Бай һәм ярлы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бай һәм ярлы latin yazuında])
Бай һәм ярлы
Уенчылар саны
2
Уйнау урыны
урам
Физик активлык
түбән

Бай һәм ярлы татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиргә бер метр чамасы диаметрдагы бер түгәрәк сызыла. Аның бер ягына кеше сыешлык кына янә бер түгәрәк ясала. Ул ярлыныкы, ә зурысы «бай җире» була.

«Ярлы» бер очлы әйбер белән, мәсәлән, игәүнең очлы ягы белән, бай җиренә ата. Ул җиргә кадалса, шул кадалган урыннан кисеп бай җирен үзенекенә тоташтыра. Әгәр дә кадалмаса, бай ата һәм ярлының җирен шул рәвешчә бүлеп ала. Монда кагыйдә буларак, иң беренче байның җире бетә. Басып торырлык та җире калмаса, бай җиңелгән була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]