Бабайда кунакта (парк)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бабайда кунакта (парк) latin yazuında])


Бабайда кунакта
Әнәк авылы паркы
Әнәк авылы паркы
ИлРусия Русия
РайонТатарстан Татарстан
Актаныш районы
Әнәк һәм Пучы авыллары

«Бабайда кунакта»Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында урнашкан мемориаль комплекс[1]. 2020 елда Минтимер Шәймиевнең кече Ватанында төзелгән, анда М. Ш. Шәймиев бюсты[2][3], гаилә агачы һәм Татарстанның беренче Президенты биографиясенә катнашы булган башка арт-объектлар урнашкан.

Тышкы рәсемнәр
Фоторәсемнәр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнәк авылында Минтимер Шәймиевкә багышланган мемориаль комплексын төзү нияте турында Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман 2018 елда белдерә[4]. Наталия Фишман: «Мемориаль комплекс булдыру — авылларында «шәһәрдәге кебек парк» булдыру турында хыялланган җирле халык теләге», дип аңлата. Район җитәкчелеге паркны Минтимер Шәймиев хөрмәтенә багышларга тәкъдим итә.

Проектны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 60 млн сумга якын акча тотылган. Минтимер Шәймиевнең уллары Айрат һәм Радикның күп еллар дәвамында дөньяның бай кешеләре рейтингында булуын исәпкә алганда, бу бик тыйнак сумма күренә. Forbes мәгълүматларына караганда, һәр икесенең мөлкәте 1,1 миллиард доллар тәшкил итә[5][6][7].

Парк планы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минтимер Шәймиев бюсты

Парк Әнәк авылының уртасыннан ага торган Сарашлы дигән инеш буйлап ясала. Әнәк авылы паркын төзекләндерү кысаларында парк эскизын архитектор Алмаз Вәлиуллин җитәкчелегендә архитекторлар төркеме (Әлфия Шәфыйкова, Айсылу Вәлиуллина, Лилия Еникиева, Дмитрий Мокрушин) ясаган.

План нигезендә, беренче Президентның биографиясе Актаныш районы һәм бөтен Татарстан тарихы белән тыгыз бәйләнештә торырга тиеш.

Керү юлында кунакларны авыл исеме язылган аншлаг кына түгел, ә Владимир Путин Минтимер Шәймиевның кулын кысып торган зур реклама щиты да каршы ала.

Комплекс составында парк, төзекләндерелгән һәм җәүлеләр өчен юлы булган яр буе, Минтимер Шәймиевның әтисенең йорты (музей)[8], Шәймиевләр династиясенең Гаилә агачы, республикада яшәүче халыкларның бердәмлеген символлаштыручы пергола, Әнәк авылы (гына) күрсәтелгән зур Татарстан картасы урнаштырылган монументаль плитә, таган, сәхнә һәм Минтимер Шәймиев яшь чакта үз куллары белән җыйган радиоалгычның бик зур макеты. Аңа «Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең истәлекләрен тыңлыйсың килсә, монда бас!» язмасы урнаштырылган.

Тиешле төймәсенә басу белән, 11 инфостенд туристларга ТРның беренче Президентының туган ягы турында сөйлиячәк. Стендларны Антон Явхутаның Чаллыдагы «ИнтерМедиаСервис» компаниясе әзерләгән.

Генераль подрядчы — «Татмелиорация» ААҖ (Төзелешне «Татмелиорация» Минзәлә ПМКсы башкара[9]). «ИнтерМедиаСервис» — объектта субподрядчы булып тора һәм паркны 80 % ка якын кече архитектура формалары белән тәэмин итә.

Минтимер Шәймиев бюсты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Парк үзәгендә М. Ш. Шәймиев бюсты куелган (корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент, авторы — сынчы Фәнил Вәлиуллин[10][11]). 2017 елның язында РФ Президенты Владимир Путин Минтимер Шәймиевкә «Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы» исемен бирә. Указ нигезендә, «РФ Хезмәт Каһарманы» титулына ия булган кешегә исән вакытында кече Ватанында бронза бюст кую мәҗбүри.

Россия Федерациясе Хезмәт Каһарманы М. Ш. Шәймиев бюстын һәм комплексны тантаналы ачу 2020 елның 26 августында уза[12][13][14].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рузилә Хәсәнова. Марат Әхмәтов Актанышка килде. aktanysh-rt.ru, 10.08.2020
  2. «В гостях у дедушки»: бюст Минтимера Шаймиева установили на родине Героя Труда. БИЗНЕС Online, 26.08.2020(рус.)
  3. Гөлнар Гарифуллина. Актанышта Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бюст ачылды. Татар-информ, 26.08.2020
  4. «Ему было неудобно, что для него это»: в Татарстане появится парк в честь Шаймиева. БИЗНЕС Online, 16.05.2018(рус.)
  5. Память о Шаймиеве в Татарстане: памятник, парк и гигантский макет приемника. eadaily.com, 14.08.2020(рус.)
  6. Forbes — Айрат Шаймиев
  7. Forbes — Радик Шаймиев
  8. Шәрип Шәймиев музей-йорты. Фотогалерея. 2021 елның 19 октябрь көнендә архивланган. Актаныш районы рәсми сайты
  9. Флура Мусина. Минзәлә егетләре – «Бабайда кунакта». Минзәлә, 15.05.2020
  10. В гостях у Бабая: Минтимер Шаймиев станет виртуальным экскурсоводом по родному Аняково. БИЗНЕС Online, 29.11.2019(рус.)
  11. Актаныш районында Минтимер Шәймиевкә һәйкәл урнаштырылды. Татар-информ, 14.08.2020
  12. Рөстәм Миңнеханов: Минтимер Шәймиев – яшь буын татарстанлылар өчен яхшы үрнәк һәм юнәлеш бирүче дә. 2020 елның 27 август көнендә архивланган. ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев, 26.08.2020
  13. «В гостях у дедушки»: бюст Минтимера Шаймиева установили на родине Героя Труда. БИЗНЕС Online, 26.08.2020(рус.)
  14. Гөлнар Гарифуллина. Актанышта Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бюст ачылды. Татар-информ, 26.08.2020