Багирми (халык)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Багирми (халык) latin yazuında])
Багирми
Җайдак багирми, 1901 ел

Багирми (үзатамасы — барма-ге) — Шари елгасы буйларында яшәгән халык, башлыча Чад Республикасында төпләнгәннәр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу халыкның Үзәк Африкада XVI гасыр азагыннан XIX гасыр азагына кадәр Чад күленнән көньяк-көнчыгышка таба урнашкан, ислам дине тоткан солтанлыгы булган (1522-1897). Солтанлык хакимы мбанг титулы йөрткән.

XVII гасырга кадәр Багирми Борнога бәйле рәвештә була. XVIII гасырда бәйсезлек чорында солтанлык чәчәк аткан.

Әмма 1871 елда ук Багирмины Вәдәй солтаны яулый. 1893 елда Вадай экспансиясеннән котылып, солтан Багирми Абд-ар-Рахман Гваранга Франциягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әмма инде киләсе 1894 елда ук башкала Мисыр пашасы Әл-Зөбәер Раманың элеккеге колы Рабех вад Фадлуллаһ гаскәрләре тарафыннан яулап алына һәм таркала.

1894 елда Солтаналык территориясе Франция һәм Германия арасында бүленә, ә 1911 елда Германия үз өлешен Франциягә тапшыра.

Солтанлык хәзерге заман Чад Республикасы территориясендә урнашкан булган, боендырыклы территорияләр шулай ук Үзәк Африка Республикасының төньяк-көнбатыш өлкәләрен биләгән. Башкаласы Масенья шәһәре булган һәм бүгенгә кадәр үз статусын саклаган.

Әлеге вакытта солтанлык Чад дәүләт системасына интеграцияләнгән. Мбанг титулы бүгенге көнгә кадәр дә бар.

Теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Багирми телендә (1993 елда — 44,761 кеше) сөйләшәләр, ул үзәк Суданның нил-сахара макросемья телләре гаиләсенә карый. Хәзерге вакытта багирми теле икенче тел буларак кулланыла, ә беренче тел урынынын гарәп теле алган. Халык саны - 44761 (1993, халык санын алу).

Дине[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкның кайбер вәкилләре ислам динен тота, башкаларында традицион диннәр саклана. Мбанг булып Абдулла идарә иткәндә (1568—1608) ислам дәүләт дине итеп кабул ителгән.

Шөгыльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп шөгыльләре - игенчелек (сорго, дурра һ.б.), эре мөгезле терлек үрчетү һәм балыкчылык.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Lebeuf, Annie M.D. (1978) 'L’ancien royaume du Baguirmi' Mondes et cultures, 38, 3, 437—443.
  • N’Gare, Ahmed (1997) 'Le royaume du Baguirmi (XVe — XXe siècles)'. Hemispheres, 11, 27—31.
  • Bagirmi and Wadai(ингл.)