Бакыр елан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Schlingnatter.jpg

Бакы́р ела́н яки Шома тузбаш (Coronella austriaca) - тузбашсыманнар гаиләлегеннән елан. Аурупада, Көнбатыш Азиядә таралган. ТРның барлык районнарында да очрый, һәркайда диярлек аз санлы. Яфраклы урманнарда һәм нарат урманнарында яши, күбрәк урман буенда, агачлары киселгән урыннарда, агачлы аланнарда очрый.

Гәүдәсенең озынлыгы 60-70 см, аркасы саргылт-көрән яки соры көрән төстә, кара тимгелләре 2-4 буй-буй рәт булып урнашкан. Башы буйлап борын тишегенә кадәр күз аша тар кара сызык үтә. Бәбәге түгәрәк (төсе белән бакыр еланны хәтерләтүче гади кара еланныкы — тар, вертикаль). Бакыр елан көндез актив, кояш яхшы яктырта һәм җылыта торган урыннарны кулай күрә, ә төнлә кимерүчеләрнең һәм кәлтәләрнең ташландык өннәренә, таш асларына, агач тамырлары арасындагы бушлыкларга, черегән агач төпләренә кереп кача. Октябрь-ноябрьдә кышкы йокыга тала, март-апрельдә уяна. Июль-августта ана зат 12-17 см озынлыктагы 9-10 бала тудыра. Күбрәк кәлтәләр, кыр, урман һәм җир тычканнары белән туклана. Табышны таза мускуллы гәүдәсе белән уратып алып буа, ә аннан соң йота. 20 елга кадәр яши. Кешене күргәч, гадәттә тыгыз йомгак булып йомарлана, башын шуның эченә яшерә. Бакыр еланның чагуы кеше өчен бөтенләй зарарсыз.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]