Балкантау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балкантау latin yazuında])
«Заятүләк белән Сусылу» эпосында Балкантау турында мактавы:
« Аеры койрык, елтыр күз
Бүресе күп Балкан тау;
Кыска койрык, шәм колак
Куяны күп Балкантау;
Майлап салган каештай
Еланы күп Балкантау;
Алпан-тилпән атлаган
Аюы күп Балкантау;
Кыз баладай бизәнгән
Төлкесе күп Балкантау;
Оя ясар җире күп,
Кошлары күп Балкантау.»

Балкантау (баш. Балҡантау) — Башкортстанның Дәүләкән районында Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгындагы тау, табигать комарткысы (1965). Асылыкүл янында урнашкан.

1965нче елдан региональ комплекслы геоморфологик табигать комарткысы дип исәпләнә. Категория МСОП — III, IV.

Тау янында Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы юылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән Уртатау һәм Тамгала (Олылау) таулары урнашкан. Тагала итәгендә билгеле тамгалар даласы урнашкан. Бн галимнәр борынгы башкорт тамгалары төшерелгән ташларны тапкан.

«Заятүләк белән Сусылу» эпосында телгә алына. Риваять буенча, тау башында гашиктар Заятүләк менән Һыуһылыу җирләнгән. Тауның икенче исеме Заятүләк.