Бакалы чиркәве (Бакалы районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бакалы чиркәве (Бакалы районы) latin yazuında])


Чиркәү
Бакалы чиркәве
Изге Троица чиркәве
рус. Свято-Троицкий храм
Ил Россия
Авыл 452650,
Башкортстан,
Бакалы районы,
Бакалы, Октябрь урамы, 8
Координатлары 55°10′35″ N, 53°48′10″ E
Дин Христианлык
Мәхәллә Нефтекама епархиясе,
Шаран благочиниесе,
«Бакалы авылы Изге Троица чиркәве мәхәлләсе» 
Кайсы дини агымга карый православие
Нигезләүче Дмитрий Егорович Бочкарев
Беренче телгә алу 1890 ел
Нигезләнгән 1890 ел
Төзелеш еллары 1890 ел1913 ел
Төп даталар:
1890 ел – төзелеш башлану
1913 – изгеләндерү
1930 ел – ябылу
1990 ел – яңадан ачылу
Халәте гамәлдә

Бакалы чиркәве, Изге Троица чиркәве (рус. Свято-Троицкий храм) – Башкортстанның Бакалы районы үзәге Бакалы авылында урнашкан православие дине гыйбадәтханәсе. Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархлыгы Башкортстан митрополиясе Нефтекама епархиясе Шаран благочиниесе [1] составындагы «Бакалы авылы Изге Троица чиркәве мәхәлләсе» җирле православие дини оешмасы карамагында. [2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакалының беренче (агач) чиркәве ― Покров чиркәве (рус. Покровская церковь) якынча 1735 елда төзелгән булган (урыны хәзерге район мәдәният йорты белән Кызыл Гаскәр сугышчыларына куелган һәйкәл арасында булган) [3].

Бакалының яңа (икенче) чиркәве 1890 елда авылда кирпеч заводы тотучы җирле сәүдәгәр Дмитрий Егорович Бочкарев акчасына төзелә башлаган. Төзелеш эшендә җирле осталар катнашкан. 1913 елда Троица(рус.) (Мөкатдәс Өчлек) хөрмәтенә изгеләндерелгән. 1930 елда Совет хакимияте тарафыннан дин йорты буларак ябылган, гөмбәзе һәм чаң манарасы җимертелгән, тышкы һәм эчке интерьеры бозылган. 1968 елда авылда типовой «Дружба» кинотеатры бинасы төзелгәнче, чиркәү бинасында «Искра» кинотеатры урнашкан булган. Чиркәү бинасына терәп, район киночелтәренең остаханәләре һәм машина гаражлары төзеп куелган [4].

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елның 6 мартында храм яңадан ачыла һәм хәзер гамәлдә[4]. Чиркәүнең төп гөмбәзе һәм колокольнясы торгызылган. Чиркәүдә гыйбадәтләр рус һәм татар телләрендә башкарыла [5].

Настоятельләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Роман Александрович Румянцев [6] [7]
  • Иерей Алексий (Рәлиф Хәниф улы Бикбулатов, 1972 елгы) [8], дәвалау оешмалары белән эшләү буенча епархия хезмәте җитәкчесе.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бакалинская земля: история и люди. — Уфа: ГУП РБ УПК, 2010. — 320 с.: ил. С.278. ISBN 978-5-85051-512-6(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]