Бакчасарай солыхы (1681)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бакчасарай солыхы (1681) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бакчасарай солыхы
(төр. Bahçesaray Antlaşması рус. Бахчисарайский мирный договор)
Килешү төре солых килешүе[d]
Имзаланган 13.01.1681
Урын Бакчасарай, Кырым ханлыгы
Имзалаучылар ТөркияFlag of Turkey.svg Төркия
Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе

1681 елгы Бакчасарай солыхы (төр. Bahçesaray Antlaşması; рус. Бахчисарайский мирный договор) — Госманлы империясе белән Русия патшалыгы арасында төзелгән солых килешүе. 1676-1681 еллардагы урыс-төрек сугышын (en) туктата.

Киев воеводалыгының бер өлеше. Дж. Джанисони харитасы, 1663

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхмәт IV, төрек солтаны
Федор III Алексеевич, урыс патшасы

1681 елның 3 (13) гыйнварында Кырым ханлыгы башкаласы Бакчасарайда имзаланган. 1679 елның азагында төрек ягы тәкъдиме белән Госманлы империясе белән Русия патшалыгы арасында сөйләшүләр башлана, ләкин казакларның һәм урысларның Днепр буенда сугышны дәвам итүләре сәбәпле, сөйләшүләр туктала. 1680 елның 26 августында (5 сентябрендә) урыс патшасы Федор III Алексеевич исеменнән Бакчасарайга сөйләшүләр алып бару өчен, Дума асылзаты полковник В.М. Тяпкин (ru), дьяк Н.М. Зотов, сул як Украина гетманы И.С. Самойловичның (ru) вәкиле писер Семен Ракович җибәрелә, аларга әсирлектәге баяр В.Б. Шереметев кушыла. Төрек солтаны Мәхмәт IV (tr) исеменнән сөйләшүләрдә Кырым ханы Морат Гәрәй (tr) катнаша.

Килешү буенча

  • Госманлы империясе белән Русия патшалыгы арасында 20 елга солых игълан ителә;
  • Госманлы империясе белән Русия патшалыгы арасында чик Днепр елгасы аша уза;
  • Киев (Васильков, Триполе, Стайки шәһәрләре белән) Русия патшалыгы кул астында кала;
  • ике илгә дә Днепр елгасыннан ике якка 10 чакрым арада (Запорожьега кадәр) кирмәннәр төзү тыела;
  • Кырым татарларына Днепр һәм аның кушылдыклары ярлары буенда күченеп йөрү һәм ауга чыгу рөхсәт ителә;
  • казакларга һәм урысларга Днепр һәм аның кушылдыклары ярлары буенда балык тоту, тоз чыгару, сунарга чыгу, Кара диңгезгә кадәр көймәләрдә иркен йөзү хокукы бирелә;
  • ике ил арасында әсирләрне алмашу уздырыла;
  • Кырым ханы үз өстенә урыс җирләренә һөҗүм итмәү һәм урыс патшасы дошманнарына ярдәм күрсәтмәү турында йөкләмә ала һ.б.

Кырым ханы, килешүне ратификацияләгәндә, ике маддәне (Кырым татарларына Днепр буенда күченеп йөрү хокукы һәм урысларга бирелгән ирекләр турында) төшереп калдыра. В.М. Тяпкин белән Н.М. Зотов килешүне имзалаудан баш тарталар, ләкин Кырым ханы һәм төрек солтаны басымы астында кул куялар.

Солых килешүен солтаннан раслату өчен, 1681 елда Истанбулга окольничий И.И. Чирков (юлда вафат була) һәм дьяк П.Б. Возницын җибәрелә. 1682 елның 4 (14) маенда П.Б. Возницынның кулына бирелгән солтан грамотасында Запорожье казакларының урыс патшасына буйсынуы турында маддә төшереп калдырылган, урысларга Днепрның уң ягына кәсеп итәргә салым түләгән очракта гына чыгу рөхсәт ителү турында маддә өстәлгән була, православие динендәге Русия патшалыгы ватандашларына Иерусалимга узу рөхсәт ителә.

1684 елда Кырым ханы Сәлим Гәрәй I килешүне раслый.

1685 елда төрек солтаны Мәхмәт IV килешүне ратификацияли.

Нәтиҗә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Госманлы империясе сул як Украинаның һәм тирә-ягы белән Киев шәһәренең Урыс дәүләте белән кушылуын таный.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 3 (Ба-Бо). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-331-1

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Полное собрание законов Российской империи. Собрание 1-е. Т.2. № 854, 863, 864, 896, 916. СПб., 1830.
  2. Статейный список стольника Василия Тяпкина и дьяка Никиты Зотова. Одесса, 1850.
  3. Смирнов Н.А. Россия и Турция в XVI-XVII вв. Китапта: Ученые записки МГУ. Вып. 94. Т. 2: XVII век. М., 1946.
  4. Соловьёв С.М. История России с древнейших времен. Китапта: Соловьёв С.М. Собрание сочинений. Ч. 2. Кн. 7. Т. 13. Османская империя и страны Центральной, Восточной и Юго-Восточной Европы в XVII в. М., 2001.
  5. Ходырева Г.В. Российско-турецкие переговоры 1681-1682 годов о ратификации Бахчисарайского мирного договора. «Отечественная история», 2003, № 2.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]