Байкыбаш сөйләше
Байкыбаш сөйләше | |
Үзисем: |
татарча |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: |
Төньяк-көнбатыш Башкортстан |
Классификация | |
Төркем: |
Байкыбаш сөйләше (бөре буе сөйләше, рус. байкибашский говор) — татар теленең мишәр диалектына караган бер сөйләше, Башкортстанның төньягында, Бөре елгасы бассейнында таралган. Фонетик яктан «Ц»-лаштырган сөйләшләргә карый.
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башкортстанның Балтач (көньяк-көнчыгыш өлеше), Байкыбаш (хәзерге Караидел), Бөре, Благовещен һәм Мишкә районының бер өлешендә таралган. Мишкә районы территориясендә мишәр авыллары, бары сигез генә: Бабай, Байкаш, Баш-Байбак, Субай, Спартак, Өрьяды, Янагуш, Благовещен районында — Булат авылы.[1]
Бу сөйләш беренче мәртәбә Л. T. Мәхмүтова тарафыннан тасвирлана. Ул бу төбәккә 1954—1957 елларда диалектологик экспедицияләр оештыра һәм, тупланган бай материалларга нигезләнеп, тел үзенчәлекләренә анализ ясый, беренче булып байкыбаш сөйләшен аерып чыгара. Халык арасында сакланып килә торган легендаларга караганда, бу территориягә мишәрләр моннан 300—400 еллар элек килеп утырганнар. Алар үзләрен Сембер ягыннан, Ука суы буеннан килгән халык дип саныйлар. Еш кына бабаларының бабалары Алатыр өязе, Пьяна елгасы буеннан килүләрен дә искә алалар.
Үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Байкыбаш сөйләшендә авазлар һәм тартык фонемалар составы буенча татар әдәби теленнән аерылмый, ләкин көнбатыш (мишәр) диалектына хас кайбер үзенчәлекләргә ия: [а] авазы түгәрәкләнми, алгы рәт [ә], [ү] авазлары, [к], [г], [х] авазлары арткы рәт һ.б.
Сөйләшнең башка фонетик үзенчәлекләре барлык мишәр сөйләшләренә дә хас: е~и: йел/йил — җил; о, ө~у, у: бөген — бүген, осак — усак. Тар авазларның әдәби телнең киң авазларына туры килүе, көнбатыш (мишәр) диалектындагы кебек: кагыз — кәгазь, мәктеп — мәктәп һ.б.
Сөйләмнең үзенчәлеге сузык авазлар өлкәсендә дә күренә. п~б: цыкылдаучы сөйләшләрдәге кебек, яңгырау [б] билгеле бер төркем сүзләр башында саңгыраулана (пети — бөти).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Әхәтов Г. X. Татар диалектологиясе. Югары уку йорты студентлары өчен дәреслек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984. 216 6. Б.111.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хәйретдинова Т. Х., Баязитова Ф. С., Рамазанова Д. Б., Барсукова Р. С., Садыкова З. Р., Татар халык сөйләшләре бит239 2012 елның 27 март көнендә архивланган.
- Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Махмутова Л. Т. О татарских говорах северо-западных районов Башкирской АССР (по материалам экспедиций 1954-57) // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 2. Казань, 1962. С. 57-85.
- Махмутова Л. Т. 1962 (б) − Основные характерные черты мишарских говоров на территории Пензенской области (по материалам экспедиций 1958-
- 1960 гг.) // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 2. Казань, 1962. С. 125—162.
- Махмутова Л. Т. Опыт исследования тюркских диалектов: мишарскийдиалект татарского языка. М.: Наука, 1978. 271 с.
- Рамазанова Д. Б., Хайрутдинова Т. Х. К вопросу о формировании байкибашевского говора мишарского диалекта татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Вып. 3. Казань, 1985. С. 62-95.
- Бикмаева Л. У. Лингвогеографическая интерпретация фонетических илексических особенностей стерлитамакского говора мишарского диалекта татарского языка: автореф. дис. … канд. филол. наук. Казань, 2007. 22 с.