Бактериология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бактериология (бактерия + гр. logos фән) — бактерияләр турындагы фән, киңрәк фәнни дисциплина микробиологиянең бер бүлеге.

Бактериология берничә мөстәкыйль дисциплинага бүленә. Гомуми бактериология бактерияләрнең морфологиясен, физиологиясен, биохимиясен, эволюциясен, үзгәрүчәнлеген, экологиясен, бактерияләрнең матдәләр әйләнешендәге ролен, табигатьтә таралуын һәм аларга тышкы мохит факторының йогынтысын өйрәнә.

Ветеринария бактериологиясе хайваннар өчен патоген бактерияләр биологиясен, аларның авыру кузгату механизмын, организмның патоген микроблар кертүгә саклану реакцияләрен, тышкы тирәлектә бактерияләрне диагностикалау һәм индикацияләү ысулларын, специфик профилактика һәм терапия чараларын өйрәнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.