Эчтәлеккә күчү

Байсар (Удмуртия)

56°17′02″ т. к. 53°03′08″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Байсар (Удмуртия) latin yazuında])
Байсар
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Муниципальное образование «Карамас-Пельгинское»[d][1]
Халык саны 83 (2012)[2]
Почта индексы 427845
Карта

Байсар (рус. Байсары, удм. Байсар) — Удмурт Республикасының Кыяс районында урнашкан татар авылы.

Авыл республиканың көньяк өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында[3], Сарапул калкулыгы эчендә[3], районның административ үзәге Кыяс авылыннан көньяк-көнбатышка таба якынча 7 километр ераклыкта (туры сызык буенча) урнашкан. Абсолют биеклек диңгез өслегеннән 130 метр биеклектә[4].

Климат уртача континенталь дип характерлана, озын, салкын кышлар, кар аз ява һәм җәй чагыштырмача җылы була. Уртача еллык һава температурасы 2,3 °C. Иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы 18,9 °C (абсолют максимум — 38 °C); иң салкын (гыйнвар) −14,3 °C (абсолют минимум — 48 °C). Актив үсү чоры 130—135 көн дәвам итә. Уртача еллык явым-төшем күләме 500—600 мм, шуның 371 ммы апрель һәм октябрь арасында ява. Кар капламы 160—165 көн дәвам итә[3].

Авыл 1929 елда Әгерҗе районындагы Акхуҗа авылыннан бүленеп чыккан.[5]

Акхуҗалыларның әле революциягә кадәр үк Карамас-Пельга белән Унур-Кыясово (Очкыр) авыллары янәшәсендә дә имана җирләре булган. Колхозлаштыру заманында Себергә сөрелүдән котылу һәм имана җирен дә саклап калу өчен, Акхуҗаның Нуретдин, Хөснетдин, Фәрахша, бертуган Шакир һәм Нури Бакировлар, Бәхти Җәмилев, Хаҗиәхмәт, Фәерша, Галләм Габдрахманов, Лотфулла атлы 10 ире җигүле атлары белән Очкыр янындагы басуга күчеп килә.[5]

1939 елга кадәр Әгерҗе районына караган.[5]

1946 елда авылда 120 кеше гомер иткән.[5] 1959 елда 155 кеше яшәгән.[6]

Авыл оешкач та, яз көне Галләм исемле кешене Сөн елгасы буена орлык артыннан җибәрәләр. Ә ул волость үзәге булып торган Иске Байсарга килеп җитә дә дүрт мәчетле авылның төзеклеген, матурлыгын күреп соклана. Кайткач, шушы Галләм агай тәкъдиме буенча, яңа авылга да Байсар дип исем кушалар.[5]

Халык саны
2010[7]2012[8]
7783

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча 102 кешенең 77 %-ын татарлар тәшкил иткән.[4] 1946 елда авылда 120 кеше гомер итсә, бүген барыбер 28 хуҗалыкта 64 кеше яши.

2022 елда 28 хуҗалыкта 64 кеше яшәгән.[5]

Авылда мәчет юк, халкы Тауҗамал авы­лы мәхәлләсенә карый.[9]

Йортларга газ һәм су кертелгән.[5] Күмәк хуҗалык­лары 90-нчы елларда таралып бетә. Җирле фермер Ф.Мәҗитов зур агрофирма оештыруга ирешкән, аның савымчылык фермалары Тауҗамал, Мүшәк һәм Байсар авыллары буйлап таралган, бүген шулар авыл халкын эш урыны һәм хезмәт хакы белән тәэмин итә. Чәчүлекләре, ашлык складлары, комбикорм әзерләүче цехлары бар.[5]

Байсар авылында мәдәният йорты эшли,[5] аның каршында «Нур» үзешчән фольклор коллективы бар, музей эшләнгән,[5] ел саен «Карга боткасы» бәйрәме үткәрелә.[10]

  1. ОКТМО
  2. Каталог населённых пунктов Удмуртской Республики. Численность постоянного населения на 1 января 2012 года
  3. 1 2 3 Схема территориального планирования Киясовского района Удмуртской Республики. Официальный сайт администрации Киясовского района. әлеге чыганактан 2019-07-28 архивланган. 2021-11-28 тикшерелгән.
  4. 1 2 Baysary (en). GeoNames. әлеге чыганактан 2021-11-28 архивланган. 2021-11-28 тикшерелгән.
  5. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Вахит Имамов. Удмуртиядәге татар авыллары.
  6. Всесоюзная перепись населения 1959 г. Предварительные итоги. Численность наличного и постоянного населения и лиц в возрасте 18 лет и старше по каждому сельскому населенному пункту с указанием численно преобладающей национальности (форма Б) по Удмуртской АССР. // РГАЭ. Ф. 1562. Оп. 336. Д. 3704.
  7. Всероссийские переписи населения 2002 и 2010 годов
  8. Каталог населённых пунктов Удмуртской Республики. Численность постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2015-03-24 архивланган. 2015-03-24 тикшерелгән.
  9. Удмуртиянең Тауҗамал авылында намаз укырга өйрәткән Галия Мәҗитовага рәхмәт әйтәләр.
  10. Онлайн — энциклопедия Tatarica.