Аяз Шәфигуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аяз Шәфигуллин latin yazuında])
Аяз Шәфигуллин
Туган 18 гыйнвар 1972(1972-01-18) (52 яшь)
Яссы Тугай авылы, Баулы районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Мәскәү дәүләт аграр-инженер университеты
Һөнәре район башлыгы
Сәяси фирка Бердәм Россия

Аяз Әдип улы Шәфигуллин (1972 елның 18 гыйнвары, Яссы-Тугай авылы, Баулы районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Ютазы муниципаль районы башлыгы (2020 елдан). «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[1]

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аяз Шәфигуллин 1972 елның 18 гыйнварында Татарстан АССРның Баулы районы Яссы-Тугай авылында туа. 1994 елда Мәскәү дәүләт аграр-инженер университетын тәмамлый.

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, 1994 нче елда «Уңыш» җаваплыгы чикләнгән ширкәтлекнең баш инженеры булып хезмәт эшчәнлеген башлый. 1996 елдан «Уңыш» хуҗалыгы рәисе. 2000—2001 елларда Ютазы УЭООСЫ начальнигы. 2003 елның июленнән декабрь аена кадәр «Ютазы авыл хуҗалыгы техникасы» ААҖ башкарма директоры. 2003 елдан «Уңыш» башлыгы вазыйфаларын башкаручы, 2004 елдан башлыгы булып эшли.

2017 елның декабрендә Татарстан Республикасы Ютазы районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы итеп билгеләнә. 2019 елның 19 сентябрендә Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[2]. 2019—2020 елларда Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2023 елның 23 сентябрендә, IV чакырылыш Ютазы районы депутатлар советының беренче утырышында, Аяз Шәфигуллин Ютазы муниципаль районы башлыгы итеп сайлана[3].

Өйләнгән. Улы һәм кызы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]