Байгазы (Удмуртия)
| Байгазы | |
|---|---|
| Административ-территориаль берәмлек | Юкамен районы |
Байгазы[1] (удм. Мамлей, рус. Мамлей) — Удмуртиянең Юкамен районында юкка чыккан татар авылы.
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Авыл республиканың төньяк-көнбатышында, район үзәгеннән төньяк-көнбатышка таба турыдан якынча 6 километр ераклыкта урнашкан.
Сәгать поясы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Байгазы авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.[2]
Атамасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Авылның татарча атамасы «бай Газиз» дигән кеше исеменнән, удмуртча Мамлей дигәне удмурт кеше исеменнән килеп чыккан.[1]
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Авыл беренче тапкыр Нижнесолшурской (Машлеевцы) пүчинкәсе буларак 1859 елда телгә алына, ул вакыт биредә 10 йортта 94 кеше яшәгән. 1891 елда 24 йортта 191 татар яшәгән. 1959 елда 56 кеше, 1970 елда 30 кеше, татарлар яшәгән.[3]
1978 елның 20 апрелендә УАССР ПВС Указы белән исәптән төшерелә.[1]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1 2 3 А. Х. Галеев. Топонимика населенных мест Юкаменского района Удмуртской Республики. Глазов. 2009—2011.
- ↑ Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
- ↑ «Родная Вятка».
