Баграж (Чишмә кушылдыгы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баграж (Чишмә кушылдыгы) latin yazuında])
(Баграж (елга) битеннән юнәлтелде)
Баграж (елга)
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
ДДӨБ 72 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 54°54'5.76"тн, 51°35'19.68"кнч
РДСР 11010000212112100003686
Нинди сулыкка коя Чишмә елгасы Edit this on Wikidata
Карта

Багра́ж елгасы — Көнчыгыш Кама аръягындагы елга. Чишмә елгасының уң кушылдыгы. Озынлыгы 24,2 км (Югары Баграж белән - 34 км), бассейнының мәйданы 277 км². Әлмәт районы территориясеннән ага. Елга башы Ерсубай авылыннан 6 км көнчыгыштарак, тамагы Кызыл Көч авылыннан көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 220 м, тамагыныкы — 71 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 44%. Баграж елгасының 7 кушылдыгы бар, иң зурлары — Югары Баграж (29,2 км) һәм Түбән Баграж (11,5 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,48 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,51-3 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 99 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ун көне эчендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,26 м³/с. Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Баграж бассейнында ТРның табигать истәлеге — Чыршы һәм карагай урман культуралары, 1910-13 еллар урнашкан.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]