Бал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кәрәзле бал

Корт балы — корт балы, башлыча баллы үсемлекләрнең нектарыннан умарта кортлары ясаган татлы, куе хуш исле матдә. Бал кортлары азык сыйфатында куллана. Корт бөрләтәвендә җыелып, кәрәз күзәнәктәрендә бөркеп бушатылган тат 4-8 көннән балга әйләнә; бал белән тулган күзәнәкләр юка гына кына белән каплана; өлгергән бал куе, үтә күренмәле, хуш исле, татлы була. Кыйммәтле диетик ашамлык, дәвалау чарасы. Медицинада, парфюмерия косметика сәнәгатендә, азык төлек сәнәгатендә һ.б. кулланыла.

Балның төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыгышы,составы, тәме, төсе һәм башка үзенчәлекләре буенча бер ничә төркемгә бүлеп йөртелә

  • Географик чыгышы буенча: башкорт балы, Ерак көнчыгыш балы, Алтай балы;
  • Җыю чыганаклары (ботаник чыгышы) буенча: чәчкә (нектардан), яфрак (үсемлек һәм бөҗәкләрнең татлы бүлендегенән) һәм катнаш бал;
  • Эшкәртү буенча: кәрәзле бал, аертылган бал;
  • Эшкәртү вакыты буенча: язгы бал, җәйге бал, көзге бал һ.б.

Яфрак балы һәм яфрак бал кушылмасы күп булган чәчкә балы бал кортлары өчен ашауга яраксыз. Бал химик составы, тәме һәм исе үсемлекнең төренә, климат шартларына, бал эшкәртү ысулына бәйле. Бал төсе ак (кандала үләненнән, юкәдән һ.б.), сары (тугайныкы, көнбагыштан), карасу соры (карабодайдан) була. Урта Идел шартларында балның төп сортлары — юкә балы, карабодай балы, кандала үләне балы, көнбагыш балы.[1]

Состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

300-гә якын төрле матдә; күмерсулар-70-75%, су -17,5-21% , аксым -0,6%; шулай ук 23 аминокислота, 40-тан ашкан микроэлемент бар; калийга, фосфорга бай. Чәчкә балы составы (%): су — 18—20, углеводлар — 65—80, аксымнар — 0,3—0,4, көл — 0,3; органик кислоталар, ферментлар, витаминнар һ.б.

Балның сыйфаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеле булганча, бал кортлары балны үсемлек нектарыннан ясый. Кайбер вакытта бал өлгереп җитми. Бу аны кәрәздән вакытыннан иртәрәк алган очракта күзәтелә. Андый балның составында су микъдары күп була, шунлыктан ул бик тиз әчи. Саклаган вакытта өлгереп җитмәгән бал ике катламга — шикәрләнгән һәм сироп сыман катламнарга аерыла. Әчүен туктату өчен, кайбер умартачылар балны 8O°C ка кадәр җылыталар. Мондый бал, үзенең барлык файдалы матдәләрен, шул исәптән төп фермент — диастазаны да югалтып, азык матдәләренең гап-гади катна шмасына әйләнә.

Балның табигыйлеге диастаза саны буенча билгеләнә. Бу санны бары тик белгечләр генә билгели ала. Ә балда диастаза бармы-юкмы икәнлеген үзегез дә ачыклый аласыз. Балның сыйфатын иң элек тәме һәм тышкы билгесе буенча белергә мөмкин. Табигый, ягъни чын бал масса сыман булырга, авызны камаштырырга һәм тамак төбен җиңелчә генә кытыклап торырга тиеш. Аның утырмасы булмый. Тагын шунысын белү мөһим: гадәттә бал, суыртып бер ай үткәннән соң, шикәрләнә башлый. Бу анда глюкоза микъдарының күп булуын күрсәтә. Шуңа күрә кыш уртасында үлчәп сатыла торган үтә күренмәле бал күрсә- гез, алырга ашыкмагыз. Аның ялган бал булуы бар. Балның шикәрләнүе аның файдалы сыйфатларына тәэсир итми. Әгәр сез үтә күренмәле сыек бал яратасыз икән, шикәрләнгән балны температурасы 4O°C тан артык булмаган суга куеп җылыта аласыз. Балның файдалы матдәләре таркалмасын дисәгез, аны беркайчан да ут өстендә җылытмагыз. Белгечләр балның киң ассортименты белән сату итүчеләрдән бал алырга киңәш итми. Кулланучыларны кызыктыру максатыннан, кайбер сатучылар еш кына сырганак, гөлҗимеш баллары да тәкъдим итәләр. Балның андый төрләре табигатьтә очрамый, чөнки әлеге үсемлек чәчәкләренең нектары булмый. Балның аерым бер төрен генә эзләп йөрү шулай ук дөрес түгел. Беренчедән, балның барлык төрләре дә файдалы. Икенчедән, теге яки бу сортның чын бал булуын ачыклау бик җиңел эш түгел.[2]

Кулланылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Медицинада, кондитер сәнәгатендә, косметикада киң кулланыла.

Бал эчке органнарның эшчәнлеген, кан составын яхшырта, иммунитетны ныгыта, энергия чыганагы булып тора. Бал дәвалау сыйфатларына ия булганга, ул халык һәм традицион медицинада киң кулланыла. Балның составы файдалы матдәләргә бик бай: шикәр, минераль, актив биологик матдәләр, микроэлементлар, витаминнар, ферментлар, хлор, цинк, аллюминий һәм башкалар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Г.Д. Зәйнуллина. Умартасылыҡ һүҙлеге. Өфө, 2001 йыл. 155 бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]