Эчтәлеккә күчү

Башкортстан Фәннәр академиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан Фәннәр академиясе latin yazuında])
(БР ФА битеннән юнәлтелде)
Башкортстан Фәннәр академиясе
(БР ФА)
Оештырылган

1991

Президент

Әлфис Гаязов[1]

Урнашу

Россия байрагы Россия Федерациясе, Уфа

Юридик адрес

Киров ур., 15, Уфа, Башкортстан, Россия

Сайт

http://www.anrb.ru

Башкортстан Фәннәр академиясе (баш. Башҡортостан Фәндәр академияһы, рус. Академия наук Башкортостана) — Башкортстан Республикасының баш фәнни оешмасы.

Республика Фәннәр академиясе Башкортстан ССРы Югары Советы Президиумы карары белән 1991 елның 6 февралендә оештырыла.

Академия республика фәнни оешмаларының, югары уку йортларының тикшеренү, инновация эшчәнлеген интеграцияләү, аларның үзара бәйләнешен тәэмин итү өлкәсендә зур эш башкара; фән һәм мәгариф, фән һәм икътисад арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга ныклы өлеш кертә. Башкортстан галимнәренең Россиядә, чит илләрдә гыйльми тикшеренүләр алып барган хезмәттәшләре белән аралашуын, тәҗрибә уртаклашуын көчәйтү дә – Фәннәр академиясенең игътибар үзәгендә.

БР ФА соңгы елларда

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы елларда республиканың инновация эшчәнлеген интеграцияләү, фәнни-техник тикшеренүләрнең зур өлеше Башкортстан Фәннәр академиясенән читтә тора (БашНИПИнефть, Буринтех, Петон, РН-УфаНИПИнефть, Башгипронефтехим, Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе каршында "Мотор" фәнни җитештерү берләшмәсе һәм башка инжиниринг ширкәтләре, Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге). Башкортстан Фәннәр академиясе — республика фәненең үзәге булып тормый[чыганагы?].

Бүгенге көндә Башкортстан Фәннәр академиясе гыйльми эш белән шөгыльләнүче берничә бюджет һәм автоном учреждениене берләштерә, республика фәнни оешмаларына методик ярдәм күрсәтә.

Башкортстан Фәннәр академиясе алдагы перспективалары аз. Чөнки бу оешма тулысынча (яки зур өлеше) региональ бюджеттан финанслана, региональ фән бюджеты исә бик кечкенә.

1991 елда оештырыган оешманың Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге белән капма-каршылыгы күзәтелә.