Аю өне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аю өне latin yazuında])
Аю өне
Кара аю балалары белән үрге өндә

Аю өне — аюның табигый шартларда ятып кышлау капламасы. Сирәк очракларда башка төр имезүчеләрнең дә оясын өн диеп атыйлар.

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аю өне махсус казылган өндә, агач куышында (гималай аюының), агач тамыры астындагы чокырда, ярылган кырмыска иләвендә урнашуы мөмкин. Аюлар өн ясауны алдан ук хәстәрлиләр, әмма кар явар алдыннан гына кышкы йокыга талалар. Хәзерге заман аучылары аю өннәрен югары һәм грунт өннәренә бүләләр. Югаргы аю өне дип җир өстендә корылган өнгә карата әйтелә. Әгәр аю торлагының иминлегенә ышанмый икән, өне аюның җәйге яшәү урыныннан ерак торырга мөмкин. Күп кенә аюлар өннәрен күршеләш итеп төзи, тик яз көне алар янә төрле якларга таралышып китә. Билгеле булганча, ана аюлар өнне ата аюларга караганда яхшырак төзи[1].

Сайлап алынган өенә аю ботак, мүк һәм коры яфраклар сала, ә өстенә чыбык-чабык, чүп-чар һәм чыршы ботаклары җәеп сала. Ата аю өненә ялгызы, ә ана аю кайчагында узган елгы аю балалары һәм бер яшьтән зуррак “тәрбияче” аюкай (пестун) белән, өстәвенә, һәрчак өннең алгы ягында ята. Барлык аюлар да өндә йомгак сыман бөгәрләнеп, йөзләрен күкрәкләренә терәп һәм аякларын битләре алдында сатрашлап ята; шуңа күрә аюлар кышын үзләренең тәпиләрен имә дигән хаталы фикер барлыкка килгән. Хайваннар чыгу тишегенә таба карап ятканлыктан, аларның сулышыннан аю өненең тамагы, шулай ук якын-тирәдә торучы агачлар һәм куаклар саргылт бәс белән каплана, ул ачык урыннарда ерактан күренә һәм еш кына җәнлекләрне аучыларга “сата”. өннең янында җәнлек эзләре булмавы да аның иң мөһим билгесе булып тора, чөнки хайваннар, аюдан куркып, үзләре өчен куркыныч урынны[2] ары урап уза. Көрән аюлар өннәренә ноябрь аенда ята, март аенда уяна. Шунда ук аларның балалары да туа.

Аулау һәм саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аю күргән бөтен саклык чараларына карамастан, кешеләр кайчагында аны «өнендә» аулый. Шул ук вакытта кеше аның өнөнә үзе керми, ә киресенчә, хайванны өненнән ничек булса да чыгарырга тырыша.

Экологлар «аю өненә» сунарны тыерга тырыша. Моннан тыш, табигать саклау оешмалары сирәк очрый торган аюларның өннәрен эзләү һәм теркәү белән дә шөгыльләнә. Әйтик, 2009 елда Чукотка ярымутрауындагы ак аю һәм көрән аю өннәрен тикшерү оештырыла[3], 2001-2009 елларда — Уссурия тыюлыгында гималай аюлары өннәрен киң колачлы эзләү уздырыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бурый медведь (Ursus arctos) // ЗооКлуб: Мегаэнциклопедия о животных
  2. Берлога // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  3. На Чукотке ученые завершили поиски берлог белого медведя. REGNUM (20 апреля 2009). әлеге чыганактан 2012-09-12 архивланды. 2010-08-13 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]