Балтач авыл җирлеге (Азнакай районы)
Балтач авыл җирлеге | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Башкала | Балтач[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Азнакай районы |
Халык саны | 491 (1 гыйнвар 2018)[2] |
Балтач авыл җирлеге — Татарстанның Азнакай районындагы авыл бистәсе.
Административ үзәге — Балтач авылы.
Географик урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Балтач авылы Азнакай шәһәреннән 14 километрда көньякта урнашкан. Яныннан Стәрле елгасы ага.
Халкының кырчылык, терлекчелек белән шогельләнә. Сәнәгать тармагы — нефть яткылыгы.
Балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханәсе, мәчете һәм кибетләр бар.
Балтач авыл җирлеге 1 торак пунктын Балтач авылын үз эченә ала. [3]
Административ бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Балтач авылы
Хуҗалыгы һәм халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Биләмә мәйданы — 5183,0 га, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләре — 98,4 га
«Союз-Агро» ЯАҖ эшли — Хаҗимөхәмәтов Хәлил Хаҗимөгамбәр улы
Авылдагы 190 хуҗалыкта 52кеше яши.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Балтач авыл җирлеге 2021 елның 6 май көнендә архивланган.
- Тарихе(үле сылтама)
- Кыскача мәгълумат 2022 елның 9 август көнендә архивланган.
Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Галиев Марсель Баян улы — Татарстан Халык язучысы, ике дистәдән артык китап авторы һәм күп кенә бүләкләр иясе.
- Газизуллин Фәрит Зәйдулла улы — Эльбрус биеклекләрен яулаган, 20 еллап Якутиядә геологик экспедицияләрдә катнашкан, һәвәскәр рәссам[4]
- Хәкимова, Шәмсия Гази кызы (1908 елның 3 июне , Самар губернасының Бөгелмә районының Балтач авылы (Татарстан Республикасының Азнакай районы) - 2003 елның 18 ноябре, Өфе шәһәре) - совет металлургия инженеры, җәмәгать эшлеклесе. Беренче һәм икенче җыелышлары РСФСР Югары Советы депутаты. ВКП (б) әгъзасы.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ ОКТМО
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ ЗАКОН РТ от 08.08.2008 № 76-ЗРТ "О ВНЕСЕНИИ ИЗМЕНЕНИЙ В ЗАКОН РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН "ОБ УСТАНОВЛЕНИИ ГРАНИЦ ТЕРРИТОРИЙ И СТАТУСЕ МУНИЦИПАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ "АЗНАКАЕВСКИЙ МУНИЦИПАЛЬНЫЙ РАЙОН" И МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОБРАЗОВАНИЙ В ЕГО СОСТАВЕ", archived from the original on 2015-01-02, retrieved 2020-12-26
- ↑ https://oktlife.ru/articles/farit_gazizullin_ya_pishu_s_radostyu/