Эчтәлеккә күчү

Бавыр яман шеше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бавыр яман шеше latin yazuında])
Бавыр яман шеше
Сурәт
Саклык белгечлеге онкология
Симптомнар гепатомегалия[d], похудение[d], Эч авыртулары, тир[d] һәм сары авыруы[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару ginsenoside Rg3[d][1], сорафениб[d][2] һәм Y-90 microshperes in the treatment of unresectable hepatocellular carcinoma[d]
Генетик бәйләнеш STAT4[3], GRIK1[d][4] һәм C2[d][5]
NCI Thesaurus идентификаторы C3099[6]
 Бавыр яман шеше Викиҗыентыкта

Бавыр яман шешен беренчел һәм икенчел төрләргә аералар. Гадәттә, беренчел яман шеш бавырның алдан кичергән авыруларыннан барлыкка килә. Мондый авыруларга цирроз (кабыклану — паренхиматоз әгъзада фиброз тукыманың нык үсүе), дәвамлы бавыр ялкынсынуы, холангит (үт юллары ялкынсыну), описторхоз (мәче имгеч суалчан паразитлык итүдән килә торган гельминтоз) һ.б. керә.

Икенчел (метастазлы) бавыр яман шеше беренчесенә караганда ешрак күзәтелә. Беренчел бавыр яман шеше 40-60 яшьтәге ир-атларда еш очрый. Гадәттә шеш бавыр күзәнәкләреннән (гепатома) үсеп чыга. Сирәгрәк бавыр эчендәге үт көпшәкчекләрендә холангиома (үт юлларында башланып китә торган зарарсыз шеш) булуы күзәтелә. Бавыр гепатомасы аерым зур төен яки диффуз инфильтраты рәвешендә була.

Беренчел бавыр яман шеше уң як кабырга астында яки корсакның югары өлешендә төрле дәрәҗәдәге авырту барлыкка килүдән үзен сиздерә башлый. Бу авыртулар алга таба түзә алмаслык булалар. Авыру диспепсия (ашкайнату процессы бозылу), аппетит югалу, соңрак ашамлыкларга җирәнү хисе барлыкка килү, косу, кикерү, метеоризм, эч китү белән харак­ терлана. Сырхауны гомуми хәлсезлек интектерә, хәрәкәтләнәсе килмәү, прогрессив рәвештә ябыгуы күзгә ташлана. Авыруның йөзе соргылт төстә була, ул сары белән авыручыны хәтерләтә. Күп вакытта аның корсагына сары су җыела һәм аяклары шешенеп чыга. Беренчел бавыр яман шешенең характерлы билгесе — аның прогрессив рәвештә үсүе. Бавыр аска таба гына үсмичә, өскә таба да үсә башлый. Бик еш азканлылык, температура күтәрелүе, нейтрофиллы лейкоцитоз һәм югары эритроцитлар утыру тизлеге күзәтелә. Сүлле-селтеле фосфатаза, альдолаза, трансаминазаның активлыгы характерлы.

Соңгы елларда диагноз кую өчен күп очракта УЗИ аппараты кулланыла, шешне тикшерү өчен биопсия ясала.

Беренчел яман шеш булганда диагноз соңга калып куелса, прогноз яхшы түгел, авыру 4 айдан вафат булырга мөмкин.

Дәвалаганда хирургия методын кулланып, бавырның зарарланган өлешен яки кисәген кисеп алалар. Шулай ук химиотерапия методы да кулланыла.

Күп вакыт шешнең метастазлары башка органнарга таралмаганда, ә бер генә төене бавырның перифериясендә булганда операция уңышлы чыга.