Балкан вилаяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балкан вилаяте latin yazuında])
Балкан вилаяте
Башкала Балканабад
Нигезләнгән 18 май 1992
География
АТБ Төрекмәнстан
Мәйдан 139,270 км²
Координатлар 40°N 55°E Edit this on Wikidata
TM-B Edit this on Wikidata


Балкан вилаяте (төрекм. Balkan welaýaty) ― Төрекмәнстанның көнбатышында урнашкан административ берәмлек (вилаять). Административ үзәге ― Балканабад (1999 елга кадәр Небитдаг) шәһәре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елның 18 маенда элеккеге Балкан өлкәсе территориясендә оеша.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каспий диңгезе аша Азәрбайҗан һәм Россия Федерациясе, көньяк-көнчыгышта Үзбәкстан составындагы Каракалпакстан Республикасы, төньякта Казакъстанның Маңгыстау өлкәсе, көнчыгышта Ахал һәм Ташугыз вилаятьләре, көньякта Иран белән чиктәш.

Балкан вилаяте мәйданы буенча республикада 1нче урында тора (аңа Төрекмәнстан территориясенең 28,5 % ы, халыкның 9 % тан кимрәк өлеше туры килә).[1][2]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балкан вилаяте Төрекмәнстан картасында куе кызыл төс белән аерылган

Балкан вилаяте составына 6 әтрап, әтрап хокукындагы 2 шәһәр керә. Вилаятьтә 6 шәһәр, 14 бистә, 30 генгешлик (киңәшлек) һәм 114 авыл исәпләнә[3].

Әтрап хокукы булган шәһәрләр:

6 әтрап

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балкан вилаятендә Гарабогаз карбамид заводының йөк терминалы
Челекен ярымутравында ком дюналары һәм нефть скважинасы

Икътисадта ягулык һәм минераль чимал ресурслары, уникаль климат шартлары, авыл хуҗалыгы өчен яраклы җирләр күп. Төрекмәнбашы һәм Каспий диңгезе портлары аша экспорт һәм импорт йөк ташу гамәлгә ашырыла.

2013 елда вилаятьтә ил сәнәгатенең (вилаятьләр арасында 1нче урын) 31,0% ы һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең 5,2 % ы (вилаятьләр арасында бишенче урын) җитештерелгән.

Регион сәнәгатенең нигезен ягулык-энергетика комплексы тармаклары тәшкил итә: үз чималын чыгару һәм эшкәртүгә махсуслашкан нефть чыгару һәм нефть эшкәртү сәнәгате. 2013 елда вилаять нефть чыгаруда төп рольне үтәгән (95,9 %) һәм газ чыгару буенча 4нче урында (17,1%) булган.

Төбәктә төзелеш материаллары һәм химия сәнәгатьләре үсеш алган. Төбәкнең химия сәнәгате ― илдә бердәнбер техник углерод һәм йод, натрий сульфаты, бишофит һәм полипропилен җитештерүче.

Электр энергиясе җитештерү буенча (22,8 %) һәм руда булмаган төзелеш материаллары җитештерү буенча (18,0 %) 2013 елда регион Төрекмәнстанда икенче урында тора, вилаять ил буенча 40,2 % цемент җитештерә.

Вилаять шулай ук балык тоту һәм тоз чыгару буенча лидер. Төбәктә авыл хуҗалыгы җирләренең иң зур мәйданнары урнашкан, аларның төп өлеше ― көтүлекләр.

Коры субтропиклар зонасында (Мәхтумколый һәм Әтрәк әтраплары) субтропик культуралар, Сәрдар һәм Бәрәкәт әтрапларында, нигездә, бодай үстерелә.

Вилаять, нигездә, терлекчелек төбәге булып тора. Авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми бәясендә терлекчелек продукциясе өлеше 70,7% тәшкил итә. Биредә дөяләрнең гомуми санының 33,5 % ы (илдә икенче урын) бар. Балкан вилаяте вак терлек саны буенча дүртенче урында (16,4 %). 2013 елда вилаять хуҗалыкларында 3,6% мөгезле эре терлек һәм 6,6% кош-корт асралган. Регион өлешенә ил буенча гомуми ит җитештерүнең 8,5% ы, йомырканың 5,3% ы, йонның 16,1% ы туры килә.

Вилаятьтә үсемлекчелекнең төп продукциясе – бодай (2013 елда — илнең гомуми җыемының 5,5 % ы). Төбәккә ил буенча җиләк-җимеш үстерүнең 7,5 % ы, бәрәңгенең 4,9 % ы һәм яшелчә җитештерүнең 3,5 % ы туры килә.

2013 елда вилаять икътисадын үстерүгә илнең гомуми инвестицияләренең 22,5% ы (төбәкләр арасында өченче урын) юнәлдерелгән, алар нефть һәм газ ятмаларын төзекләндерүгә, башка сәнәгать һәм социаль өлкәне үстерүгә тотылган.

Социаль өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013/2014 уку елында 157 урта мәктәптә 74,9 мең укучы белем алган.

2013 елда Сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгате министрлыгы системасы буенча гаилә табибларының саны — 239, урта медицина персоналының саны 2,2 мең кеше тәшкил иткән. Госпиталь койкалары саны 2,4 мең берәмлек тәшкил иткән.

2013 елда 1 кешегә туры килгән торакның гомуми мәйданы 16,4 квадрат метр тәшкил иткән.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакъстан — Төрекмәнстан — Иран трансмилли тимер юлы

Төбәкнең транспорт системасы күпчелек дәрәҗәдә транзит функциясен башкара, вилаятьтә барлык транспорт төрләре дә бар.

2013 елда вилаятьнең йөк әйләнеше өлеше ил буенча 16,8% (өченче урын), пассажирлар әйләнеше – 13,4% (бишенче урын) тәшкил иткән. Вилаять территориясе буенча КазакъстанТөрекмәнстанИран трансмилли тимер юлы уза.[4]

Археология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олы Балхан тауларында, Җәбел бистәсеннән көнчыгышка таба 4 км ераклыкта Җәбел мәгарәсе урнашкан (Небит-Даг), анда совет археологы А. П. Окладников 1949-1950 елларда мезолит, неолит һәм бронза чоры башындагы күпкатламлы археологик һәйкәл таба.[5]

Игды-кала ― борынгы шәһәр (крепость), б. э. IV — V гасыры, Узбой елгасының сул ярында, Югары Игды коелары янында урнашкан.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]