Балабан (уен коралы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балабан (уен коралы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Балабан
Balaban Azerbaijani.JPG
Чыгыш иле Flag of Azerbaijan.svg Азәрбайҗан
Һорнбостель-Закс классификациясе 422.121-62
Commons-logo.svg Balaban (instrument) Викиҗыентыкта

Балабан (әзери. Balaban, лезг. кфил, фар. دودوک, بالابان;, төр. Balaban яки Mey, үзб. Balaban[1]), шулай ук баламан[2][3] — агачтан ясалган ике таяклы телле тынлы музыка уен коралы, трубасы 9 тишектән тора. Азәрбайҗаннарда, үзбәкләрдә һәм кайбер башка төньяк кавказ халыкларында таралган.[1][4][5][6][7] Азәрбайҗаннарда шулай ук дүдүк (әзери. düdük) дип тә атала[8]. Төзелеше һәм яңгырашы белән әрмәннәрдә һәм гөрҗиләрдә таралган дудук уен коралына якын[4].

Хроматик тавыш чыгару һәм тавыш куәтен көйләү максаты белән, тишекләрне өлешчә каплап уйнау алымы кулланыла. Балабан тавышы йомшак, җиңелчә калтырап тора һәм бераз калынрак тембрлы. Гадәттә икешәр балабан кулланыла — берсендә көй башкарыла, икенчесендә — орган пункты сузылып бара. Балабанга дәф һәм нагара уен коралларының кушылуы да гадәткә кергән. Балабанда җыр, бию көйләре, пьесалар башкарыла. Балабан һәм оркестр яки балабан һәм халык уен кораллары ансамбле кушылып сәхнәдә чыгыш ясавы гадәткә кергән.

Мингечаур территориясендә I гасырга (б. э. к.) караган сөяктән эшләнгән тынлы уен коралын балабан прототибы дип азәрбайҗан тикшеренүчесе Кобад Касыймов дәлилли.[5]

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корал атамасы бала ("кечкенә") һәм бан ("әтәч кычкыруы") сүзләреннән гыйбарәт. Корал атамасы аның тембр үзенчәлекләре белән аңлатыла[2].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балабан абрикос, чикләвек, тут яки груша агачыннан эшләнә. Махсус станок ярдәмендә агачның эче тишелә һәм чистартыла; җитен һәм зәйтүн майлары белән майлана һәм озак вакыт дәвамында билгеле бер температурада киптерелә. Коралның бер ягында 8 тишек, икенче ягыннан бер тишек бораулана. Уен коралының мөштеге камыштан әзерләнә. Камышның бер ягыннан яссыландырылу аркасында, уен коралы кайбер вакытта "ясты балабан" (әзери. yastı balaban—яссы балабан) дип атала.[2]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Толковый словарь русского языка Кузнецова. 1 е изд е: СПб.: Норинт. С. А. Кузнецов. 1998 … БАЛАБА́Н -а; м. Әзербайжандарҙың, үзбәктәрҙең һәм башҡа Төньяҡ Кавказ халыҡтарының халыҡ тынлы телле инструмент.
  2. 2,0 2,1 2,2 Меджнун Керимов. Атлас традиционной азербайджанской музыки. Бабалан
  3. Музыкальная энциклопедия. Азербайджанская музыка. Под ред. Ю. В. Келдыш. Т. 1. А — М.: Советская энциклопедия, 1973.

    Широко распространены духовые — тутэк, баламан, или балабан, зурна

  4. 4,0 4,1 Музыкальная энциклопедия. Баламан. Под ред. Ю. В. Келдыш. Т. 1. А — М.: Советская энциклопедия, 1973
  5. 5,0 5,1 К. А. Касимов. Народы Азербайджанской Советской Социалистической Республики. Азербайджанцы. Народное творчество. — Под редакцией Б. А. Гарданова, А. Н. Гулиева, С. Т. Еремяна, Л. И. Лаврова, Г. А. Нерсесова, Г. С. Читая. — Народы Кавказа: Этнографические очерки: Издательство Академии наук СССР, 1962. — Т. 2. — бит 158. — 684 б.

    Азербайджанские духовые народные инструменты двух типов — флейтового и гобойного. Н числу первых относится тутек —— пастушеская свирель простейшей конструкции, к числу вторых — балабан(26), разновидность цилиндрического гобоя. Оба инструмента имеют двойной тростниковый мундштук и одинаковое количество пальцевых отверстий. Разницу в звуке создает различное устройство звуковых каналов. К числу гобойных инструментов относится и зурна, коничесая форма канала которой сообщает её звуку резкость. Поэтому балабан чаще употребляется в помещении, зурна — на воздухе. Своеобразный и сильный звук зтих инструментов делает их любимыми народными инструментами. Саз с балабаном и ударным инструментом составляли ашугский ансамбль, а тар с кеманчей и бубном сопровождали исполнение певцов мугамов — ханенде, духовым же народным ансамблем можно считать гоша зурна (две зурны) в сопровождении балабана.
    26. На территории древнего поселения Мингечаур обнаружен духовой музыкальный инструмент, сделанный на кости, относящийся к I в. до н. э., который является прототипом современного балабана.

  6. Сергей Александрович Токарев. Основы этнографии: Учеб. пособие для ист. специальностей вузов. — Высшая школа, 1968. — бит 311. — 359 б.

    Из других духовых инструментов у армян был парканзук (волынка), его предпочитали гусаны. У грузин — саламури (свирель), соинари (флейта), гудаствири (волынка), у азербайджанцев — тутек (свирель), балабан (гобой).

  7. Глоссарий. Термины, встречающиеся в тексте. Народы Азербайджанской ССР. — Под редакцией Б. А. Гарданова, А. Н. Гулиева, С. Т. Еремяна, Л. И. Лаврова, Г. А. Нерсесова, Г. С. Читая. — Народы Кавказа: Издательство Академии наук СССР. — Т. 2. — 637 б.

    Балабан (балабан) — үзбәктәрҙең һәм башҡа Төньяҡ Кавказ халыҡтарының гобой тибындағы

  8. Encyclopaedia Iranica. Balaban.: «BĀLĀBĀN, a cylindrical-bore, double-reed wind instrument about 35 cm long with seven finger holes and one thumb hole, played in eastern Azerbaijan in Iran and Soviet Azerbaijan (where it is also called düdük).»
  9. Charming Sounds of the Balaban Saadat Abdullayeva. (рус.)
  10. Charming Sounds of the Balaban Saadat Abdullayeva. (рус.)