Балилылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балилылар latin yazuında])
Балилылар
Үз аталышы

Anak Bali, Wong Bali, Krama Bali

яшәү җире
  • Индонезия: 3, 946, 416
  • Бали: 3,336,065
  • Көнбатыш Нуса Тенггара: 119, 407
  • Үзәк Сулавеси: 115, 812
  • Лампунг: 104, 810
  • Көньяк-Көнчыгыш Сулавеси: 49, 411
  • Көньяк Суматера: 38, 552
  • Көньяк Сулавеси: 27, 330
  • Малайзия: 5, 700
  • Австралия: 5, 529
  • АКШ: 200
Теле

Бали теле, Сасак теле, Индонезия теле

Дине

Бали Һинд дине

Кардәш халыклары:

Явалылар, Бали Ага, Сасак, Тенггересе, Полинезиялеләр һәм Австронезиялеләр

Бали халкы (Индонезия телендә: Суку Бали) Индонезиянең Бали халкының асаба Австронезия этник төркеме. Балилылар халкының 4.2 миллионы (Индонезиянең 1.7%-ы) күбесенчә Бали утравында яшиләр, һәм утрауның халкының 89%-ын тәшкил итәләр.[1] Шулай ук күпләп Ломбок утравында һәм Яваның иң көнчыгыш төбәкләрендә яшиләр (мәсьәлән, Баньюванги муниципалитеты).

Килеп чыгышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бали биючеләре, якынча 1920–1940.

Балилылар өч чор миграциядән килеп чыкканнар. Беренче дулкын иммигрантлар Явадан һәм Калимантаннан тарихка кадәрге чорда килгәннәр һәм прото-Малай чыгышлы булганнар.[2] Балилыларның икенче дулкыны еллар буена Явадан Һинд дине чорында килгәннәр. Өченче һәм соңгы дулкын Явадан 15-енче һәм 16-ынчы гасырлар арасында килгән, шул вакытта Явада Исламга күчерү барган, шуңа күрә аксөякләр һәм крестьяннар Балига киткәннәр, бу Матарам Солтанлыгының Исламга күчерүеннән сакланыр өчен. Бу шул ук вакытта Бали мәдәниятен классик күп Бали элементлары белән Ява мәдәниятенең Синкретик формасына әверелдергән.[3]

2005 елда ДНК өйрәнүе Балилыларның 12%-ының Y-хромосомалары Һиндле чыгышлы, шул ук вакытта 84%-ы Австронезия чыгышлы, һәм 2%-ы Меланезия чыгышлы дип әйтергә була.[4]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бали кызлары кебайяны кигән килеш.

Бали мәдәнияте Бали Һинд дине һәм Буддачылык һәм Бали гадәтләре катнашмасы. Ул мөгаен бию, драма һәм потчылыгы өчен мәгълүм. Утрау шулай ук үзенең Ваянг кулит яки Күләгәләр уены театры өчен мәшһүр. Хәттә читтәрәк һәм кеше әз булган авылларда да, матур гыйбадәтханәләр гадәти күренеш булып тора; һәм шулай ук маһир гамелан уйнаучылар һәм талантлы актёрлар.[5] Хәтта Бали хатыннарның тәкъдим итү өчен пальма яфракларының һәм матур җимешләр куюлары аларның сәнгатькә оста булуларын күрсәтә.[6] Мексика сәнгать тарихчысы Хозе Мигель Коваррубиас язганча, һәвәскәр Бали рәссамнары тарафыннан ясалган эшләр рухи тәкъдимнең эшләре буларак санала, һәм шулай итеп рәссамнар үзләренең эшләренең танулылары турында кайгыртмыйлар.[7] Бали сәнгать осталары шулай ук Кытай Илаһларына охшаш кисүләрне кабатлауда һәм чит ил журналлары буенча күренгәнчә транспорт чараларны бизәүдә маһир.[8]

Мәдәният музыкада һәм Бали җәмгыятенең төрле чараларында гамелан кулланылышы өчен билгеле. Музыканың һәр төре махсус чара өчен. Мәсьәлән, пьодалан (туган көнне билгеләү) өчен музыка метатаһ (теш кыру) церемониясе өчен музыкадан аерылып тора, шулай ук өйләнүләр өчен, Нгабен (соңгы юлга озату кремациясе), Меласти (чистарыну ритуалы) һәм башкалар.[9] Гамеланның төрле типлары Балиның төрле биюләре буенча аерыла. Уолтер Спайз буенча, бию сәнгате Бали тормышының интеграль өлеше булып тора һәм шулай ук церемонияләр сериясендә яки шәхси кызыклар өчен чиксез критик элемент булып тора.[10]

Традицион рәвештә хатын-кызларның күкрәкләре күренү тыйнаксыз булып саналмаган. Бали хатыннары еш күкрәкләре ачык булып күренергә мөмкин; шулай да, ботны күрсәтү тыйнаксыз дип санала. Хәзерге Балида бу гадәтләр еш кырыс үтәлмиләр, ләкин Бали гыйбадәтханәләренә килүчеләр аякларын капларга тиеш.

Бали Исем кушу системасында шәхеснең туу рангы яки кастасы исемендә чагыла.[11]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бали халкы Бали гыйбадәтханәсенә тәкъдим итүләрен китерә.

Бали халкының күпчлеге Агама Тиртага ышаналар, бу "изге су дине". Бу Һинд диненең Шива Ходаена табыну юнәлеше. Гасырлар элек сәяхәт итүче Һиндстан каһиннәре халыкны Һинд диненең һәм Буддачылыкның изге әдәбиятына өйрәткән дип әйтелә. Кешеләр кабул иткәннәр һәм Бали мифологиясе белән бергә шуңа ышанганнар.[12] Өченче дулкын иммиграциягә кадәр Балилылар, Бали Ага буларак мәгълүм, алар күбесенчә Агама Тирта тарфдарлары, әмма анимист традицияләрен саклыйлар.

Фестивальләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бали хатын-кызлары дини фестивальгә әзерләнәләр.

Бали халкы күп фестивальләр бәйрәм итәләр, шуларга Кута Карнавалы, Санур Авылы Фестивале, һәм Бали Ките Фестивале,[13] монда катнашучылар балык-, кош-, һәм яфрак-сыман һава еланнарын очырталар, ә оркестр традицион музыканы уйный.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bali faces population boom, now home to 4.2 million residents
  2. Shiv Shanker Tiwary & P.S. Choudhary (2009). Encyclopaedia Of Southeast Asia And Its Tribes (Set Of 3 Vols.). Anmol Publications Pvt. Ltd.. ISBN 81-261-3837-8. 
  3. Andy Barski, Albert Beaucort and Bruce Carpenter (2007). Bali and Lombok. Dorling Kindersley. ISBN 978-0-7566-2878-9. 
  4. Karafet, Tatiana M.; Lansing, J S.; Redd, Alan J.; and Reznikova, Svetlana (2005) "Balinese Y-Chromosome Perspective on the Peopling of Indonesia: Genetic Contributions from Pre-Neolithic Hunter- Gatherers, Austronesian Farmers, and Indian Traders," Human Biology: Vol. 77: Iss. 1, Article 8. Available at: http://digitalcommons.wayne.edu/humbiol/vol77/iss1/8
  5. Adrian Vickers (2012). Bali Tempo Doeloe. Komunitas Bambu. p. 293. ISBN 602-9402-07-2. 
  6. Adrian Vickers (2012). Bali Tempo Doeloe. Komunitas Bambu. p. 294. ISBN 602-9402-07-2. 
  7. Adrian Vickers (2012). Bali Tempo Doeloe. Komunitas Bambu. p. 296. ISBN 602-9402-07-2. 
  8. Adrian Vickers (2012). Bali Tempo Doeloe. Komunitas Bambu. p. 298. ISBN 602-9402-07-2. 
  9. Beryl De Zoete, Arthur Waley & Walter Spies (1938). Dance and Drama in Bali. Faber and Faber. p. 298. OCLC 459249128 . 
  10. Beryl De Zoete, Arthur Waley & Walter Spies (1938). Dance and Drama in Bali. Faber and Faber. pp. 6–10. OCLC 459249128 . 
  11. Leo Howe (2001). Hinduism & Hierarchy In Bali. James Currey. p. 46. ISBN 1-930618-09-3. 
  12. J. Stephen Lansing (1983). The Three Worlds of Bali. Praeger. ISBN 978-0-03-063816-9. 
  13. Tempo: Indonesia's Weekly News Magazine, Volume 7, Issues 9-16. Arsa Raya Perdana. 2006. p. 66.