Бактыкожа Измөхәмбәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бактыкожа Измөхәмбәтов latin yazuında])
каз. Бақтықожа Салахатдинұлы Ізмұхамбетов
Җенес ир-ат
Сурәт
Ватандашлык  Казакъстан
Туу датасы 1 сентябрь 1948(1948-09-01) (75 яшь)
Туу урыны Курмангазинский район[d], Гурьев өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Һөнәр төре сәясәтче
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Академик дәрәҗә техник фәннәр докторы[d]
Сәяси фирка әгъзасы Нур Ватан[d] һәм Аманат (фирка)
Бүләкләр
орден «Курмет» орден «За заслуги» III степени орден Назарбаева орден Барыс медаль «20 лет независимости Республики Казахстан» медаль «25 лет независимости Республики Казахстан» орден Отан орден «Содружество»
 Бактыкожа Измөхәмбәтов Викиҗыентыкта

Измөхәмбәтов Бактыкожа Сәләхетдин улы (1 сентябрь 1948, Денгиз районы, Гурьев өлкәсе) — Казакъстанның дәүләт эшмәкәре, Казакъстан Республикасы Парламентының Түбәнге палата депутаты, РОО "Ветераннар оешмасы" Үзәк советы Җитәкчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бактыкожа Сәләхетдин улы Измөхәмбәтов 1948 елның 1 сентябрендә Гурьев өлкәсенең (Атырау өлкәсе) Денгиз районында (хәзер Кормангазы районы) укытучылар гаиләсендә туган. Байулы кабиләсенең адай ырыуынан[1]. 1966 елда 11 нче класны тәмамлый һәм Уфа нефть институтына укырга керә. Бу уку бинасын 1971 елда тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген «Эмбанефть» берекмәсендә бораулаучы булып башлый. Казакъ фәнни-тикшеренү нефть институтында төрле вазифалар били.

1981 елдан 1987 елга кадәр Йәмән Республикасында командировкада була.

Атырау тәҗрибә-методик экспедициясендә баш технологы, башлыгы була.

19911993 елларда Геология һәм җир асты байлыкларын саклау министрлыгында җитәкче вазифаларда эшли.

«Казахтуркмунай» берлектәге предприятиесенең, «Казмунайгаз» диңгез нефть компаниясенең генераль директоры итеп тәгаенләнә, «КазМунайГаз» Милли нефть компаниясенең идарә итүче директоры, Казакъстан Республикасының энергетика һәм минераль ресурсларының беренче вице-министры.

2006 елның гыйнварыннан 2008 елның августына кадәр —Казакъстан Республикасының Энергетика һәм минераль ресурслар министры[2].

2008 елның авгусыннан 2012 елның гыйнварына кадәр Көнбатыш-Казакъстан өлкәсендә акым була.

2012 елның 20 гыйнварында Парламентның түбән палата депутатлары Казакъстан Республикасының Парламентының Түбән палата вице-спикеры вазифасына депутат Измөхәмбәтов Бактыкожа өчен тавыш бирәләр.

2012 елның 15 августында Казакъстан Республикасы Президенты Указы белән Атырау өлкәсенең акымы итеп тәгаенләнә[3]. 2016 елның 25 мартында Казакъстан Республикасы Түбән палата депутаты, шулай ук Казакъстан Республикасы Парламентының Түбән палата рәисе итеп сайлана[4]. Инглиз һәм төрек телләрен белә.

2016 елның 21 июнендә "Ветераннар оешмасы" җөмһүрият җәмәгать оешмасы Үзәк советы Президиумының чиратсыз утырышында "Ветераннар оешмасы" РОО Үзәк советы рәисе итеп сайлана[5]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы: Измөхәмбәтов Салават Бактыкожа улы (25 ноябрь 1971 ел) — Казакъстан шахматчысы, гроссмейстеры (1996).

Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казакъстан нефтенең 120 еллыгы уңаеннан Казакъстан Республикасы Президенты Касыйм-Жомарт Токаев кулыннан нефть-газ тармагында аерым казанышлары өчен Отан орденын ала (2019 елның 5 сентябре)
  • «Қазақстан Республикасының Тұңғыш Президенті – Елбасы Нұрсұлтан Назарбаев» (2013) ордены
  • Курмет ордены (1999)
  • 2 дәрәҗә «Барыс " ордены (2006)
  • "Казакъстан бәйсезлегенә 20 ел» юбилей медале (2011)
  • III дәрәҗә «Казанышлары өчен " ордены (Украина, 25 февраль 2008 ел) — Украина һәм Казакъстан халыклары арасында дуслыкны ныгытуга, Украина һәм Казакъстан хезмәттәшлеген үстерүгә зур өлеш керткән өчен
  • «Хезмәттәшлек» ордены (МПА СНГ 2016 года)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нурсултан Назарбаев прибыл с рабочим визитом в Атыраус область(үле сылтама) (недоступная ссылка)

  1. Решение о смене Б.Рыскалиева Б.Измухамбетовым вызывает вопросы. Или не открывается ли путь к необратимым изменениям в Западном Казахстане? 1 часть
  2. Глава государства подписал ряд указов о кадровых назначениях(недоступная ссылка).Дата обращения: 5 августа 2009. Архивировано 27 марта 2010 года.
  3. Новым акимом Атырауской области назначен Бактыкожа Измухамбетов, archived from the original on 2012-08-17, retrieved 2021-11-02 
  4. Бактыкожа Измухамбетов избран спикером мажилиса
  5. Бактыкожа Измухамбетов возглавил Республиканскую организацию ветеранов - Новости Казахстана | Tengrinews.Tengrinews.kz.Дата обращения: 21 июня 2016.