Бакы (трасса)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бакы (трасса) latin yazuında])
Бакы
Сурәт
Дәүләт  Әзербайҗан
Административ-территориаль берәмлек Бакы
Озынлык 6003 метр
Рәсми веб-сайт bakucitycircuit.com(ингл.)(азәр.)(рус.)
Карта пути
План помещения
Һавадан күренеш
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 42 584
Карта
 Бакы Викиҗыентыкта

Бакы шәһәр боҗрасы (әзери. Bakı Şəhər Halqası) — Азәрбайҗан башкаласы Бакы шәһәрендә Бакы диңгез буе бульвары районында төзелгән узышу шәһәр трассасы[1]. Бу трассада 2016 елда Формула-1нең Европа Гран-прие үткәрелгән[2], ә 2017 елдан башлап ел саен Азәрбайҗанн Гран-прие үткәрелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакы картасында трасса планы

2016[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның декабрендә Формула-1 җитәкчесе Берни Экклстоун 2016 елда Азәрбайҗан территориясендә беренче тапкыр Формула-1 Гран-прие узачагын әйтә. 2016 елда Европа Гран-прие уза. Ярышлар 3 көн дәвамында барган: 17 июньнән 19 июньгә кадәр. 17 июньдә ике күнегү уза, аларның һәркайсы сәгать ярым дәвам иткән, 18 июньдә бер күнегү һәм квалификация узышлары, ә 19 июньдә ярышлар узган. Пьедесталда Mercedes командасыннан 6 сан астында чыгыш ясаган Нико Росберг, Ferrari командасыннан 5 сан астында чыгыш ясаган Себастьян Феттель һәм Force India командасыннан 11 сан астында чыгыш ясаган Серхио Перес урын алган. Бакыга Pirelli Medium, Soft һәм SuperSoft шиналарын алып килгән, квалификациядә SuperSoft гына кулланылган[3][4]. Гран-приның һәр көн ахырында күңел ачу концертлары булган. 17 июньдә тамашачылар алдында Кристофер Браун, 18 — Энрике Иглесиас, 19 — Фаррелл Уильямс чыгыш ясаган[5].

«Бакы» трассасы Герман Тилке тарафыннан эшләнгән. Әйләнеш озынлыгы алты чакрымнан аз гына артык тәшкил итә, аның буенча хәрәкәт сәгать укчысына каршы бара. Трасса соңгы тикшерүне 2016 елның маенда уза, FIA директоры Чарли Уайтинг яңа трасса белән канәгатьләнүе турында игълан итә[6].

Трасса Иске Бакы аша уза

2017[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елда узыш беренче тапкыр Азәрбайҗан Гран-прие исеме астында үткәрелә. Ярышлар 23—25 июнь көннәрендә уза. Беренче урынны Red Bull Racing командасыннан 3 сан астында чыгыш ясаган Даниэль Риккардо ала, икенче урынны — Mercedes командасыннан 77 номер астында Вальтери Боттас, өченче урынны Williams командасыннан 18 номер астында Лэнс Стролл ала[7]. Формула-1 узышында әйләнеш рекордын 2017 елда Себастьян Феттель куя — 1:43,441. Трасса буенча әйләнеш рекордын Льюис Хэмилтон 2017 елда куя, квалификациянең өченче өлешендә — 1:40,593.

23 июньдә тамашачылар алдында танылган төрек җырчысы Таркан, 24 — The Black Eyed Peas; Николь Шерзингер, ә 25 июньдә — Мэрайя Кэри чыгыш ясый[8].

2018[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елда Азәрбайҗанда икенче тапкыр Азәрбайҗан Гран-прие уза. Ярышлар 27-29 апрель көннәрендә узган. Беренче урынны Mercedes командасы өчен 44 сан астында чыгыш ясаган Льюис Хэмилтон ала, икенче урын — Ferrari командасыннан 7 сан астында Кими Райкконен, өченче — Force India Mercedes командасыннан 11 сан астында Серхио Перес.

Традиция буенча һәр көн ахырында концертлар үткән. Беренче көнне Jamiroquai, ә анардан соң Afrojack чыгыш ясаган. Шимбә көнне Кристина Агилера, Axwell һәм Себастьян Ингроссо чыгыш ясаганнар. Уик-энд Дуа Липа һәм Мартин Сольвейг концерты белән тәмамланган.

Җиңүчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елгы Азәрбайҗан Гран-при подиумы
Сезон Пилот Конструктор
2021 Мексика байрагы Серхио Перес Red Bull Racing Honda
2020 COVID-19 пандемиясе аркасында Гран-при гамәлдән чыгарылган
2019 Финләндия байрагы Валттери Боттас Mercedes
2018 Бөек Британия байрагы Льюис Хэмилтон Mercedes
2017 Аустралия байрагы Даниэль Риккардо Red Bull-TAG Heuer
2016 Алмания байрагы Нико Росберг Mercedes

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Baku City Circuit — первое знакомство
  2. Гонка в Баку получит статус Гран При Европы.
  3. Цифры и факты Гран При Азербайджана. Autosport.com.ru (2017-06-21). 2019-01-18 тикшерелгән.
  4. Вспомнить всё: Гран При Европы-2016 в Баку. Autosport.com.ru (2017-06-21). 2019-01-18 тикшерелгән.
  5. Buy tickets for Baku and watch Pharrell in concert!. Formula 1® - The Official F1® Website. 2019-01-18 тикшерелгән.
  6. Noble, Jonathan (10 мая 2016). Whiting says Baku F1 circuit will be ready (en). Motorsport.com. 2016-06-18 тикшерелгән.
  7. Standings. Formula1.com. 2019-01-18 тикшерелгән.
  8. 2019 FORMULA 1 AZERBAIJAN GRAND PRIX. 2019 FORMULA 1 AZERBAIJAN GRAND PRIX. 2019-01-18 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]