Багамалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Багамалар latin yazuında])
(Багам утраулары битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Flag of the Bahamas.svg
Байрак
Coat of arms of the Bahamas.svg
Илтамга
Bahamas in its region.svg
Рәсми телләр инглиз теле
• Ил башлыгы
Елизавета II
• Хөкүмәт башлыгы
Губерт Миннис[d]
Канун чыгаручы орган Баһама утраулары парламинте[d]
Мәйдан
• Барлыгы
13 878 км²
Халык саны
• Бәя
377 374 кеше кеше (2013)[1]
ТМП (САМП) (бәя)
• Барлыгы
8 924 827 792,85 ± 0,010000228882 халыкара дуллыр[2]
• Кеше башына
22 817,23 ± 0,010000000002 АКШ дуллыры[3]
ТМП (номинал) (бәя)
• Барлыгы
12 162 100 000 АКШ дуллыры[4]
Акча берәмлеге Баһама дуллыры[d]
Нинди як хәрәкәте сул[d][5]
Шалтрату коды +1242
Интернет домены .bs
Балигъ булу яше 18 яшь

Багамалар, БаһамаларТөньяк Америкада урнашкан дәүләт.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баһамаларның төп халкы индейләр булган. 1492 елда Х. Колумб экспедициясе Яңа Дөньяга барып җитеп, архипелагның көнчыгыш утрауларыннан берсенә төшкән һәм аңа Сан-Сальвадор исемен кушкан. Баһама индейләренең язмышы фаҗигале булган: испаннар аларның хемәтен Кубада һәм Һаитидә руда чыганакларында кулланганнар. Инглизләр утрауны басып алганда (1629) бу җирдә халык булмаган. 1782 елда Баһамалар янә испаннар тарафыннан басып алынган, әмма 1783 елда ул Англиягә колониясенә әйләнде. 17—18 гасырларда күп кенә инглизләр коллары белән бергә бу җиргә күчеп килгәннәр һәм плантация хуҗалыгын үстерә башлаганнар. Икенч бөтендөнья сугышыннан соң утрауларга туристлар ябырылып килә башлаган, 1964 елда Бөекбритания Баһамаларга эчке мөстәкыйльлек бирегә мәҗбүр булган. 1973 елдан — бәйсез дәүләт.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 2.1%, сәнәгать 7.1%, хезмәт күрсәтү тармагы 90.8%ны тәшкил итә. 2012 елгы мәгълүматларына күрә, Баһама утраулары экспорты 790 миллион долларын тәшкил итә[6]; төп партнерлар: Сингапур — 23.7%, АКШ — 19.5%, Доминикан Республикасы — 13.4%, Эквадор — 9.8%, Канада — 5.4%, Гватемала — 4.4%.[7] Төп экспорт таварлары — минирәл мәхсулатлар һәм тоз, хайваннардан хасил булган азыклар, ром, химикатлар, җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр.

Баһама утраулары экспорты 2.882 миллиард долларын тәшкил итә[8]; төп партнелар: АКШ — 29.9%, Һиндстан — 20.1%, Сингапур — 8.7%, Көньяк Корея — 6.7%, Кытай — 5.0%, Колумбия — 4.3%, Канада — 4.2% .[8] Төп импорт таварлары — машиналар, транспорт васитәләре, сәнәгый таварлар, химикатлар, минирәл ягулык; азык-төлек, тере хайваннар.

Әфлисүн, банан, ананас, манго, помидор, кыяр, шикәркамыш, сизәл җитештерелә. Сарык, МЭТ, кәҗә, дуңгыз, өй кошлары асрала. Балык һ.б. диңгез җанварлары тотыла. Икътисади актив халкының яртысыннан күбрәге түристләргә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Зур Баһама утравындагы нефть эшкәртү заводы елга 25 млн. тонна нефтьне эшкәртә. Баһама импортының 85%ны чи нефть тәшкил итсә, экспортының 90% нефть мәхсулатларыннан гыйбарәт. Баһамаларда цемент һәм азык-төлек сәнәгате кярханәләре бар. Төп диңгез порты — Нассау. 

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]