Бакыр-Үзәк (бистә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бакыр-Үзәк (бистә) latin yazuında])
Бакыр-Үзәк
Карта

Бакыр-Үзәк (баш. Баҡыр-Үҙәк, рус. Бакр-Узяк) ― Башкортстанның Әбҗәлил районындагы гамәлдән чыгарылган торак пункты (1938―1961 елларда эшчеләр бистәсе). Әлмөхәммәт авыл советына[d] караган. 1972 елда исәптән чыгарылган. [1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930-елларда Әбҗәлил районы Бакыр-Үзәк авылы янында Бакыр-Үзәк бакыр рудасы ятмасын эшкәртү башлана. РСФСР Югары Советы Президиумының 1938 елның 16 декабрендәге указы белән Әбҗәлил районы Бакыр-Үзәк авылы эшчеләр бистәсе итеп үзгәртелә. [2]

Бакыр-Үзәк поселок советы төзелә, аңа шулай ук Мостострой бистәсе керә. 1950-елларда бакыр рудасы ятмасы эшкәртелеп бетә, һәм халык торак пунктны ташлап китә башлый. 1954 елда элеккеге рудник җирләре яңа төзелгән «Урал» иген игү совхозы составына кертелә. 1961 елда бистә авыл җирлеге итеп үзгәртелә. 1972 елның 29 мартындагы указ белән Бакыр-Үзәк бистәсе исәп-хисап мәгълүматларыннан чыгарылган. [1]

Географик урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бистә Башкортстанның Урал аръягында, авыл советы үзәге Целинныйдан[d] көньяк-көнбатышка таба 6,5 км ераклыкта урнашкан булган. Хәзерге вакытта авыл урынында су баскан карьер урнашкан.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ел 1939[3] 1959[4]
кеше 2215 376

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Мо Альмухаметовский сельсовет. 2022-07-15 тикшерелгән.(үле сылтама)
  2. Administrativno-territorial'noe delenie soi͡uznykh respublik, SSSR. Izvestii͡a sovetov deputatov trudiush'chikhsi͡a SSSR, 1939
  3. Населённые пункты Башкортостана: Статистический сборник : [рус.] : в 4 т. / Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан. — Уфа : ГУП РБ БИ «Китап» им. Зайнаб Биишевой, 2018. — Т. I : По материалам Всесоюзной переписи населения 1939 года
  4. Населённые пункты Башкортостана: Статистический сборник : [рус.] : в 4 т. / Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан. — Уфа : ГУП РБ БИ «Китап» им. Зайнаб Биишевой, 2018. — Т. II : По материалам Всесоюзных переписей населения 1959 и 1970 годов

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]