Аңкау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аңкау latin yazuında])
Аңкау
Өлеш авыз[d]
Урынлашу авыз куышлыгы[d]
Идентификаторлар
TA A05.1.01.102
FMA 54549
Аңкау
Сурәт
Анатомик урнашуы авыз куышлыгы[d]
Иннервируется верхнечелюстной нерв[d]
WordLift сылтамасы data.wordlift.io/wl01714/entity/palate[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C12229
 Аңкау Викиҗыентыкта

Аңкау (palatum)

Аңкау ике өлештән тора – лайлалы катлау белән капланган каты һәм йомшак аңкау.

Каты аңкау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(palatum durum) аңкауның алгы 2/3 урынын ала һәм сөяк нигезле (сөякле аңкау).

o   Аңкау җөе (raphe palati) сөякле аңкау ясаучы сул һәм уң сөякләр арасында урнашкан. Каты аңкауның алгы өлешендә берничә аркылы аңкау җыерчыклары (plicae palatinae transversae) урнашкан.

Йомшак аңкау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

яки аңкау пәрдәсе (palatum molle яки velum palatinum) арткы өчтән бер өлешен алып тора һәм мускуллар һәм фиброз пластинкадан тора – аңкау апоневрозы (aponeurosis palatina).

o  Йомшак аңкауның алгы кырые каты аңкауның арткы кырыена тоташа. Йомшак аңкауның арткы кырые аска салынып тора һәм уртасында аның кечкенә үсентесе бар – аңкауның кече теле (uvula palatine).

o  Кырыйга йомшак аңкау һәрбер яктан ике ядәч булып сузыла (рәс. 1.3).

§  Алгы аңкау-тел ядәче (arcus palatoglossus) йомшак аңкауны телнең кырые белән тоташтыра.

§  Арткы аңкау-йоткылык ядәче (arcus palatopharyngeus) йомшак аңкауны йоткылыкның кырые белән тоташтыра.

§  Алгы һәм арткы ядәч арасында уем бар – бадәм чокырчыгы  (fossa tonsillaris), анда аңкауның бадәмы урнашкан. 

§  Аңкауның бадәмы (tonsilla palatina) овал формасында лимфоид тукыма тупламасын тәшкил итә. Аның медиаль ягында уемнар бар – крипталар.

 Истә тотарга кирәк, әлеге бадәмнардан 1 см аралыкта зур тамыр уза – эчке йокы артериясе.  

o  Йомшак аңкау түбәндәге мускуллардан тора (рәс. 1.3):

§  Аңкау-тел мускулы (m. palatoglossus) аңкау-тел ядәченнән йомшак аңкауның аскы өслегеннән алып телнең кырый ягына кадәр сузылып, анда телнең аркылы мускулы булып дәвам итә.

§  Аңкау-йоткылык мускулы (m. palatopharyngeus) аңкау-йоткылык ядәчендә аңкау апоневрозыннан алып йоткылыкның кырый тышчасына кадәр сузыла. Мускул йомшак аңкауны төшерә һәм йоткылыкны күтәрә, шул вакытта йоткылык кыскара һәм йомшак аңкау арткы тышчасына кысыла.

§  Аңкау пәрдәсен күтәрүче мускул (m. levator veli palatini) чигә сөякнең ташлы өлешенең аскы өслеге һәм ишетү көпшәсенең кимерчәкле өлешеннән башланып, аңкау апоневрозына кушыла. Йомшак аңкауны күтәрә.

§  Аңкау пәрдәсен киерүче мускул (m. tensor veli palatini) чөйсыман сөякнең кылы һәм ишетү көпшәсенең ярылы өлешеннән башланып, чөйсыман сөякнең канатсыман үсентесенең ыргагы аша күчеп, медиаль якка борыла һәм аңкау апоневрозына кушыла. Йомшак аңкауны аркылыга суза.

§  Кече тел мускулы (m. uvulae) аңкау апоневрозыннан кече телгә таба бара. Кече телне кыскарта.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.