Байдәүләтов Рафаэль Ибраһим улы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Байдәүләтов Рафаэль Ибраһим улы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Байдәүләтов Рафаэль Ибраһим улы
Rafael Baidavletov.jpg
Туган телдә исем баш. Рафаэль Ибраһим улы Байдәүләтов
Туган 16 август 1943(1943-08-16) (76 яшь)
РСФСР, Башкорт АССР, Белорет районы Береш авылы
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия
Һөнәре сәясәтче, ягулык—энергетика комплексының хезмәткәре
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Commons-logo.svg Байдәүләтов Рафаэль Ибраһим улы Викиҗыентыкта

Байдәүләтов Рафаэль Ибраһим улы (баш. Байдәүләтов Рафаэль Ибраһим улы, рус. Байдавлетов, Рафаэль Ибрагимович)(16 август 1943) — Башкортстан дәүләт һәм хуҗалык эшмәкәре. Русия Бердәм энергетика системасының атказанган хезмәткәре (2003), Башкортстанның атказанган энергетигы (1993), Русиянең ягулык—энергетика комплексының мактаулы хезмәткәре (2003).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рафаэль Ибраһим улы Байдәүләтов 1943 елның 16 августында Башкорт АССР-ының Белорет районы Береш авылында туган.

Иваново энергетика институтын тәмамлаганнан соң (1970) Белорет электр бүлү челтәрләрендә эшли, 1979 елдан алып КПСС-ның Башкортстан мәйдан комитеты инструкторы, 1985 елдан — Үзәк электр бүлү челтәрләре директоры урынбасары, 1987 елдан — «Башкирэнерго» берекмәсен «Энерготехсервис» предприятиесе баш инженеры, 1994 елдан — Уфа шәһәр электр челтәрләре директоры, 1997 елдан — «Башкирэнерго» ачык акционерлар җәмгыятенең генераль директоры, 1998 елдан — Башкортстан Хөкүмәте Премьер—министрының 1—се урынбасары, 1999 елдан — Премьер—министры, 2008-2010 елларда Русия Федерациясенең Федераль Җыелышы Федерация Советында Башкортстан Республикасының дәүләт власы башкарма органыннан вәкил, 2011 елдан бирле — «Электрозавод» ачык акционерлар җәмгыятенең тулы хокуклы вәкиле. Башкорстан Республикасы 2—се чакырылыш Дәүләт Җыелышы депутаты.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кадерле ордены (2004),
  • «Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләре өчен» (2003)
  • Салават Юлаев (2008) ордены
  • «За заслуги в проведении Всероссийской переписи населения» миналы
  • Русия Бердәм энергетика системасының атказанган хезмәткәре (2003)
  • Башкортстанның атказанган энергетигы (1993)
  • Русия Федерациясенең ягулык—энергетика комплексының мактаулы хезмәткәре (2003)Байдәүләтов Рафаэль Ибраһим улы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]