Баймөхәммәт Тугызбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баймөхәммәт Тугызбаев latin yazuında])
Баймөхәммәт Тугызбаев
Туган 1884
Хәйбулла районы яки Бүребай, Ыр өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 1965
Уфа, РСФСР, СССР яки Уфа, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер «Рәсүлия» мәдрәсәсе
Һөнәре дин хадиме

Баймөхәммәт Вилдан улы Тугызбаев (18841965) — мөселман дин әһеле.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тугызбаев Баймөхәммәт Вилдан улы 1884 елда Ырынбур губернасы Орск өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Хәйбулла районы) Бүребай авылында туган.

«Рәсүлия» мәдрәсәсен тәмамлый. Зәйнулла Рәсүлев һәм Ризаитдин Фәхретдинов белән мәгълүм була.

1938 елдан Өфөлә Беренче җәмигъ мәчетенең имам-хатибы булып хезмәт итә. 1945 һәм 1947 елларда Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кыла.

Шул ук вакытта, 1948 елдан ССРБның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәтендә казый, нәзарәт әгъзасы була.

1960 нчы елларда ССРБ-ның Европа өлеше һәм Себер моселманнары диния нәзарәте президиумы әгъзасы, җаваплы сәркәтибе булып хезмәт итә.

1965 елда Уфа шәһәрендә вафат була.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ислам на Урале. Энциклопедический словарь / Сост. и отв. редактор Д. З. Хайретдинов. — М.: «Медина», 2009. — 404 с. — ISBN 978-5-9756-0054-7.
  • Хайбуллинская энциклопедия / гл. ред. Р. Х. Ибрагимов — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2015. — 648 б. — ISBN 978-5-88185-243-6.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]