Ашык уены
Ашык | |
---|---|
![]() | |
2-3, 4-5 | |
ачык һавада | |
төз ату |
Ашык (каз. асық, кырг. ашык, чүкө, карач.-балк. ашык, үзб. ошиқ, төр. aşık, төрекм. aşyk) — борынгы төрки халыклар арасында, бигрәк тә соңгы дәверләргә кадәр күчмә тормышта яшәгән казакъ, каракалпак, башкорт һәм башка халыкларда, шулай ук татарларда киң таралган уен[1] Ашык уенының күп төрләре булган. Русларның кузна[d] (рус. бабки) уенына охшаган [2].
Ашык уенын елның җылы вакытында ачык һавада уйныйлар. Ашык уены балаларда күз үлчәмен үстерә, җитезлек барлыкка килә.


Ашыкның тасвирламасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ашык ― озынча, почмаклы сөяк, сарык, кәҗә, сыерларның үкчә өстендә урнашкан яки арт аяк тезләрендә була торган дүрт почмаклырак сырлы-сырлы сөяк?! кисәге. Дүрт ягы дүрт төрле формада. Чокырлы киң ягы чек дип аталган. Икенче бөкреле-шешле ягын бөк дигәннәр. Озынча тар, әмма тигезрәк ягын тәйкә, каршы яктагы сырлы-чокырлы дүртенче ягын алчы дип атаганннар[1].
Ашыклар уенда ике төргә бүленгәннәр: гади ашыкларга һәм сакага. Сака дип башка ашыкларны сугар өчен махсус сайланып алынганына әйтәләр. Ашыкларны ераккарак бәрер өчен, сака авыр булырга тиеш булган. Авыр булмаса, аны авырайтырга тырышканнар. Моның өчен, саканың берәр җирен тишеп, аның эчен куышлаганнар да, шунда кургашын кебек берәр авыр эремә тутырганнар. Тишекне яңадан ямап куйганнар[1]. Хан, бәк балалары исә саф алтыннан сака койдырганнар[3]. «Алтын сака» дигән сүз шуннан киткән.

Уйнаучылар саны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Уенда ике-өч, хәтта дүрт-биш кеше катнаша ала[1].
Уен тәртибе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Иң элек катнашучыларның һәрберсе икешәр, өчәрдән ашык чыгарып, алчы яки тәйкә якларына бастырып, аларны бер җиргә рәт-рәт тезеп куялар. 5-6 адым җирдән шул ашыкларны әлеге сака белән бәрергә кирәк.
Беренче сугучыны сака ярдәмендә шобага салып билгелиләр. Аның өчен уйнаучыларның берсе үз сакасын җиргә чөереп җибәрә: сака ничек, кайсы ягы белән өскә карап төшә? Беренче сугу хокукын алыр өчен сакаңның алчы яки тәйкә ягы белән басуы шарт. Бөк яки чек булып төшсә, икенче уенчы үз сакасын чөереп җибәрә. Шобага нәтиҗәсендә, берсенең сакасы алчы баса һәм ул беренче булып бая тезеп куйган ашыкларны суга башлый. Моның да үзенчә кагыйдәсе бар: билгеле бер ераклыктан сугалар, бәрелгән ашык та мөмкин кадәр ераккарак китәргә тиеш. Сакаң тисә, бәрелгән ашык синеке, тагын бер кат сугарга хакың бар, тагын тисә, тагы сук. Тимәсә, нәүбәт икенче уйнаучына күчә.
Ярыша-ярыша уйнау дәвамында бер уенчы күбрәк ашык ота, икенчесе отыла. Ниһаять, берсенең ашыгы бөтенләй бетә, уен да тәмамлана[1].
Иң кечкенә балалар өчен уенның бик гади «Ханны талау» варианты бар. Түгәрәккә утырган балалар алдына бер өем ашыклар коела һәм «Ханны таларга» дигән команда яңгырый, балалар өемнән күбрәк ашыклар алырга омтыла. Шуннан соң һәр баланың ашыклары исәпләнә, шулай итеп, уен балаларны санауга өйрәтергә ярдәм итә.

Яңа заман
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кыргызстанда ашыклар ярдәмендә уйналучы яңа милли уен «Айкур» уйлап чыгарылган, аның 20 дән артык төре бар. Уен махсус салоннарда, махсус өстәлләрдә уйнала[4].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Миркасыйм Госманов. Серле балбал. К.:ТКН, 1984. – Б.9–11.
- ↑ Бабки, игра. Викитека
- ↑ Энциклопедия игрушек. әлеге чыганактан 2012-09-05 архивланды. 2011-12-05 тикшерелгән.
- ↑ "Золотой" айкур для мужчин. Элитные настольные игры в альчики. Sputnik Кыргызстан, 21.09.2016(рус.)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Миркасыйм Госманов. Серле балбал. К.:ТКН, 1984. – Б.9–11.
- Татар балалар фольклоры / төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- UB Post: tournament report
- The Silver Horde: description and rules 2011 елның 1 октябрь көнендә архивланган.