан калийны күп чыгара. Димәк, бу культура өчен калий белән баетылмаган торф-тирес компостын куллану файдасыз. Бәрәңге өчен калийга, фосфорга һәм микроэлементларга бай булган мич көле кушылган компост куллану яхшы. Андый ашлама бәрәңгенең уңышын күтәрә, аның сыйфатын яхшырта һәм үсемлекләрне күп кенә авырулардан саклый. Көлне, әче торфтан кала, органик ашламалар белән кушу киңәш ителми. Болай эшләүнең азотның шактый югалуына китерүе ихтимал.

Кош тизәге — иң концентрацияләнгән органик ашлама. Коры тизәктә 5% азот, 4% фосфор, 2—3% калий бар. Үзлекләре буенча кош тизәге тиресне узып китә, ә тәэсир итү тизлеге белән минераль ашламалардан да калышмый. Бер тавыктан елга уртача 6 кг, үрдәктән —8—9, бер каздан—10-11 кг тизәк алалар. Иң концентрацияләнгәне — тавык тизәге: анда азот һәм фосфор башка төр тизәкләрдәгегә караганда ике тапкырга күбрәк. Тизәкләрне бераз гына суперфосфат кушып киптерелгән хәлдә яки 1 : 1 чагыштырмада торф вагы кушып саклыйлар. Аны зур өемнәргә өеп кую киңәш ителми, чөнки алай эшләгәндә 2—3 ай эчендә азотның яртысы очып бетә.

Торф җитмәгәндә кәс туфрагы кулланырга ярый, тик аны тизәк авырлыгының 5—10 нчы өлеше күләмендә генә алалар. Кош тизәген суперфосфат белән кушып 20—30 кг дозаларда төп ашлама буларак көз көне кулланалар; 100 квадрат метрга чиста һәм киптерелгән хәлдә—30—40 кг (бәрәңгегә—29—30), торф белән катнаштырганда—50—100 кг. Үсемлекләрне тизәк белән тукландырганда аны 1:10 яки 1:14 чагыштырмаларда су белән сыеклыйлар. Үсемлекләргә тизәк эремәсе артыннан шунда ук кабат чиста су сибәләр. Үсемлекләрне тукландырганда һәр ояга күп дигәндә 5—6, ә тоташтан керткәндә —10 кв. метрга күп дигәндә 10 кг кош тизәге эремәсе сибәләр.

Өйдән чыккан чүп-чарга төрле кухня отходлары, кәгазь кисәкләре, чүпрәк-чапрак, тузан, көл Һ. б. керә. Әгәр мондый чүп-чарда 30—40% кәгазь һәм чүпрәк-чапрак булса, ул туфракта тиз таркала һәм кыйммәте буенча тирескә якын тора. Аны парникларда биоягулык сыйфатында файдаланырга яки компостларга мөмкин. Чүп-чарны компостларга мөмкин булмаганда яки биоягулык өчен файдалану кирәкмәгәндә аны көз көне, җирне туңга эшкәрткәндә туфракка күмдереп калдыралар.

Тозсыз сулар ләме буалар, күлләр,ә кайчакта елгалар төбендә җыела. Анда черемә күп, 2% ка кадәр азот, 0,2—0,8% калий, фосфор бар. Бераз җилләткәннән соң аны комлы туфракларда бер кв. метрга 3—4 кг исәбеннән төрле культуралар өчен ашлама итеп кулланырга мөмкин. Төрле агач яфракларын, компостлау мөмкинлеге булмаса, җил тими торган җирдә өеп куялар, туфрак белән күмеп икенче елга калдыралар. Икенче елда өемнәрне казып чыгалар, көз көне бу эшне янә кабатлыйлар. Бер-ике елдан яфрак кара туфрак массасына әверелә. Аның белән теләсә нинди культураны ашларга мөмкин.

Минераль ашламаларны, алардагы туклану элементлары микъдарына карап, азотлы, фосфорлы һәм калийлы ашламаларга аерып йөртәләр. Әгәр ашлама составына бер генә туклану элементы керсә, ул гади, ә ике, өч һәм аннан да күбрәк элемент керсә — катлаулы дип санала.

Азотлы ашламалардан промышленность башлыча аммиак селитрасы (анда 34% азот бар), аммоний сульфаты (21%), мочевина (46%) һәм азрак күләмдә — натрий селитрасы (16%) һәм кальций селитрасы (азот 14%) чыгара. Катлаулы ашламалардан аммофоста—12%, диаммофоста —20, нитрофоста —24, диаммонитрофоскада — 17, бакча катнашмаларында 6—12% азот бар. Әле әйтеп кителгән ашламаларның азотлы катнашмалары күпчелек культураларның уңышына һәм сыйфатына бертигез дәрәҗәдә диярлек тәэсир итә. Дозаларны азот, фосфор һәм калий арасындагы чагыштырмаларны дөрес билгеләргә генә кирәк. Азотның җитмәве дә, аның артык булуы да уңышка начар тәэсир итә. Азот җитешмәгәндә үсемлекләр зәгыйфьләнә, уңыш чыгышы кими, ә ул артык булганда — аның сыйфаты начарлана (җиләк-җимеш һәм яшелчәләр азрак татлы була, тәмсезләнә, начар саклана), җимеш агачларының һәм җиләк куакларының кышка чыдамлыклары кими. Шулар белән бергә продуктларда артык нитратлар һәм нитритлар туплана, моның исә организмның агулануына китерүе ихтимал.

Азотка булган ихтыяҗлары буенча яшелчә культураларын шартлы рәвештә 4 группага бүлеп йөртәләр: бик югары (1 кв. метрга 0,4—0,6 кг аммиак селитрасы кертергә кирәк); югары (0,3—0,4 кг); уртача (0,2—0,3 кг) һәм түбән (0,1—-0,15 кг). Беренче группага чәчәк кәбестә, соң өлгерә торган ак кәбестә, ревень; икенче группага — иртә һәм уртача өлгерә торган кәбестә, шпинат, сельдерей, спаржа һәм кабак; өченче группага — кыяр, помидор, бәрәңге, кишер, салат, петрушка, суган, сарымсак, аш чөгендере, гәрәнкә, торма; дүртенче группага редиска, суган (вак суган һәм кыяк суган), борчак, фасоль керә. Башка төрле азотлы ашламаларны (аммиак селитрасы урынына) файдаланганда авырлык коэффициентына төзәтмә ясыйлар: мочевина өчен—0,75; аммоний сульфатына — 1,6; натрий һәм кальций селитрасы өчен —2,25.

Фосфорлы ашламалар үсемлекләр тормышында шулай ук мөһим роль уйныйлар. Фосфор җитешмәгәндә яфраклар ваклана, вакытыннан элек коела, җимешләрнең өлгерүе тоткарлана, аларда шикәр һәм аскорбин кислотасы микъдары кими.

Промышленность чыгара торган фосфорлы ашламаларның иң киң таралганы — гади суперфосфат (суда эри торган фосфор биш скисе микъдары 20% чамасы) һәм икеле суперфосфат (46—48%). Аларның беренчесе порошок яки грануллар, икенчесе — грануллар хәлендә генә чыгарыла. Гранулланган ашламаларны орлыклар белән бергә, рассада утыртканда ояларга һәм бәрәңге бүлбеләре белән бергә рәтләргә кертүе уңайлы. Фосфорит онында фосфор микъдары гади суперфосфаттагы кадәр үк диярлек, тик ул суда эреми һәм кертелгән елда үсемлекләр тарафыннан начар үзләштерелә. Шуңа күрә фосфорит онын 100 квадрат метрга 25—40 кг дозаларда көз көне җирне казыганда яки сөргәндә яки аны үзләштерә башлаганда кертү яхшырак булыр.

Аммофос һәм диаммофос (аларда 50% чамасы фосфор биш окисе бар), диаммонитрофоска, нитрофос, нитрофоскалар (12—17%, бакча катнашмалары (6—12%) кебек катлаулы (комплекслы) фосфорлы ашламалар да кулланалар.

Ашламалардагы фосфор хәтта мул явым-төшемнәр булганда һәм күп су сипкәндә дә туфракта начар хәрәкәт итә. Катлаулы фосфорлы ашламалардан күбрәк файда алу өчен аларны азотлы ашламалар өчен оптималь булган срокларда кертәләр. Мондый очракта үсемлекләр үзләштерелмәгән фосфор киләсе уңыш өчен туфракта аның запасларын тулыландыра бара.

Фосфорга булган ихтыяҗлары буенча яшелчә культураларын 3 группага бүлеп йөртәләр: югары таләпчәннәр (1 квадрат "метрга 0,3—0,5 кг гади суперфосфат), уртача таләпчәннәр (0,2—0,3 кг) һәм ашламаларга начар җавап бирүчеләр (0,15—0,2 кг/м2). Беренче группага-бәрәңге, чәчәк кәбестә, ак кәбестә, спаржа кәбестәсе, кишер, кыяр, кабак, ревень, фасоль, керән; икенче группага салат, борыч, петрушка, сельдерей, шпинат, помидор, башлы суган һәм кыяк суган керә. Фосфорны барыннан да азрак кресс-салат, батун суган, редиска, аш чөгендеренә кертәләр.

Икеле суперфосфат, аммофос һәм диаммофосны файдаланганда аларның дозалары 2,5 тапкырга кимрәк, ә нитрофос, нитрофоскалар, нитроаммофоскаларныкы 20—30% ка күбрәк кулланыла. Яңа бакча утыртканда җирне тирән сөргәндә органик ашламалар белән бергә 100 квадрат метрга 12—15 кг гади суперфосфат кертәләр.

Калий җитешмәгәндә үсемлекләр начар үсә, аларның яфрак һәм җимешләре коела, ә җимешләре өлгерсәләр дә бик начар булалар һәм озак сакланмыйлар. Калий, фосфор кебек үк, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә шикәрләр һәм С витамины туплануга уңай тәэсир итә. Ул үзагачның өлгерүен тизләтә һәм куакларның кышка чыдамлылыгын, үсемлекләрнең гөмбә авыруларына каршы торучанлыгын күтәрә.

Калийлы ашламаларның бөтенесе дә суда эрүчән. Хлор кайберләрендә бар, ә кайберләрендә юк. Составларында хлор булганнарына хлорлы калий (калий ике окисеның микъдары 60%), калий тозы (40%), хлоркалий-электролит (45%), кали-магнезия (27%), калимаг (18%) керә. Ашламаларның соңгы икесендә хлор баштагыларындагыга караганда 10—15 тапкырга кимрәк. Аларда тагын 8—10% магний да бар. Калий сульфатында (калий ике окисе 48%) һәм поташта (65%) хлор бөтенләй юк.

Калий селитрасы (калий микъдары 46%), нитрофоска, диаммонитрофоска (12—17%), бакча катнашмалары да (6—12%) калий чыганагы булып торалар. Салам, яшелчә сабаклары, яфраклар көлендә 15—20%, ә агач көлендә 12% ка кадәр калий бар. Торф һәм ташкүмер көле бу элементка ярлы — аларда аның микъдары 1 % ка кадәр генә.

Калийга булган ихтыяҗлары буенча үсемлекләрне 3 группага бүлеп йөртәләр: югары ихтыяҗлылар (0,2— 0,3 кг/м2), уртача ихтыяҗлылар (0,15—0,20 кг/м2) һәм түбән ихтыяҗлылар (0,1—0,15 кг/м2). Беренче группага бәрәңге, кәбестә, кишер, кыяр, кабак, фасоль; икенчесенә — помидор, салат, борыч, петрушка, сельдерей, шпинат, суган; өченче группага аш чөгендере, батун суган, редиска керә.

Уйсулык торфлыкларда һәм тугай туфракларында калий аеруча кирәкле элемент. Бакчаларда үзләштерелә торган участокны яңадан казыганда яки сөргәндә һәм 100 квадрат метрга 4—5 кг хлорлы калий кертәләр. Кәүсә тирәләрен казыганда исә тагын һәр квадрат метрга 20—30 г хлорлы калий кертәләр.

Торфлы һәм комсу туфракларда яшелчә һәм җиләк-җимеш культуралары астына азотлы-фосфорлы-калийлы ашламалар белән бергә магнийлы һәм күкертле ашламалар да кертәләр. Магний һәм күкерт җитешмәгәндә аларны ел саен кали-магнезия яки доломит оны (100 квадрат метрга 2—3 кг) кертә барып тулыландырырга мөмкин.

Көл — һәркем әзерли ала торган кыйммәтле ашлама. Күпләр исә көлне аз нәтиҗәле ашламаларга кертәләр, һәм аны санга сукмыйлар. Промышленность чыгара торган минераль ашламаларны көлдән өстенрәк саныйлар, ә бит агач көле (бигрәк тә каен утыныннан чыкканы) игелә торган культураларның уңышына, аның сыйфатына тәэсир итү буенча алардан хәтта узып та китә. Көлдә, азоттан кала, үсемлекләр өчен кирәк булган бөтен туклыклы матдәләр бар. Анда калий күп (4—20%), фосфор бераз азрак (2—7%) һәм кальций барысыннан да күбрәк (20—36%).

Бор, марганец, молибден, цинк, бакыр һ. б. кебек микро элементлар да бар, аларга исә аеруча чөгендер, бәрәңге, кишер һәм башка яшелчә культуралары мохтаҗ. Известьле материаллар урынына көлне әче туфракларны известьләү өчен дә файдаланырга мөмкин. Мич көленең кыйммәте шуның белән билгеләнә: андагы калий һәм фосфор үсемлекләр өчен үзләштерерлек формада була. Көлдә калий карбонаты (поташ) күпчелекне тәшкил итә. Анда микроорганизмнар һәм үсемлекләр өчен зарарлы элемент — хлор бөтенләй юк диярлек. Шуңа күрә көлне бәрәңге, җир җиләге, кура җиләге кебек хлорны сизүчән культуралар өчен куллану аеруча файдалы. Көл әче туфракларда үсемлекләрнең үсүе, микроорганизмнарның, бигрәк тә азотны тотучы бактерияләрнең эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыра һәм шуның белән үсемлекләрнең азотлы туклануларын яхшырта.

Җирләрне ашлау өчен үлән үсемлекләр, яфраклы һәм ылыслы агачлар һәм тирес көле генә кыйммәтле. Ташкүмер ягудан чыккан көлне ашламага түгел, туфракны мүлчәләү өчен генә кулланалар. Селтесеаләнмәсен, су белән бергә калий һәм микроэлементларын югалтмасын өчен көлне яңгыр тими һәм кар керми торган урыннарда саклыйлар.

Авыр туфракларга көлне көз һәм яз көне, ә комлы һәм комсу җирләргә, калий юылып чыкмасын өчен, бары тик язын гына, 100—200 г/м2 дозаларда кертәләр. Бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә, кыяр һәм башка яшелчә культураларына көлне буразналарга һәм ояларга кертү яхшырак булыр. Көл бүлбеләрне яки үсемлек тамырларын яндырмасын өчен аны черемә, тирес, торф белән катнаштырып кертәләр. Азоты очмасын өчен тирескә көлне туфракка кертү алдыннан гына кушалар. Авыр туфракларда көлне җиргә кертү алдыннан ком белән кушарга мөмкин.

Кайбер яшелчәчеләр көлне яхшы таркалган торф белән (1:1) кушалар һәм һәр ояга яртышар стакан салып чыгалар. Рәт араларын эшкәрткәндә көлне бәрәңге, яшелчә культуралары, җир җиләген (мыекчаларын кискәннән соң) өстәмә тукландыру өчен файдаланырга була. Тукландыру өчен көлне коры килеш тә һәм суда җебетеп тә файдаланалар. Бер чиләк суга 50—150 г көл алалар. Көлнең фосфорлы эреми торган калдыгы һәр үсемлеккә тигез эләксен өчен тукландыру вакытында эремәне туктаусыз болгатып торалар. Беренче тапкыр тукландырганда бер чиләктә 50—100 г көл эретәләр, аннары аны 150 граммга җиткерәләр.

Кәбестә, кыяр, помидорның һәр төбенә яртышар литр эремә салалар. Аның алдыннан үсемлекләр тирәли сай гына буразналар ясап, эремә сипкәннән соң аларны юка гына туфрак белән күмеп чыгу яхшырак булыр. Көл һәм аммиаклы ашламаларны (аммиак селитрасы, аммоний сульфаты, шулай ук тирес сыекчасы, кош тизәге) бер ук вакытта кулланганда, азот очмасын өчен, аларны коры килеш тә, сыек хәлдә дә бергә катнаштырырга ярамый.

Көл ашлама гына түгел, ә бәлки үсемлекләрне гөмбә авыруларыннан да саклый. Әгәр бәрәңге җиренә көл, бигрәк тә каен утыны көле кертсәң, аның бүлбеләре яхшырак үсә, аларда крахмал микъдары арта, таралып пешә, үсемлекләргә фитофтороз азрак тия. Көл белән ашланган кәбестә һәм гәрәнкә килә белән, ә чөгендер үзәк череге һәм койрыкча череге белән азрак авырый. Көл сибеп яшелчә культуралары шытымнарыннан төрле бөҗәкләрне дә биздерергә мөмкин. Болай эшләгәндә чөгендер шытымнары тамырашар белән азрак зарарлана. Селте әзерләү өчен 300 г көл алалар, илиләр, өстенә кайнар су коялар һәм 20—30 минут кайнаталар. Кайнатманы утырталар, сөзәләр һәм 10 л га кадәр су салалар. 40—50 г сабын кушалар.

Андый селтене җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчаларының күп кенә авырулары һәм корткычларына каршы файдаланалар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]