Бавырҗан Байбәк
Бавырҗан Байбәк Baýyrjan Qydyrǵalıuly Baıbek | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Бавырҗан Кыдыргали улы Байбәк |
Туган | 19 март 1974 (48 яшь) Алматы |
Милләт | казакъ |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | дипломат, шәһәр хакиме |
Сәяси фирка | Аманат[d] |
Җефет | Җанар Ибраһим кызы |
Балалар | кызлары Энҗе, Җаркынай |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | сәясәт фәннәре нәмзәте[d] |
Бавырҗан Байбәк (Бавырҗан Кыдыргали улы Байбәк, каз. Baýyrjan Qydyrǵalıuly Baıbek) — Казакъстанның дәүләт эшлеклесе, илчелек хезмәткәре (1999-2002), Алматы хакиме (2015 елның 9 августыннан), сәясәт фәннәре кандидаты.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1974 елның 19 мартында Алматыда туган. 1994-1998 елларда Алмания Федератив Республикасында Казакъстан президентының «Болашак» халыкара стипендия программасы буенча укый. 3 югары белеме бар: «алман теле» белгечлеге буенча Бремендагы Гёте институтын (1995), «укытучы» белгечлеге буенча Любектагы югары мәктәпне (1998), «халыкара икътисади бәйләнешләр» белгечлеге буенча Урта Азия университетын (2002) тәмамлаган. Сәясәт фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дипломатия хезмәтендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1999-2002 Франкфурт шәһәрендәге Казакъстан баш консуллыгында референт, атташе, Берлиндагы Казакъстанның Алманиядәге илчелегенең икътисад бүлегендә 3- сәркатип.
Казакъстан хакимиятендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2002-2006 Казакъстан президенты хакимиятендә төрле вазифаларда эшли, мәгълүмат һәм тәхлил бүлекчәсе мөдире, Казакъстан президенты беркетмәсе (протоколы) баш инспекторы.
- 2006-2009 Казакъстан президенты протоколы шефы.
- 2009 елның августыннан Казакъстан президенты хакимиятенең җитәкче урынбасары.
- 2013 елның гыйнварыннан «Нур Отан» сәяси фиркасе рәисенең беренче урынбасары.
- 2015 елның 9 августыннан Алматы шәһәре башлыгы (хакиме)[1].
Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Казакъстан Республикасының дәүләт беркетмәсе» (2004, автордаш; 2010).
- «Казакъстан президенты катнашында узган беркетмә чараларын үткәрү өчен гамәли кулланма» (2007). (казакъча)(рус.)
- «Президентның бер елы» (2006, 2007).
Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Казакъ дәүләт хокук университетының багучылар шурасы рәисе (2010).
- С. Әсфәндияров исемендәге Казакъ милли медицина университеты багучылар шурасы әгъзасы (2010).
- Казакъстан президентының «Болашак» халыкара стипендиясе ияләре берлеге шурасы рәисе (2008).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Хөрмәт» ордены (Казакъстан)
- Казакъстан медальләре