Бакы дәүләт университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бакы дәүләт университеты latin yazuında])
Бакы дәүләт университеты
Нигезләнү датасы 1919
Сурәт
Рәсми исем Bakı Dövlət Universiteti
Кыскача исем BDU, БГУ һәм АГУ
Ректор Бабаев, Эльчин Сафаралы оглы[d]
Дәүләт  Әзербайҗан
Административ-территориаль берәмлек Бакы
Урын Әзербайҗан
Штаб-фатирының урнашуы Бакы, Әзербайҗан
Рәсми веб-сайт bsu.edu.az
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта
 Бакы дәүләт университеты Викиҗыентыкта

Бакы дәүләт университетыАзәрбайҗанның югары һөнәри белем бирү учреждениесе. Университет European University Association (EUA) составына керә. Университетта ел саен 22 500 студент белем ала. Укытучылар саны — 1300, шуларның 250 — фәннәр докторы, профессорлар һәм 750 фәннәр кандидаты.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елда Бакы дәүләт университетының мөһере

19 июньдә «Азәрбайҗан» газетасында Бакы шәһәрендә дәүләт университетын булдыру турында закон проекты басыла. Бу мәсьәлә 1919 елның 21 августында Азәрбайҗан Демократик Республикасы парламенты утырышында карала. Мөселман хезмәт интеллигенция союзы ачылуга каршы була, моны университет Азәрбайҗанны руслаштыру үзәгенә әверелергә мөмкин дип аргументлыйлар. Мәгариф министры Рәшитхан Капланов университет эшчәнлегендә Азәрбайҗан дәүләтенең һәм төрки милли мәдәниятнең өстен булуы турындагы фикер белән чыгыш ясый[1].

1919 елның 1 сентябрендә Азәрбайҗан Демократик Республикасы парламенты утырышында Бакыда дәүләт университетын булдыру турында закон кабул ителә[2]Ауропа һәм Азия кисешкән урында яңа уку йорты төзелә. Университет 4 факультет (тарих-филология, физика-математика, юридик һәм медицина) составында оештырылган. Университетның беренче ректоры танылган хирург Василий Разумовский була.

Университет гербы

1920 елда Бакыда медицина һәм тарих-филология факультетлары составында дәүләт университеты ачыла. 1924 елда аңа Азәрбайҗан дәүләт университеты исеме бирелә. 1929 елда аның составына 4 факультет керә. 1930 елда университет берничә мөстәкыйль институт буларак үзгәртелә (медицина, педагогик, халык хуҗалыгы һ.б.). 1934 елда университет АДУ бкларак торгызыла, аңа Сергей Киров исеме бирелә.

1920—1930 елларда университетта танылган Азәрбайҗан язучылары Әбдүррәһим бәк Ахвердиев, Тагый Аббас улы Шаһбази, танылган шагыйрь, филолог һәм тарихчы Вячеслав Иванов, күренекле көнчыгыш белгечләре — профессор Пантелеймон Жузе, профессор А. О. Мишель, тарихчы һәм философ Александр Маковельский, ботаник Александр Гроссгейм, юрист — Агалар Сәйфәддин улы Кәримов һәм башка күренекле галимнәр әйдәп баручы педагоглар булалар. Ул чорда университет җитәкчелеге чакыруы буенча Бакыга үз белгечлекләре буенча лекцияләр уку өчен Николай Марр, Василий Бартольд, Александр Селиханович, Көнчыгыш фәннәр академиясе академигы Фуад бәк Кюпрюлюзаде киләләр.

Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә профессорлар һәм педагоглар булмауга карамастан, университет барыбер алдынгы булып кала. 1945 елда университет галимнәре Азәрбайҗан Фәннәр академиясен оештыруда актив катнаша. Республиканың күп югары уку йортлары, шул исәптән Азәрбайҗан медицина университеты, Азәрбайҗан дәүләт икътисад университеты, Азәрбайҗан дәүләт педагогика университеты һәм башкалар Бакы дәүләт университеты нигезендә булдырыла. Үзенең 50 яшьлек юбилеен университет 13 факультет белән каршы ала[3].

2019 елның октябрендә Азәрбайҗанның Үзәк банкы университетның 100 еллыгына 5 манат номиналы белән юбилей көмеш тәңкә чыгара[4]. Шул ук елның 26 ноябрендә Бакы дәүләт университетының 100 еллык юбилее билгеләп үтелә[5].

Структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет 4 корпуста урнашкан, аның составында шулай ук китапханә һәм спорт мәйданчыгы бар. Университетта фәнни хезмәтләр өчен нәшрият, төрле әдәбият һәм «Бакы университеты» газетасы эшли.

Университет составына гамәли математика, физик проблемалар фәнни-тикшеренү институтлары, күргәзмә үзәге, 5 музей, китапханә һәм нәшрият керә. Университетта 121 кафедра, шул исәптән табигый һәм гуманитар фәннәр кафедралары бар, 37 фәнни-тикшеренү һәм фәнни лабораторияләр бар, анда 200 фәнни хезмәткәр эшли, азәрбайҗан теле һәм әдәбияты кафедрасы, генетика кафедрасы бар.

Рейтинглар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елда «Эксперт РА» агентлыгы вузга чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләүнең «кулай дәрәҗәсен» аңлатучы «D» рейтинг классын бирә[6][7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Князь Рашид-хан Капланов. Вехи судьбы, archived from the original on 2021-07-15, retrieved 2021-07-15 
  2. Азербайджанская Демократическая Республика (1918―1920). Законодательные акты. (Сборник документов). — Баку, 1998, с. 101—103
  3. История БГУ
  4. ЦБ Азербайджана выпустил юбилейную 5-манатную монету в честь 100-летия БГУ. interfax.az. әлеге чыганактан 2019-10-24 архивланды. 2019-10-24 тикшерелгән.
  5. Президент Ильхам Алиев принял участие в церемонии по случаю 100-летнего юбилея Бакинского государственного университета. azertag.az. 2019-11-27 тикшерелгән.
  6. Рейтинг высших учебных заведений стран СНГ
  7. БГУ вошел в список ведущих вузов СНГ. әлеге чыганактан 2014-03-29 архивланды. 2014-03-29 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]