Бадыйк Салихов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бадыйк Салихов latin yazuında])
Бадыйк Салихов
Туу датасы 28 февраль 1910(1910-02-28)
Туу урыны Уфа губернасы Минзәлә өязе, Теләнче авылы
Үлем датасы 23 июль 1956(1956-07-23) (46 яшь)
Үлем урыны ТАССР Мөслим районы, Дусай
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Артиллерия артиллерия
Дәрәҗә Калып:ССРБ, старшина
Җитәкчелек иткән миномет расчеты
Бүләкләр һәм премияләр
Кызыл Йолдыз ордены
 Истигъфада 1946

Бадыйк Салихов, Бадыйк (Бәдигъ[1]) Мөхәммәт улы Салихов (1910 елның 28 феврале, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Теләнче1956 елның 23 июле, ТАССР, Мөслим районы, Дусай) – Бөек Ватан сугышында һәм Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан яугир, старшина. Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1945).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1910 елның 28 февралендә Уфа губернасы Минзәлә өязе Әмәкәй вулысы (хәзерге Татарстанның Мөслим районы) Теләнче (1940 елдан Октябрь) авылында туган. 1922 елда гаилә Дусай авылына күченә. Авыл мәктәбендә 4 сыйныф тәмамлый. Сугышка кадәр «Дусай» күмәк хуҗалыгы рәисе булып эшли. 1941 елның июненнән фронтта. Көнбатыш, Үзәк, Воронеж, 1нче һәм 2нче Украина фронтларында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Бөек Ватан сугышына Дусай авылыннан 74 кеше китә (45е яу кырында һәлак була, 29ы исән кайта).

Кызыл байраклы 121нче Рыльск-Киев укчы дивизиясе 574нче Львов укчы полкының 3нче миномет ротасы расчет командиры буларак, Мәскәү өчен барган сугышта катнаша һәм каты яралана. 1943 елның 13 июлендә «Батырлык өчен» медаленә лаек була. Дәваланып, аякка баскач, үз дивизиясенә җибәрелә. Дивизия белән Курск дугасында, Днепр елгасын кичүдә, Киевны штурмлауда, Украина шәһәр-авылларын азат итүдә катнаша. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, II, III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә. 1945 елның 15 гыйнварында Бельско-Бяла шәһәре (Польша) янындагы сугышта миномет расчеты белән дошманның 2 пулемет ноктасын, 10 солдатын, сугыш кирәкләре төялгән йөкләрен юк итә. 16 гыйнварда дошманның 10 автомашинасын, 18 солдатын, 4 йөген юк итеп, пехотага алга барырга юл ача. 1945 елның 29 июнендә ССРБ Югары шурасы президиумы фәрманы белән I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Шулай итеп, Дан орденының тулы кавалеры була. Җиңү көнен Чехословакиядә каршылый. Райондашлары Петр Днепров, Илдар Мәннанов, Сафиулла Хәлиуллин, Мирза Әгъләмов, Г.М. Мосолков белән Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша.

1946 елда хәрби хезмәттән кайткач, Дусай авылында күмәк хуҗалык рәисе булып эшли. 1956 елның 23 июлендә вафат була, Дусай зиратында дәфен ителгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөслим районы Дусай авылында күмәк хуҗалыкка һәм башлангыч мәктәпкә (2013 елдан Баек мәктәбе филиалы), Баланны авылында урамга исеме бирелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ә.Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003.
  2. Полные кавалеры ордена Славы — наши земляки. Казань, 1987.
  3. Кавалеры ордена Славы трех степеней. М.: Воениздат, 2000.
  4. Исмагилов И. Герои татарского народа. К.: 2006.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты, 1997