Эчтәлеккә күчү

Байгускар

51°55′27″ т. к. 57°58′54″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Байгускар latin yazuında])
Байгускар
баш. Байғусҡар
Рәсми тел рус теле һәм башкорт теле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татыр-Узякский сельсовет[d]
Халык саны 590 (2002)[1],
544 (2010)[2]
Акча берәмлеге
Почта индексы 453810
Беренче язма телгә алу 1816
Карта

Байгускар (баш. Байғусҡар, рус. Байгускарово), икенче атамасы ТиргәмешБашкортстан Республикасының Хәйбулла районында урнашкан торак пункт, авыл. 2008 елдан Татыр-Үзәк авыл советына керә.
Почта индексы — 453810, ОКАТО коды — 80255823001.
Авыл атамасы торак пунктка нигез салучы кеше исеменнән (йөз башы Байгускар Ягафәр улы Мәгашев), икенче атамасы елга исеменнән (Тиргәмеш) алынган.

Авыл исеме тау башында язылган

Ара: [3]

Байгускар (Бай кучкар) – 1816 елда Акназар (аңа кадәр Бабай) авылыннан күчеп утырган Кучкар авылыннан 1858 елда барлыкка килгән өч утар-җәйләүнең (Байгускар, Каръян, Хәйбулла) берсе. [4]

«Списки населенных мест. Оренбургская губерния. 1866» дигән китапта шушындый язма бар: Орск өязе, 2-нче стан, No 774 дер. Байгускарова (Дергамыш, Байкачкар), Дергамыш (Тиргәмеш) елгасы янында, иске трактның уң ягыннан һәм Орскидан Верхнеуральскига кадәр сул почта тракты арасында урнашкан. Өяз шәһәреннән ераклыгы — 152 верста, стан фатирына кадәр ― 52 верста, хуҗалыклар саны — 48, халык саны: ирләр 116 кеше, хатын-кыз 120 кеше. Авылда мәчет бар.

2008 елга кадәр авыл Байгускар авыл Советының административ үзәге булып торган, ул аерым авыл Советларын берләштерү һәм торак пунктларны тапшыру белән бәйле рәвештә Башкортстан Республикасының 19.11.2008 елгы 49-з номерлы Законы нигезендә юкка чыгарылган.

Халык саны
2002[5]2010[6]
590544
Милли состав

күпчелек милләт ― башкортлар (99 %).[7]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1913 Аҙнабаев Йәнғәле Ғиззәт улы сугышчы 1942-07-06 Aleixki (Lípetsk)
1937-10-10 Салават Әбделмәнов Башкорт дәүләт университеты мәктәп укытучысы
мәктәп директоры
2002 Уфа
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.
  1. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  2. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
  3. Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7.
  4. Рафаил Рәхимов. Акъяр исеме кайдан? Ватандаш, 1998, № 9(үле сылтама), 196нчы бит.
  5. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  6. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.
  7. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009