Балтай (бәйрәм)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балтай (бәйрәм) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Балтай
фото
Төп мәгълумат
Жанрлар

фольклор

Үткәрү еллары

1902х. в.

Ил

РусияFlag of Russia.svg Русия

Шәһәр

Татарстан байрагы Татарстан, Лениногорск районы, Мордва Кармалкасы

Тел

ирзә

Балтай, «Балтай» ирзә бәйрәме (эрз. эрзянь праздникесь Балтай, шулай ук эрз. Овто чи) — мордва (ирзә) халкының милли бәйрәмнәренең берсе, ирзә традицион мәдәнияте бәйрәме. Татарстанның Лениногорск районы Мордва Кармалкасы авылында июнь ае ахырында уздырыла. 1902 елдан билгеле. Бәйрәм тотем җәнлекаюга табынуга багышланган[1].

2000 елда «Балтай» бәйрәменә республика статусы бирелгән.

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Бәйрәмнән фотосурәтләр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Silk-film.png Тышкы видеофайллар
Silk-film.png Балтай бәйрәменнән видеоязма
Урамнардан «аюлар» белән узу йоласы

«Балтай» бәйрәме — Татарстан территориясендә бер генә авылда үткәрелүче бәйрәм[2]. Бәйрәмгә Татарстан (Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Тәтеш, Лениногорск, Кама Тамагы) районнарыннан, Мордовиядән, Самар өлкәсеннән мордва иҗат төркемнәре («Эрзянка», «Мастор ягида», «Валда чи», «Умарина», «Пейделька», «Пизёлне», «Моро», «Кудо атя» һ. б.) килә [3]. Гадәттә, июнь ае ахырында, Троица(рус.) бәйрәме узганнан соң беренче якшәмбе көнендә Татарстанның Лениногорск районы Мордва Карамалысы авылында гына уздырыла (Ижевскида да уздырыла башлаган[4]). Әлеге авылда мордва халкының ирзә төркеме вәкилләре яши. Алар табигать көчләреннән, үзләренә бәхет, сәламәтлек һәм иген уңышы бирүләрен сорап, ел буе гыйбадәт кыла, келәү кели. Июнь ахырында Веле озномс (эрз. веле – «авыл», эрз. озномс – «гыйбадәт кылу, келәү әйтү») дип аталган җәмгыять бәйрәме уздыралар. Ирзәләр Югары илаһ (эрз. Вярде шкай) булган Шкайдан(рус.) (әүвәлге һәм башка исемнәре Инешке, Инешкипаз(эрз.), Инешки, Паз) бай иген уңышы һәм эштә уңайлыклар сорый. Ирзәләр шулай ук урманда яшәүче тереклек ияләренең —– кешеләрнең борынгы бабалары булуына ышана. Мәсәлән, урман хуҗасы аюдан сорасаң — ул сәламәтлек, саулык бирә ала. Шуңа күрә аю хөрмәтенә гыйбадәт кылганнар, келәү келәгәннәр.

Риваять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл халкы борынгыдан урман җанварларына дога кыла, урман җәнлекләрен зурлый һәм аларның көченә ышана. Мордва Карамалысы авылы ирзәләрендә сакланып калган риваять буенча, 1902 елда әлеге авыл тирәсендә Балтай исемле бер дәрвиш карт пәйда булган. Авыл халкының, бигрәк тә балаларның күңелен күрү өчен, өрәңге ботаклары белән уранып — аю тиресе кигән булып — авыл урамнары буйлап йөреп чыккан. Авыл кешеләренә әлеге шөгыль ошаган. Шуннан бирле һәр елны авылда әлеге карт исеме белән аталган «Балтай» бәйрәме уздырылып килгән. Авыл кешеләре әлеге бәйрәмне Овто чи (Аю) дип тә атый. Бәйрәм тотем җәнлек — аюга багышланган[5].

Хайваннарның (әйтик, аюларның) кызларга өйләнүе һәм хайваннарның ир-егетләргә кияүгә чыгуы турында мордва әкиятләре бар. Кешеләр һәм аюлар арасындагы никахлашу турында мордва җырларында аюлар яши торган ил турында искә алына, анда кешеләр керми һәм аю урланган кызны — булачак хатынын шунда алып китә. Бу әсәрләрдә мордва йолалары белән раслана торган борынгы баба-тотем булган аю культы чагыла [6].

Бәйрәм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Балтай» бәйрәме һәр елны борынгылар билгеләгән бер үк тәртиптә уза. Аның сценарие язылмый, режиссеры булмый. Бәйрәмнең бар йолаларының да төгәл һәм бердәм үтәлүен күзәтеп баручы җитәкчесе – тәртип саклаучысы гына була. Бәйрәмдә катнашучылар (бигрәк тә, хатын-кызлар) махсус бәйрәм киемнәре кияргә тырыша: покай (чигүле йон күлмәк), сюлгам (күкрәк перәшкәсе), каркс (билбау), пулагай (билгә арттан бәйләнә торган бизәкле киндер тукыма), ашкоркс (кызларның баш киеме), сорока, панго (кияүдәге хатыннарның баш киеме) һ. б [7].

Йолалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бәйрәм «Балтай аланы» дип аталучы урман аланында башлана. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар барысы да биредә җыела.
  • Авылның өлкәннәре уенда катнашучылар (кагыйдә буларак, ир-егетләр) арасыннан өч аюны (ата аю, ана аю, бала аю) сайлап ала. Моның өчен борынгы уен — кикерок (күз бәйләп, сүс шарларны җыю) уены уздырыла. Шарларны кем күбрәк җыя — шул «аю» итеп сайлана.
  • Бәйрәм кунаклары, борынгы ирзә җырларын («Кудо юртова» (Йорт иясе), «Бояриавине» (Бояр кызы) һ. б.) җырлый-җырлый, уен барышында сайлап алынган егетләрне аю итеп киендерәләр — гәүдәләрен өрәңге яфрак-ботаклары белән чолгыйлар, ураталар, башларына абага һәм чәчәкләрдән уреп ясалган баш киеме кидерәләр[8].
  • Аюларны киендереп бетергәч, бәйрәм кунаклары, биюче аюларны уртага алып, «Кий чиресэ репст видезь» халык җырын җырлый-җырлый, әйлән-бәйлән ясый.
  • Тау итәге, болын, чишмә яныннан узучы «аю сукмаклары» буйлап, барысы да урманнан авылга кайта.
  • Урамнардан узганда бииләр, халык җырларын җырлыйлар.
  • Бәйрәмдә катнашучыларны һәр өй каршында бай өстәл әзерләп каршылыйлар. Киләсе уңыш бай булсын, бәхетләр тулы булсын, дип, «аюлар»ны сыйлыйлар.
  • Урамнардан үтү йоласы кое янында тәмамлана. Биредә «Аюларны чишендерү йоласы» (эрз. Шумбра чи оят елгат) уздырыла. Һәркем, аю киеменнән ботакчык сындырып алып, аюныкыдай көч, сәламәтлек һәм бәхет теләп, «Шумбрачи!» дип әйтеп, янәшәдә торган күршесенә ботак белән җилпергә тиеш. Агач ботагын (кое суына мансаң, тагын да әйбәт) нихәтле күбрәк җилпесәң, быел бәхет тә шулхәтле күбрәк булачак, дигән ышану яши [9].
  • Балалар коедан савытларга су алып, барлык кунакларны су белән коендыра. Иген уңышы мул булсын өчен, табигать көчләреннән яңгыр сорау йоласы шулай уздырыла.

Бәйрәм табыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Офтонь мадят (аю тәпиләре) кәтлите
  • Суронь пачалксетьтары оныннан пешерелгән белен.
  • Офтонь мадят (аю тәпиләре) — дүңгыз ите һәм бавырыннан аю тәпие формасында кыздырылган ит кәтлите.
  • Прякат — әче камырдан, эчлегенә кәбестә, яшел суган, яки ботка яисә бәрәңге салып пешерелгән бәлеш (пирог).

Оештыручылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 14 июня праздник мордовский культуры «Балтай» отметят в формате онлайн. kazan.bezformata.com(рус.)
  2. Наталья Стенькина. В Мордовской Кармалке снова отгремел «Балтай». Лениногорский Журнал, 9.06.2015(рус.)
  3. Балтай. tatarica.org(рус.)
  4. 15 июня: в Березовой роще отпразднуют «Балтай» - национальный праздник народа мордва. Сайт города Ижевск(рус.)
  5. 14 июньдә онлайн форматта «Балтай» мордва мәдәнияте бәйрәме узачак. ТР мәдәният министрлыгы сайты, 10.06.2020
  6. Мифология мордовского народа. Зубова Поляна районы сайты(рус.)
  7. Мордва хатыннары киемнәре (фотосурәтләр, аңлатмалары белән). Лениногорск туган якны өйрәнү музее сайты, 12.06.2020(рус.)
  8. Балтай бәйрәме. ТР милли китапханәсе сайты(рус.)
  9. Лениногорск районында Балтай мордва мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. «Татарстан» журналы
  10. 14 июньдә онлайн форматта «Балтай» мордва мәдәнияте бәйрәме узачак. ТР мәдәният министрлыгы