Бакый Урманче (берләштерүгә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бакый Урманче (берләштерүгә) latin yazuında])

Бакый Урманче (1897-1990) – рәссам һәм сынчы, музыкант һәм шагыйрь, укытучы, сәнгать белгече, гарәп һәм төрки телләрне камил белгән, француз һәм инглиз телләрендә иркен аралашкан, фәлсәфә һәм тарих фәннәрен җитди үзләштергән күпкырлы шәхес.

Ул 1897 елның 22 февралендә Татарстанның хәзерге Буа районы Күл Черкене авылында указлы мулла Идрис хәзрәт белән Мәгъҗүбә абыстайның тугыз балалы зур гаиләсендә дүртенче бала булып туган. Авыл малае Бакый гомерен сәнгатькә багышлый һәм югары һөнәри белем алган беренче татар рәссамы булуга ирешә.

1920- 1926 елларда ул ВХУТЕМАСта – илнең беренче сәнгать уку йортында белем ала. Берьюлы рәсем һәм сынлы сәнгать факультетларында укый. Остазлары А.Шевченко, С.Герасимов, А.Голубкина була. Урманче Мәскәү мәктәбе рухын үзенә сеңдерә, аның иҗаты – татар импрессионизмының беренче үрнәге.

1926 елда белем алуын тәмамлап, Бакый Урманче Казан сәнгать техникумына (хәзерге вакытта Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы) укытырга кайта. Ул биредә декоратив-гамәли сәнгать факультеты ача. Милли сәнгатьне формалаштыруга хезмәт итүне үзенең төп бурычы итеп саный.

Сталинга гарәп әлифбасын сакларга өндәп язылган «82 кеше хаты»на кул куйганы өчен аны Соловкига сөргенгә җибәрәләр, ул анда 1929 елдан 1933 елга кадәр була. Азат ителгәч, башта Мәскәүдә эшли, 1941 елда Алма-Атага чакырылып, 14 ел буе Казакъстан һәм Урта Азия мәдәниятен күтәрә, сәнгать белемен үстерә. Казанга ул бары тик 1958 елны 61 яшендә генә кайта. Бакый Урманче гомеренең соңгы елларына кадәр үзенең иң күренекле, иң дәртле әсәрләрен нәкъ менә Казаныбызда иҗат итә. Бүген аның шушы чорда иҗат ителгән күп әсәрләре музеенда даими экспозициядә тора.

70 елдан артык вакыт эчендә сәнгатькә фидакарьләрчә хезмәт итеп, ул 400 гә якын нәкыш әсәре, 150 дән артык скульптура һәм кәгазь битләрендә меңнәрчә график әсәрләр иҗат итә. Бакый Урманче РСФСРның һәм ТАССРның халык рәссамы, Казахстан ССРның атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты исемнәренә лаек була. Бакый Урманче иҗаты – татар сәнгате хәзинәсенең иң төп сәхифәләренең берсе һәм аның исеме халык мәдәнияте тарихында мәңге сакланачак.