Бакай
Бакай | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Регион | Башкортстан |
Район | Башкортстанның Кушнаренко районы |
Координатлар | 55°1'49.033"N, 55°2'3.894"E |
Халык саны | 446 кеше |
Милли состав | татарлар |
Почта индексы | 452244 |
Бакай (баш. Баҡай) — Кушнаренко районындагы татар (мишәр) авылы.
2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 446 кешенең яшәве мәгълүм.
Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Революциягә кадәр авыл милли-иҗтимагый яктан ике җәмгыятькә бүленгән: алар Бакай-I һәм Бакай-II буларак билгеле булган. Беренчесендә төмән "милләте", икенчесендә мишәрләр яши. Совет заманында авыл мәчете ябылып тормаган. Нигъмәтҗан Хәкимов (1877-1960) мулла булып торган. Кызыл Таң сәхифәләреннән.
2010[1] |
---|
446 |
2002 ел рәсми сан алу вакытында авылда татарлардан (57%) гайре, башкортлар (41%) яшәве ачыкланды.
Икътисад һәм социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәдәният йорты, халык театры исемен йөртүче татар театраль коллективы, китапханә, ФАП, балалар бакчасы, кибетләр, почта бүлекчәсе, район элемтә үзәге һәм Саклык банкы филиаллары. Предпприятиеләр: КФХ “Самат”, КФХ “Марат” (“Кызыл Таң” битләреннән).
Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- район үзәгенә кадәр (Кушнаренко): 25 км
- якындагы тимер юл станциясенә (Уфа): 83 км
Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Наил Зарипов (1957), инженер-механик, техник фәннәр докторы (2002), профессор (2002).